|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2010 Авыл
ТАТАРСТАНДА ЯҢА ТӨР АВЫЛЛАР БАРЛЫККА КИЛӘЧӘКСоңгы елларда авылларны саклап калу йөзеннән, дәүләт төрле чаралар күрә башлады. Әйтик, авыл җитештерүчесенә ягулыкка, ашламага ташламалар бирелә. Ләкин дә хезмәтчәнгә шулкадәр көч белән тапкан продукциясен шактый арзан бәягә сатып җибәрергә туры килә. Шуңа да яшьләр акчалырак эшкә, шәһәр җиренә китү ягын карый. Хәзер авылга яңа технологияләр кертү белән бергә, авыл кешесенә яшәү, ял итү өчен дә уңайлыклар тудыру турында уйланулары да ныграк сизелә. Әйтик, “Үтемле торак” илкүләм проекты кысасында авыл белгечләренә йортлар салына. Авылга укытырга кайткан яшьләргә өстәмә акча түләнеп баруы да мәгълүм.
Ял итү дигәннән, бүген авыл мәдәният хезмәткәрләрен йә шул ук авылдашлары көче белән, йә читтән профессиональ җырчылар чакыртып, даими рәвештә күңел ачу программалары оештырып торырга кушалар. Авыл җирендә кинотеатрлар да булдырмакчылар ди әле. Моның өчен шартлар булмаса, күчмә кинотеатрларны эшкә җикмәкчеләр. Барысы да авылны яшәтү, авылда яшьләрне калдыру өчен.
Ульян өлкәсендәге эшмәкәр Юрий Шевченко бетеп баручы авыллар проблемасын чишү юнәлешендә үз проектын тәкъдим итә. Ул – Россия өчен яңа булган авыл төрен торгызу. Анда эшләү тормыш-көнкүреш итү өчен заманча шартлар тудырылган. Ике катлы йортлар, һәр хуҗалыкта мини ферма, заманча җиһазландырылган мәктәп, кинотеатр, ресторан һ.б. Бер уйласаң, әкият кебек. Ләкин илебездә авылның яңарасына ышанган инвесторлар проектка 1 миллиард сум акча кертеп, Ульян өлкәсендә Александровка бистәсен төзеп ята. Исәпләүләр буенча, проект 7 ел эчендә үз-үзен аклап, елына 1,5 миллиард сумлык табыш китерергә тиеш.
Татарстан инвесторлары да мондагы шартлар белән танышып кайткач, күршедәге тәҗрибә хакында республика Президентына җиткергән. Узган шимбәдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл хуҗалыгына кагылышы булган барлык кешеләрне җыеп, Ульянннан килгән кунаклар белән бергә “Яңа авыл” проекты белән танышты.
Проект авторы Юрий Шевченко сүзләренә караганда, мондый авылларда яшәүчеләр бәйге нигезендә сайланып алына. Аларның яшь (30га кадәр), авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары белеме булуы таләп ителә. Сайлап алгач, авыл хуҗалыгында идарә итүче компания һәр гаилә белән 10 елга килешү төзеп, гаиләнең мини-фермасы өчен мал-туар бирә. Хезмәтчән шул вакыт дәвамында фермада терлек асрап көн күрергә тиеш була. Ә инде аннан соң ул бу ферманы үзенә калдыра ала. Проект авторы әйтүенчә, мондый авылда яшәүчеләр аена башта 15, ә аннан 25-30 мең сум акча алып эшли.
ТР Президенты Ульян өлкәсенең «Яңа авыл» проекты белән кызыксынып, аны Татарстанга гамәлгә кертергә тәкъдим итте. «Безгә бу эш буенча хезмәттәшлек итү юлларын табарга кирәк. Бәлки, белгечләребезнең мондый авыллар салу технологиясенә өйрәнеп кайтуы да таләп ителер», – ди Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның берәр районда беренчел проект рәвешендә яңа авыл төзү карала. Аның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге фәнни-инновацион үзәк буларак формалашуы да ихимал. Бүген үк ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бу проект белән шөгыльләнә торган эшче төркем оешкан.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|