поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.04.2019 Җәмгыять

Ничек миллионер булырга? - Раил Гатауллин киңәш бирә

Финанс ягыннан бәйсезлеккә ирешү өчен кеше ниләр эшләргә тиеш? Әлбәттә, кеше үз алдына бу сорауны куя икән, ул җавабын да табачак, уңышка да ирешәчәк. Теләсә. Бик нык теләсә… Әмма күп кенә кешеләр, бу турыда уйласалар да, әлеге сорауга җавапларны эзләргә ашыкмыйлар.

Кемнәрнедер әти-әниләре кечкенәдән картайганчыга кадәр кесә акчасы белән тәэмин итеп тора. Андыйлар гадәттә, үсеп җиткәч тә, әби-бабайларының пенсия акчасына яшәүләрен дәвам итә. Кайберәүләр, балаларымнан «кеше ясыйм» дип, еллар буе «инвестиция кертергә» әзер: ашата, киендерә, укуына түли, кыскасы, бар көен көйли. Саный башласаң – бу инвестицияләрнең суммалары миллионлаган сумнар белән исәпләнелә. Хәтта күпләребез хурлап торган дәүләт тә, пенсия яше тулгач азмы-күпме кешегә «инвестицияне кире кайтара» башлый… Ә без…
 
Бу юлларны язган вакытта үземнең беренче акча эшләгән чагымны искә төшерергә тырыштым. Мәктәп еллары иде. Ул вакытта авыл мәктәбендә сентябрь аенда уку юк иде, дияргә дә була. Колхозның бәрәңге басуында үтә иде сентябрь айлары. Ничәнче класста икәнемне дә хәтерләмим, күпмедер акча эшләвемне һәм аны әтигә кайтарып биргәнемне хәтерлим. Чөнки мин әлеге акчадан ул вакытта дөрес файдалана белми идем. Өйрәтмәделәр. Югыйсә, мин үземә нинди дә булса файдалы я файдасыз әйбер сатып ала алган булыр идем. Яки… Акчаны кайтарганда: «Әти-әни, сез минем өчен гел акча сарыф итәсез, менә мин дә акча эшли башладым, бу акчам сезгә булсын, рәхмәт барысы өчен дә!» – дип әйтә дә ала идем бит.
 
Әгәр балагыз беренче эшләп тапкан акчасын үзенә сарыф итә икән, ул әле акчаның, аңа кергән хезмәтнең кадерен белеп бетерми дигән сүз. Ә инде икенче очрак булса, улыгыз яисә кызыгыз өчен шатлана аласыз. Инде ул акчаның кадерен аңлаган һәм киләчәктә тормышының иминлеген кайгырта алырга өйрәнә башлаган дигән сүз. Гаиләгездә акча тәрбиясе дөрес бирелгән, дип әйтеп буладыр.
 
Ә мин менә ниндидер бер урталыкта булганмын. Мәктәптә дә, югары белем алганда да безгә акчадан дөрес файдаланырга өйрәтә торган махсус дәресләр укытмадылар. Андый дәресләр әле дә юк анысы. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлау гына тормышта югары дәрәҗәләргә ирешәсең дигән сүз түгел әле. Кемнәрдер бит, әнә, мәктәпне көчкә «өчле»гә тәмамлап та миллионнар эшләп яши ич.
 
Ни өчен соң бу шулай? Финанс ягыннан бәйсез булу, акча кытлыгы күрмәү өчен ниләр эшләргә кирәк?
 
Шундыйрак типтагы сорауларга мин гомеремнең якынча уртасында гына ныклап җавап эзли башладым. Кырык яшь тулгач артка борылып карыйсың. Кара, никадәр күп зур-зур эшләр эшләдем, дип сөенәсең дә, ә кесәдә акчам кайда соң, дип аптырыйсың. Кемнәрдер бу сорауны үзләренә алтмыш яшькә җиткәч кенә бирә. Инде гомер үткән була… Аннан, эх, ник бу сорауга җавапны алдарак үземә бирмәгәнмен икән, дип зар түгә башлый. (Бу мәкаләне укып, әлеге сорауга җавапларны хәзер үк эзли башлагансыз икән, димәк, минем сезгә ярдәмем тигән!)
 
Әлбәттә, финанс яктан уңышка ирешүнең ысуллары шактый. Кем өчендер бер ысул кулайрак булса, икенче берәү өчен акча эшләүнең башка ысулы уңайлырак булачак. Һәм әлеге язылганнарны уку гына да җитми. Укыганнан соң беренче адымнарны атларга, киңәшләрне тыңлап, тормышта чынга ашырырга кирәк.
 
Соңгы бер елда мин үзгәрү, камилләшү өчен үземә үзем төрле марафоннар оештыра башладым. Таләпләр куям һәм аларны адымлап үтим!
 
Иң беренче булып көн дә берәр шигырь язуны гадәткә керттем, шигырь язу осталыгымны шактый камилләштердем. Аннары үзем өчен бизнес-марафон үткәрдем. Бизнес өлкәсенә караганнар шактый китаплар укып чыктым, күп закончалыкларны өйрәндем, кагыйдәләрне үтәргә тырыштым. Китаплардагы киңәшләргә колак салу ярап куйды: миллион ук булмаса да, өч айда финанс ягымны шактый ныгыттым. Җәй ахырында #сәламәтиртәпроектын оештырып, иртә торырга, йөгерергә һәм физик күнегүләр ясарга өйрәндем. Көз җиткәч, Татарстан китап нәшрияты белән берлектә #әдәбимарафон оештырдык, көн дә файдалы китаплар укуны гадәткә керттем. Марафон тәмамланганга әле якынча ике-өч ай гына үтсә дә, бизнес турында шактый күләмле өч китап, бер кочак әдәби китап һәм журналлар укып чыктым. Инде кышка таба #тәмлемарафон проекты безне тәмле һәм дөрес тукланырга өйрәтте. Әлеге проектлар турында күбрәк мәгълүматны минем блогны укып таба аласыз: http://belem.ru/bloglar/Rail_Gataullin.
 
Һәр марафон саен үзем өчен яңа ачышлар ясадым, дуслар таптым, камилләштем, ныгыдым, үз-үземә ышанычымны арттырдым. Ярты елдан бераз гына вакыт эчендә шактый нык үзгәрешләр кичердем. Алда – амбициоз планнар, янымда – ышанычлы кешеләр, башымда – заманча белемнәр, кулымда – финанс инструментлары бар.
 
Кайбер табышларым белән «Идел» журналы укучылары белән дә уртаклашырга телим. Кесә якларын ныгытырга теләгәннәргә минем киңәшләрем дә ярап куяр.
 
Үзегезгә, үз көчләрегезгә ышаныгыз. Үз өстегезгә җаваплылык алудан, беренче адымны атлаудан курыкмагыз!
Шактый күп кешеләрнең «Әй, миннән булмый ул!» дип кул селтәгәннәрен күргән бар. Шул рәвешле алар үзләренә җаваплылык алудан курка. Әмма аларның һәрберсенең дә, теләсәләр, бу яисә теге эшне менә дигән итеп эшли алуларында һич шигем юк.

Башыгызда нинди дә булса яхшы идея туа икән, бу турыда күбрәк мәгълүмат туплагыз да, үзегезне теге яисә бу эштә сынап карагыз. Ни дә булса эшләү берни дә эшләмәүдән яхшырак!

Башкаларның проблемаларын чишәргә өйрәнегез. Кешеләр өчен файдалы булыгыз!
Никадәр күбрәк файда китерсәгез, шулкадәр кешенең сезнең хезмәтләргә ихтыяҗы булачак. Ә инде ихтыяҗ бар икән, димәк, керем дә була, дигән сүз. Үзегезне бәяли белергә өйрәнегез. Сыйфатлы эшнең бәясе югарырак була. Юылган бәрәңге юылмаган бәрәңгегә караганда кыйбатрак тора…

Үзегезнең күңел яткан эшне башкарыгыз. Бөтен күңелегезне биреп, яратып… Иң мөһиме, елмаеп эшләгез!
Яратмаган эш озак эшләнә шул. Ә канәгатьсезлек хисе стресс халәтен тудыра, стресстан төрле чирләр килеп чыга.

Энтузиаст булыгыз! Төшенкелекләргә бирелмәгез. Алынган эш шунда ук барып чыкмаса, борыныгызны салындырмагыз.
Күп кенә ачышлар күп санлы тәҗрибәләрдән соң гына ачыла. Әгәр эшегез беренче тапкырдан ук уңмаган икән, бу – төшенкелеккә бирелергә сәбәп түгел! Сезне максатыгызга илтә торган юлда чираттагы тәҗрибә, сезне максатыгызга якынайта торган тәҗрибә!

Фокусны максатыгызга юнәлтегез! Бара торган юлдан уңга-сулга борылмагыз!
Менә бу урында медалистларның ни өчен еш кына миллиардер булмауларының бер сәбәбен ачам. Уку йортын алтын медаль яисә кызыл диплом белән тәмамлаган кешеләр теге эшне дә, бу эшне дә эшли ала. Алар фәкать әле бер, әле икенчегә игътибарларын юнәлтеп, төп фокусны югалта гына. Ә инде «өчле»гә укучы бала бер предметны бик яхшы белергә, шушы юнәлештә бик нык камилләшергә һәм зур уңышларга ирешергә мөмкин. Шуңа күрә дә, фикерегезне тупларга һәм бер юнәлештә хәрәкәт итәргә өйрәнегез.

Кешеләрне тыңлый белегез! Үзегез белән чагыштырганда күбрәк уңышларга ирешкәннәр белән күбрәк аралашыгыз.
Без бик еш башкаларны тыңламыйбыз. Берәр танышыбызны очратабыз да, үзебезне кызыксындырган темага гына сөйләшергә тырышабыз: үз уйларыбызны, зарларыбызны сөйләргә, күңелне бушатырга омтылабыз. Кара-каршы сөйләшеп тә, бер-берсен ишетмәгән кешеләр шактый бит. Кешеләрне тыңлый белү аларның ихтыяҗларын күрә белергә, аларга файдалы булырга һәм акчалар эшләргә мөмкинлек бирә.

Камилләшүдән туктамагыз. Укыгыз. Өйрәнегез. Гамәли күнекмәләрне арттырыгыз.
Хәзерге заманда туктап калу артка тәгәрәү белән бер. Бер урында абаланып торсаң, калганнар сине шунда ук узып китәчәк. Артта калсаң, яңадан көч туплау катлаулырак. Бизнес-китаплар, бизнес-тренинглар шактый хәзер. Мин дә менә татарча бизнес-китап язам.

Көнегезне, айны, елны, гомумән, тормышыгызны планлаштырыгыз.
Кая юл тотасыз? Дөрес юнәлештәме? Сезнең тормышка планнар нинди? Шуларны ачыклагач, планны кечкенәрәк өлешләргә бүләргә дә була. Көнне генә планлаштыру җитми, айны, елны, тормышны күзаллау булмаса, ялгыш юнәлештә баруыгыз ихтимал.

Анализлагыз. Эшләгән эшләрегезгә күзәтү ясагыз!
Күпмедер вакыттан соң эшләгән эшләргә күзәтү ясарга киңәш итәм. Дөрес юлдан барасызмы? Билгеләнгән вакытка сыешасызмы? Нинди хаталар киткән? Зуррак нәтиҗәләргә ирешү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк? Әлеге сорауларга үз вакытында дөрес җавап бирү вакытыгызны экономияләячәк. Ә вакыт ул – иң төп байлык! Аны кире кайтарып булмый!

Идея! Команда! Инвестиция!
Идеягез бар икән, әлеге идеяне тормышка ашыру өчен команда җыегыз һәм акча табыгыз. Һәм идеяне тормышка ашырыгыз!Киңәшләрем бик күп, аларны саный китсәң, берничә том китапка сыяр иде. Әмма киңәш укып кына уңышка ирешеп булмый. Эшкз тотынырга кирәк. Әйтик, менә хәзер үк! Хыялларыгыздан башлагыз. Аннан тормышка планнарыгызны барлагыз. Ул планны елларга, айларга, көннәргә бүлегез. Идеяләрегезгә теләктәш, фикердәшләр эзләгез. Акча юнәтү юлларын карагыз. Һәм… фокусны бер юнәлештә юнәлтегез дә, алга – хыялыгызга таба атлагыз! Яхшы уйларыгыз тормышка ашсын!
 
Раил Гатауллин

---
Идел
№ --- | 08.04.2019
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»