|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2019 Мәдәният
Тинчуринлылар Ульяновск өлкәсендә татар халык театрлары Фестивален үткәрүдә катнашты24 нче март Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев, Татарстанның атказанган артисткасы Миләүшә Нәҗмиева һәм баш администратор Зөлфия Бәшәрова Ульяновск өлкәсендә Барый Тарханов исемендәге IV нче төбәкара татар халык театрлары Фестивален үткәрүдә катнашты. Артистларыбыз Нуретдин Нәҗмиев һәм Миләүшә Нәҗмиева өлкәнең үзешчән татар театры җитәкчеләре, Мәдәният йорты хезмәткәрләре өчен иҗат лабораториясендә үзләренең тәҗрибәләре һәм артист һөнәренең серләре белән уртаклаштылар. Мәдәният министрының мәдәни сәясәт департаменты директоры урынбасары Ярослав Владимирович Андронов әлеге фестивальгә үз өлешләрен керткән артистларыбызга зур рәхмәтен җиткерде һәм мактау грамоталары тапшырды.
--- |
Иң күп укылган
|