поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.02.2019 Язмыш

"Озак яшәп өлгермәдек, аны 19 елга утырттылар”

Язмышлар күкләрдә языла, диләр. Адәм баласының никахы да, әҗәле дә үзе туганчы инде билгеләнгән була... Уфа шәһәренең Шакша бистәсендә урнашкан 3 санлы холык төзәтү колониясендә никахка баргач, мин моңа тагын бер кат инандым.

Яшьләргә кияү белән кәләш (яшь тә түгел иде инде), никах укырга килгән “Ләлә-Тюльпан” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Мамлеев нәкъ шулай диде: “Сезнең никахыгызның кайда, кайчан буласы билгеләнгән булган инде. Никах – ул җан һәм тән тынычлыгы. Ислам динендә монахлык юк. Аллаһы Тәгалә безләрнең табигатебезне парлы итеп яратты. Сезнең бүген никахка керергә ниятләвегез – бик зур адым”...
 
Кәләш – Динара – белән рөхсәт кәгазьләре әзер булганчы көтү бүлмәсендә сөйләшеп утырдык. “Азамат белән 2002 елда танышкан идек. Мин беренче ирем белән аерылышканда бер балама – 3, икенчесенә 2 яшь иде. Балаларны үстерергә, аякка бастырырга кирәк, ялгызыма авыр иде. Әмма Азамат белән озак яшәп өлгермәдек, 2007 елның гыйнварында аны 19,6 елга утырттылар”...
 
Динара аның җинаяте турында сөйләргә яратмый. “Дуслары шундый туры килде, кем арбасына утырасың, шуның җырын җырлыйсың”, – ди ул. Шулай да кеше үтергән өчен дигәнен аңладым...
 
Шулай итеп, ул вакыттан соң инде 12 ел вакыт үтеп киткән. Динара Азамат янына килеп йөргән. – “Мин аның рәсми хатыны булмагач бер кочак документлар җыеп рөхсәт алырга туры килде”, – ди. 
 
Көтү бүлмәсенә офицер килеп керде. “Хөкем ителүчегә киемнәр алып килдегезме?” – дип сорады ул Динарадан. 
 
Динара шунда ук пакетны офицерга сузды. “Әлбәттә, менә күлмәге, чалбары... Бу чалбарны мин беркемгә дә бирмим, бу аныкы,” – дип ул киемнәрне берәмләп офицерга күрсәтә башлады...
 
Ул арада Равил хәзрәт, БСТ журналистлары да килеп җитте. Рөхсәт кәгазьләренә кул куелды, без өчәрләп контроль-үткәрү пункты аша үтәбез. Динарага болар барсы да таныш. Алдыбызда дүрт ишек, берсе ябылгач кына икенчесе ачыла. Икенчесе ябылгач өченчесе, аннан дүртенчесе...
“Елына ничә тапкыр күрешүгә киләсең?” – димен Динарага. – “Озайлы күрешүләр дүрт тапкыр рөхсәт ителә, режимны бозмаса, кисәтүләре булмаса, өстәмә күрешү дә бирәләр. Декабрьдә, гыйнварда булдым”, – ди ул. “Апрельдә улыбыз туа, Алла боерса. Азамат бу хәбәргә бик сөенде, җәйгә вакытыннан алда шартлы рәвештә иреккә чыга алу мөмкинлеге җитә, гариза язып карар инде, суд ничек хәл итәр”...
 
Колония эчендәге мәчеткә кереп җиттек. Азамат матур итеп киенеп кәләшен көтеп тора иде. Динараны күрү белән аның йөзе сөенечтән балкып китте. Шунда ук кәләшен йөгереп килеп кочаклап алды. “Ничек безнең улыбыз?” – дип йомшак кына сыйпап алды...
 
Ирексездән күземә яшь тулды... Кешегә күп кирәкме, көтәр кешесе, гаиләсе булганда ул киләчәккә өметен югалтмый.
 
Равил хәзрәт кияү белән кәләшкә үгет-нәсыйхәтләрен биргәч, икесеннән дә ризалыкларын сорады. Динара рус гаиләсендә тәрбияләнгән шәһәр кызы булса да, иренең динен кабул итүе турында әйтеп, Азаматка кияүгә чыгарга ризалыгын биргәч, хәзрәт Коръән аятьләре укыды...
“Иреккә чыгуымны түземсезләнеп көтәм, – диде Азамат. – Үз йортымны салырга хыялым бар”...
 
Әти-әнисе Белорет районында яшиләр икән. Аларга өйләнүе турында хәбәр итеп, хәер-фатыйхаларын алган. “Әти-әнием шатландылар, өйләнүемә ризалык бирделәр, – диде ул. – Күрешүләргә килеп йөриләр”...
 
Азамат колония мәчетендә үткәрелгән һәр дәрескә, чарага йөрүен әйтте. “Минем белән 30 лап кеше йөри”, – диде ул. Тоткыннар белән дини дәресләр үткәрүне матур бер традициягә әйләндергәннәр, дәресләрне Равил хәзрәт үзе үткәрә икән. Еш булмаса да, колониядә никахлар укытырга теләүчеләр табыла. Былтыр республика холык төзәтү учреждениеләрендә 7 никах теркәлгән, 2017 елда аларның саны 15 кә җиткән булган. Руслар арасында чиркәү никахына керүчеләр саны былтыр – 14, аннан алда 12 булган.
 
Аерылышыр минутлар да килеп җитте. Азамат офицеры белән төшке ашка, Динара яңадан иреккә, Азаматның чыккан көнен көтә торган өенә юлланды...
 
Эльвира Әсәдуллина. 
Фотолар Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең матбугат хезмәтеннән.

---
Өмет
№ --- | 21.02.2019
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»