• 02.08-18.08 Салават концертлары. 31 сезон. Камал театры. 19:00
  • 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 17.08-18.08 "Печән базары". Казан. Кабан күле яр буе. 12.00-22.00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 17 Август Вакыйф Нуриев
  • 17 Август Рафис Борһанов
  • 17 Август Фәндәс Сафиуллин
  • 17 Август Равил Һади
  • 17 Август Зәйнәб Фәрхетдинова
  • 17 Август Габделхак Шәмсетдинов
  • 17 Август Рамил Ханнанов
  • 18 Август Маннур Саттар
  • 18 Август Рөстәм Хәмитов
  • 18 Август Шамил Фәхретдинов
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93
  • Казан шәһәр филармониясенә Видеомонтажер/видеоконтентщик эзлибез. Резюме җибәрү өчен электрон почта: [email protected]
  • Ат сатыла, сау сэлэмэт жигугэ ойрэнгэн, 75000 тел 89083425578
  • Казанда авиатозелеш районда урнашкан стоматология га мед сестра кирэк. Стажы булса бик эйбэт. Зп 25000 мен.89376293950
  • Начар гадәтләре булмаган ике кыз балага яки яшь парларга озак вакыт яшәп тору өчен бүлмә тапшырам. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Казан, ул. Бр.Касимовых, 22/7. 89506670933
  • Казаннын Киров районында Базарная 2 ур общ 18 м2 бетен унайлыклары булган булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Тел. 89274544590. Т
  • Актанышта йорт сатыла. Мәйданы 128 м.кв. Су үзәкләштерелгән челтәрдән, канализаөия- септик, газ, электр - яшәү өчен бар нәрсә бар. Җире 16 сутый. 3 ой аркылы балалар бакчасы, Ерак тугел "Пятерочка", спорткомплекс, больница, 4-5 км да урман, елга. Ватсапп.89061165630.
  • Дача сатыла. Казан шәһәре Дальние Сады 4 сот. 89272491829
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча ШӘҖӘРӘләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 [email protected] Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казань совет районы ак губкина урамында зур булме сатыла 18кв.м балконы бар.89509469991

 

 

 
Архив
 

               

05.04.2019 Мәгариф

Әлифне таяктан аерырга өйрәтүчеләр (ДӘВАМЫ)

Шулай итеп, татар якшәмбе мәктәбендә дәресләр 1989 елның 9 сентябрендә башланды. Беренче дәресләргә бары унике генә бала йөри. Тора-бара аларның саны күбәя һәм балаларны өч төркемгә бүлеп укытырга туры килә. Якшәмбе мәктәбенең беренче укытучылары Хәридә Дашкина, өлкә мәгариф бүлеге белгече Дамир Гатин, иске татар язуы белгече Минәхмәт Сәгыйров, музыкант Әлфия Гыйниятуллина ноябрьгә кадәр бушлай эшлиләр.

Хәридә Дашкина һәм иҗтимагый оешма җитәкчелеге өлкә һәм шәһәр мәгариф бүлекләре тупсаларын таптый торгач, бер өстәмә белем бирү педагогына ярты ставка бирелә. Шуңа да шатланып, класстан тыш эш “Иҗат” үзәге хезмәткәрләре булып саналган дүрт укытучы ярты ставкага тиешле хезмәт хакын бүлешеп, эшләрен дәвам итәләр.
 
Татар теле буенча дәреслекләр юнәтү мәсьәләсе зур кыенлыклар тудыра. “Беренче дәреслекләрне Камышлы мәктәбе чүплегеннән җыеп алырга туры килде. Искергән китапларны макулатурага дип чыгарып ташлаганнар иде. Соңрак җыр, матур әдәбият китапларын “Туган тел” җәмгыяте рәисе булып эшләгән Рәшит Абдуллов һәм оешма әгъзасы Мансур Ямалетдинов Татарстаннан кайтардылар”, - дип сөйли Хәридә Дашкина.
 
Ә укучылар һаман ишәя, укытучылар саны да арта бара. Дәресләрдә 7 яшьтән 70 яшькәчә татарлар һәм башкортлар, мәктәп укучылары һәм студентлар, укытучылар һәм инженерлар, кибет директорлары һәм гади эшчеләр утыра. Аларны бер генә әйбер – үз телен һәм тарихын, музыкасын һәм әдәбиятын белү теләге берләштерә. Олы яшьтәгеләр гарәп графикасын өйрәнү өчен килгән булсалар, яшьләр күбрәк музыка һәм әдәбият белән кызыксыналар. Минәхмәт Сә-гыйровның тырышлыгы белән йөзләгән кеше Коръән укырга өйрәнә, кайберәүләр Уфа һәм Казан мәдрәсәләренә кереп укуларын дәвам итәләр һәм, кайткач, башкаларга да дин белемен тараталар. Алар арасында Таһир ага Мамышев, Галия Мостафина, Гөлсара Садовник, Асия Шәймарданова, Разия Әюпова, Әнәс Мингалиев, Наил Хәлиуллин, Ильяс Нетфуллин, Гайфулла Галимов һәм башкалар...
 
Якшәмбе мәктәбе турында кешеләр башта мәчетләрдә, милли чараларда ишетеп белгән булсалар, соңрак бу эшкә “Бердәмлек” газетасы һәм “Ак бәхет” радиосы килеп кушылалар.
 
Якшәмбе мәктәбенең популяр булуына карамастан, милли кадрлар мәсьәләсе кискен тора. 1990 елда татар теле дәресләрен биология укытучысы Асия Сәйфетдинова алып бара. Моның өчен аңа Казанда татар теле укытучылары курсларында укырга туры килә. Шулай ук беренче татар теле укытучылары дип халык мәгарифе ветераны Минзакир Нуретдинов һәм Гөлнур Баһаутдинованы атарга була. Бераздан мәктәп директоры балалар бакчасында эшләгән Нурзидә Фәйзуллинаны табып ала һәм татар теле укытучылары проблемасы хәл ителә. Беренче татар тарихы укытучысы Самара дәүләт университеты доценты Риза Баһаутдинов, ә музыка укытучылары Гүзәл Ямалетдинова, Радик Газизов, Альбина Мамедалиева була.
 
 
1990 елның 7 январенда "Известия" газетасы аша Куйбышевта якшәмбе татар мәктәбе ачылуы турында бөтен Советлар Союзы белә. Ләкин Хәридә Дашкина моның белән генә канәгатьләнми. Кичке мәктәпнең укыту программасыннан мөмкинлек табып, көндезге сыйныфлар да ачып җибәрә. Бу инде 1993 ел була. Ә 1994 елның мартында якшәмбе мәктәбе үзенең беренче биш еллык юбилеен бәйрәм итә. 12 санлы кичке мәктәп бинасында сәхнә булмаганлыктан, “Прогресс” оешмасы генераль директоры Вазыйх Мөхәммәтшин китергән такталардан һәм бүрәнәләрдән коридорда сәхнә корыла, һәм Сара Садыйкованың иҗатына багышланган бик матур концерт үтә. Чарада өлкә администрациясенең милләт эшләре бүлеге җитәкчесе Рәшит Шакиров, Баш мәгариф идарәсе вәкиле Дамир Гатин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Равил Яһудин, Самараның Совет районы мәгариф бүлеге мөдире Галина Белова, “Туган тел” оешмасы җитәкчелеге һәм ата-аналар катнаша. Бу зур чара халыкта туган телгә һәм мәдәнияткә карата кызыксыну булуын күрсәтеп, мәктәпнең киләчәгенә зур йогынты ясый.
 
Ә Хәридә Дашкина инде 12 кичке мәктәп йортында күрексез кыяфәттә ишелеп баручы “Шар” акционер оешмасының ташландык балалар бакчасын күзәтә. “Менә бу бинаны безгә бирсәләр, тулы хокуклы татар мәктәбе ачып булыр иде”, - дигән хыялларын “Туган тел” җитәкчелегенә сөйләп бирә. Аннан хуплау булгач, Дашкина 9 ГПЗ заводының директоры Игорь Швидактан “Бу бинаны төзекләндерергә җыенмыйбыз, татар мәктәбенә бирәбез” дип кәгазь яздыра һәм шуның белән төрле учреждениеләргә йөреп, татар мәктәбенең кирәк булуын исбатларга тырыша. Үзен кертми башлаган җирдә “авыр артиллерия”не - “Туган тел” оешмасын эшкә җигәргә туры килә. Нәтиҗәдә, рөхсәт алына һәм “Прогресс” төзү компаниясе реконструкциягә керешә. Шулай “Яктылык” татар компоненты булган тулы хокуклы мәктәпкә әверелә.
 
Тагын ун елдан соң аңа янкорма өстәлә һәм мәктәп бинасы өч тапкырга зураеп, ашханәсе, спорт залы, хореография кабинеты һәм актлар залы булган татар мәктәбе булып дөньяга таныла.
 
Мәктәп оешып килгән елларда өлкә һәм шәһәр башлыклары булып эшләгән Константин Титов, Олег Сысуев, Георгий Лиманский, Виктор Сазоновның теләктәшлеге булмаса, татар мәктәбе дә булмас иде, әлбәттә. Монда татар җәмәгатьчелегенең абруйлы шәхесләре Вазыйх Мөхәммәтшин, Әнвәр Бульхин, Азат Надировның да хезмәте зур булуын билгеләп үтәргә кирәк.
 
Миллион кеше яшәгән зур шәһәр шартларында “Яктылык” татар мәктәбе дәүләт сәясәтен тормышка ашыру буенча зур эш эшли һәм башка регионнар өчен үрнәк булып тора. Мәктәптә укыганда ук яхшы белем күрсәтеп, югары уку
 
йортларын тәмамлаган һәм төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән милләттәшләребез инде байтак. Рөстәм Бахитов, Айрат Ваһапов, Артур Галимов, Галия Галимова, Алсу Камалетдинова, Динара Мәкъсүтова, Рушания Мәкъсүтова, Ләйсән Мансурова, Зилә Минебаева, Айсылу Мөстәкыймова, Руслан Мөхетдинов, Азат Нуруллин, Диана Нуруллина, Регина Субеева, Ринат Шәрәфетдинов, Динә Шәрипьянова, Асия Шәрифуллина мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә тәмамладылар. Ә физика һәм математика фәннәре кандидаты Йосыф Сәйфетдинов Россия фәннәр академиясенең механика проблемалары институты хезмәткәре булып хезмәт итә.
 
2013 елда мәктәп Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе санына керә, ә аның хәзерге директоры Радик Газизов “Ел директоры” исеменә лаек була. Бу нәтиҗәләр, әлбәттә, төрле елларда мәктәп җитәкчеләре булып эшләгән Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Хәридә Дашкина (1989 - 2009), Россия Феде-рациясенең Мактаулы мәгариф хезмәткәрләре Мәгъдания Абдрәхимова (2009 - 2012) һәм Радик Газизовның югары профессиональлекләрен дәлилли. Шуңа да бөтен Россиянең милли мәгариф белгечләре тәҗрибә артыннан бу мәктәпкә киләләр. Чөнки татарларның үз телләрендә уку хокуклары бар, һәм ул Россия Конституциясе канунында беркетелгән.
 
“Яктылык” - Самара татарлары өчен мәктәп кенә түгел, ул милли-мәдәни мәгариф үзәге дә. Аңардан башка Самара татарларының тормышын күз алдына китерүе дә кыен. Утыз ел элек, 1989 елның 10 мартында, Куйбышевта чишмә кебек нечкә ерганактан башланган милли мәгариф системасы бүген Идел кебек киң елгага әверелеп бара.
 
 

Шамил ГАЛИМОВ
Бердәмлек
№ --- | 05.04.2019
Бердәмлек печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом