поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.04.2010 Җәмгыять

АРАБЫЗДА ЯХШЫ КЕШЕЛӘР

Тормыш булгач, бу дөньяда төрле кешеләрне очратырга туры килгәли. Игътибарсыз, ваемсыз кешеләр дә җитәрлек бит арабызда. Мондый мөгамәләне авыр хәлдә калган кешеләр, картлар аеруча авыр кичерә. Тик шулай да мәрхәмәтле, ярдәмчел бәндәләр барыбер күбрәктер, дип уйлыйм. Менә, мәсәлән, Шенталыда яшәүче Сафиннар гаиләсе нәкъ шундыйлардан. Мин алар турында моңа кадәр ишетеп кенә белә идем, шуңа күрә үзләре белән танышып, бер сөйләшеп утырасым килгән иде. Менә, ниһаять, мин Наил абый Сафинның эш кабинетында утырам. Ул районыбызның социаль яклау үзәгендә попечительләр опекасының әйдәп баручы белгече булып хезмәт итә.

– Эшебез унсигез яшьтән узган ятимнәргә һәм инвалидларга ярдәм итүдән гыйбарәт. Аларга 35 төрле социаль түләү тиешле. Кызганычка, түләүләрнең күләме әллә ни зур түгел әлегә. Шушы проблема да хәл ителсә, инвалидларның тормышы бераз җиңеләер иде кебек. Язмыштан болай да кыерсытылган кешеләр исәнлеккә туймый азапланып яшиләр бит, – дип сөйләп китте Наил Котдусович.

 

Наил Котдус улы үзе тумышы белән Татарстан Республикасының Чирмешән районындагы Лашман авылыннан. Әти-әниләре белән Шенталыга килеп төпләнгәндә, ул җиткән егет була инде. Көннәрдән беркөнне Наил язгы кояш төсле сары чәчле, ачык йөзле, елмаючан Нәсимәне күреп ала һәм шунда ук гашыйк була. Кыз да бу чибәр, тәртипле егеткә күз сала.

 

Билгеле, кайнар мәхәббәтнең азагы туй белән тәмамлана. Аннан соң яшь гаилә, бераз Шенталыда яшәгәч, кызлары Гүзәлияне алып Себергә, Байкал-Амур магистрале төзелешенә эшкә китеп бара. Төпле, акыллы, һәрчак үзенә сыендырырлык ышанычлы Наил булганда, Нәсимәне берни дә куркытмый. Иркутск өлкәсендәге Усть-Кут шәһәрендә Наил саклык банкысының ревизия бүлегендә өлкән инспектор, Нәсимә пекарняда ипи пешерүче булып эшли башлыйлар. Яшь ир белән яшь хатын эшләрендә тиз арада абруй казанып өлгерәләр, күптөрле мактау кәгазьләренә, ә Нәсимә хәтта «БАМ төзелешендә актив катнашкан өчен» медаленә дә лаек була. Нәкъ шул елларда гаилә бәхетен тулыландырып уллары Искәндәр дә дөньяга килә.

 

Ләкин туган җирләр барыбер үзенә тарта. Кайтырга сәбәп эзләп торасы да юк: «Әткәй белән әнкәй олыгайды инде. Картлык көннәрендә аларны карау – безнең бурычыбыз», – дип, Сафиннар Шенталыга кайтып төшәләр. Урнашып беткәч, Нәсимә Карабикколга барып әтисеннән:

 

– Әткәй, кайда торасыгыз килә? – дип сорый.

 

– Кызым, без әниең белән шәһәргә башкача бармыйбыз. Самарада, Шаһит улымда, тормыш рәхәт рәхәтен, сүз дә юк. Тик без, авыл кешеләре, тәрәзәдән генә карап утырырга өйрәнмәгән бит, җиргә якынрак буласы килә. Үзегезгә алсагыз, бик риза булыр идек, – диешәләр картлар. Шулай итеп, Наил белән Нәсимә ун ел буе әти-әниләрен үзләренә алып, тәрбиялиләр.

 

Соңгы елларында, Исхак бабай бөтенләй йөри алмый башлагач, кияве Наил аны күтәреп, мунчага алып барып юындыра, киемнәрен алмаштыра. Кызы ашата-эчерә, күңелен күрә. Исхак бабай яшь чагында: “Картлык көнемдә мине йөрәк маем – кызым Нәсимә карар инде”, – дип әйтә булган. Күрәсең, аның шушы сүзләре фәрештәләрнең «амин» дигән вакытына туры килгәндер.

 

Нәсимә дә тормыш иптәше эшләгән системада ук хезмәт итә бит. Ул шәфкатьлелек оешмасында картларга хезмәт күрсәтү бүлеген җитәкли. Аның карамагында бүген 110 ярдәмгә мохтаҗ карт һәм карчык, шулай ук аларны тәрбияләп караучы 20 социаль хезмәткәр.

 

– Нәсимә, ничек итеп хезмәт юлыгыз шәфкатьлелек оешмасына килеп тоташты соң? – дип сорыйм аңардан.

 

– Авылга кунакка кайтканда, әнием: «Алып кайткан күчтәнәчләрдән Сания апагызга да өлеш чыгарыгыз», – ди торган иде. Сания апа Газизова – социаль хезмәткәребез, гел әти белән әнине карады бит. Мин дә Шенталыга күчеп кайткач, кибеттән эш эзләмәдем: «Туктале, әнием чын күңелдән рәхмәт әйтерлек социаль хезмәткәр һөнәре нинди һөнәр икән соң ул?” – дип, районның олыларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Валентина Романова кабинеты ишеген шакыдым һәм аңардан: «Эшкә алыгыз әле, зинһар. Минем дә кешеләргә изгелек эшлисем килә», – дип үтендем. Алланың рәхмәте белән ул мине алды. Унбер ай да эшләп өлгермәдем, социаль хезмәткәрләр конкурсында катнашырга туры килде, һәм мин район конкурсында беренчелекне яуладым. Минем чын күңелдән, эшемне яратып хезмәт итүемне күреп, бүлек җитәкчесе итеп куйдылар. Хәзер инде шушы хезмәт миңа Ходайдан бирелгәндер, дип уйлыйм. Элек тә, сатучы булып эшләгән дәвердә, өлкән яшьтәге кешеләрне чиратта бастырып тотмый идем, җаен табып, чиратсыз хезмәт күрсәтергә тырыша идем.

 

– Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне гел күреп тору авырдыр инде?

 

– Әйе, ничек тә тормышларын җиңеләйтәсе килә. Бигрәк тә читтә яшәүче картларның балалары сирәк кайтучыларны кызганам, хәтта елыйсым килә башлый. Бичара әти-әниләр шул чакта да балаларын акларга, сер бирмәскә тырышалар. «Балам кайтыр иде дә, кызын яки улын укыта. Акчасы яки вакыты җитеп бетми торгандыр», – диләр. Минемчә, моңа бернинди кичерү дә юк. Әти-әниләрне беркайчан да рәнҗетергә ярамый, чөнки яшьлек бик тиз үтеп китә, үзебез кылганнар кире үзебезгә әйләнеп кайтачак бит.

 

– Әти-әниләреннән ваз кичүчеләр юкмы соң?

 

– Милләтебез белән горурланам мин. Биредә эшләү дәверендә мондый хәл булганы юк әле. Балалары булмаган берничә кешене генә картлар йортына урнаштырырга туры килде.

 

– Хезмәттәшләрегездән канәгатьме сез?

 

– Әйе, бик канәгать. Дөрес, эш булгач, төрле очраклар була. Хаталансалар, мин аларны орышып та алам, әмма башкалардан авыр сүз әйттермим. Үзләре дә: «Нәсимә апа, безне ташлап китә күрмә», – дип кенә торалар.

 

– Буш вакытларда нәрсә белән шөгыльләнәсез?

 

– Оныгым Ринат белән мәчет каршындагы мәдрәсәгә укырга йөрибез. Хәзер инде изге Коръән китабын ачып, рәхәтләнеп укый алам. Бу уңышларым өчен мөгаллимебез Әнвәр абый Суфияновка бик рәхмәтлемен.

 

– Нинди хыялларыгыз бар? – дип сорыйм әңгәмәбезгә кушылмыйча, елмаеп тыңлап торган Наилдән.

 

– Исән булсак, шушы хезмәтебезне дәвам итеп, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игелек күрсәтеп яшәргә насыйп булсын иде, – дип җавап бирде ул.

 

Амин, теләкләрегез кабул булсын, хөрмәтле Наил һәм Нәсимә!


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»