• 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
  • 02.03-03.03 "Казан" бию ансамбле концерты. Г.Камал театры. 19.00
  • 03.03 Айдар Габдиновның юбилей концерты. Филармония. 18.30
  • 05.03 "Микулай" спектакле. Кариев театры 18.30
  • 12.03-13.03 "Карурман" спектакле премьерасы. Тинчурин театры
  • 18.03 Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе. Камал театры. 19.00
  • 26.03 Казан шәһәр филармония концерты. 18:30
  • 09.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Поющие сердца"(Р.Асаев, Н.Коновалов, Г.Имамиева, А.Шәрипҗанова) Филармония. 18.30
  • 14.04 "Безнең җыр". Филармония. 18.30
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Рөстәм Закиров, Эльвира Хәйруллина, Вәис Бәйрәмов)
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Р.Закиров, Э.Хәйруллина, В.Бәйрәмов, А.Вәлиуллина, А.Хәсән
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 26 Февраль Гөлзада Бәйрәмова
  • 26 Февраль Ганс Сәйфуллин
  • 27 Февраль Гайнан Кормаш (1919-1944)
  • 27 Февраль Зәйнәп Солошина
  • 27 Февраль Динияр Биләлетдинов
  • 27 Февраль Шәриф Камал (1884-1942)
  • 28 Февраль Юныс Әхмәтҗанов (1927-1984)
  • 28 Февраль Камил Сәгъдәтшин
  • 28 Февраль Шәмсия Җиһангирова
  • 28 Февраль Раил Гатауллин
  • Сдается 3-х комнатная квартира, по адресу проспект Ибрагимова 45 кв.84 на длительный срок.В шаговой доступности находятся остановки общест. транспорта. В квартире чисто,уютно. Имеется все для проживания- холодильник, стир. машина, мебель. Не дорого 17 тысяч рублей. Не риэлтор. 8 937 585 91 72
  • Сдается однокомнатная квартира в Салават купере (пр.Шакирова, 13). 30 кв.м. Есть: гарнитур, двуспальная кровать. Привезём шкаф стиралку и холодильник. 8 тыс+счёт-фактура. 89050257974 собственник.
  • Казан, Дементьев ур., 31 йорт адресы буенча коммуналь фатирда уңайлыклары булган бер бүлмә "сдавать"ителә. Аена 7,5 мең сум. Собственник. 89519056330
  • Нарат агачыннан мунча бурасы сатыла. Комплектлап биру момкинлеге дэ бар. Балтач р-ны. тел . 89083357408.
  • Казань шэхэре. Новоселья урамы з булмэленен залына керергэ телэучелэр юкмы. 1 марттан. 89277896680
  • Мтз 82 тракторына алгы мост Хэм ЗУР кабина сатып алам тел 89274931646
  • Казан шәһәре Портовая урамында 2 бүлмәле квартира 49 кв.м. озак вакытка сдавать ителә. Туалет, душевая кабина үзендә. 4 квартирага бер кухня. Речной порт тукталышыннан 2 км ераклыкта. Бәясе 13000 квартплата белән бергә. 89272439077.
  • Арча районы Татар Кәдрәге авылында 2 катлы йорт сатыла.170 кв.м, 20 сутый җир.Йортта газ, су, санузел, пластик тәрәзләр, биметалл радиаторлар.Яхшы мунча, гараж, хуҗалык корылмалары бер түбә астында.Аерым гараж да бар. Җиләк-җимеш агачлары, куаклары, чәчәкләр утыртылган бакча, бетонланган бакча юллары,су сибү өчен зур бак бар.Шәһәр ыгы- зыгысынган туйган, өлкән яшьтә табигать кочагында яшәргә хыялланган пенсионерларга да, яшь гаиләгә дә менә дигән вариант. 2км да мәктәп, балалар бакчасы бар, 8км Арча шәһәренә, 800 м тимер юлга.Казанга бик якын, автобус йөреп тора.Ашыгыгыз.Тел.89600832277.
  • Авыл кукэе сатам. Казанга алып килу момкинлегебез бар. Тел: +7 937 525-51-46
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)

 

 
Архив
 

               

16.04.2010 Матбугат

ӘЙТСӘҢ СҮЗ...

(Варис Мираслы мәктүпләре)

“Акчарлак” гәзитендә (2010, №6) Габдерәхим “үлек юучы” дип яза. Юкса, “үлек”нең Ана телебездә ике мәгънәсе бар: үлек-мәет, үлек-эрен. Бу очракта “мәет юучы” дип язсаң, үзебезчәрәк булыр иде.

 

“Акчарлак”ның шул ук санындагы мәкаләдә “12 ятим венасын кискән”, диясе урында “кан тамырын кискән, кан тамырын ачкан” дип язу хәерлерәк.

 

“Яңа гасыр” радиосы, 2010 ел, 8 март, 7 сәгать 10 минут. “Югары дәрәҗәдәге ташламалар” дип сөйли диктор, “күпкә арзан, байтакка очсыз” дисә, колакны рәнҗетмәс иде.

 

“Татарстан яшьләре”нең (2010, №12) беренче битендә үк төгәлсезлек күзгә чалына. “Дәрт бар, дәрмән юк” дип хата язылган, дөресе “дәрман” булырга тиеш.

 

“Яңа гасыр” телевидениесе, 2010, 5 март. “Татарстан хәбәрләре”ндәге “бу адымга барырга ашыкмый” гыйбарәсе колакны торгыза. “Моны эшләргә ашыкмый, моны башкарырга ашыкмый, гамәл кылырга ашыкмый, моны үтәргә җыенмый” кебек җөмләләр белән алыштырып булмыймы?

 

Күптән түгел генә Камал театрында Николай Гоголь әсәре – “Акылдан язган кеше язмалары” нигезендә куелган тамашаның беренче күрсәтелеше булды. Әсәрне татарчага Йолдыз Миңнуллина тәрҗемә иткән. Йолдызның теле начар түгел, ләкин берничә урында турыдан-туры тәрҗемә икәнен сиздереп куючы сүзләр очраштыра. Театрның әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов әсәрне каләм белән җентекләп укыган булса, алары да булмас иде.

 

Прощин ролен башкаручы артист Рамил Вәҗиев авызыннан “балга китте”, “мырза”, “фарфор” кебек сүзләр ишетелде. “Балга китте” – бал сатып алырга китте булып аңлашыла, “күңел ачу мәҗлесенә китте” дөресрәк түгелме? Бу очракта “мырза” урынына “кенәз” кулайрактыр. Фарфор – ташаяк, чынаяк.

 

Ни өчендер, кибетләрнең маңгаена “Ашамлыклар” дип яза башладылар. Элек (һәм бүген башка төрки халыклар) “Азык-төлек” дип сөйли, яза иде. Кемдер “Азык-төлек” кушма сүзен гамәлдән чыгарып атты. Мин андый сүзләрне гаепсезгә, хөкемсез-нисез чыгарып атылган шәхесләргә охшатам. Дөрес, “ашамлыклар” сүзе телебезне бозмый, ләкин ашамлыклар – пища, азык-төлек – продовольствие, провизия.

 

Дербышканың (Дәрвишләр бистәсендә) бер кибетенә “йорт кирәк-ярагы” дигән язу элгәннәр, алай да начар түгел, ләкин халык телендә ул “кирәк-ярак” кына булып кулланыла, кирәк-ярак булгач, йорт өчен икәне аңлашыла. Ә ярак сүзе борын заманнарда сугыш коралы, эш коралы мәгънәсендә кулланылган. Ярак – ярашлы, эшкә ярарлы әйбер.

 

Риф Мәрдәнов. “Китапларда милләт язмышлары...” дигән китабының (2010) тышлыктагы атамасында, миңа калса, “лар” кушымчасы артык. Дөресе – “милләт язмышы”. Халыкта бер генә язмыш була, китаплар бер халыкның язмышы турында сөйли.

 

Айгөл Батырханова яза (“Т.Я.” 2010, 23 март): “монысы” сүзе урынына ”бусы” дип әйтергә ярамый, ди. Дөрес, соңгы елларда “бусы” сүзе телдән төшеп бара, ләкин “монысы” белән игезәк буларак, “бусы” сүзен язарга да, сөйләргә дә була дип уйлыйм.

 

Айгөл туташ “җ”лаштыруга каршы төшә. Ләкин “е”лаштыру да артыкка китсә, телне боза, бәс, “җ” белән “е” авазларын чама белән кулланганда ул телне бозмый. Заманында татарча химия дәреслеге чыккан иде, 1935 елларда булса кирәк, анда “елылык, егәрлек” дип язганнар. “Җылылык, җегәрлек” түгелме соң ул? Егет дип, елан диеп язып та без җылан, җегет дип сөйлибез, ләкин мишәр кешесе аны язганча, “елылык, егәрлек, елан, егет” дип укыячак, сөйләячәк. Сөйләсен, укысын, шуннан ни зыян? Галим-голамә, утыз бишенче елларда бугай, бу авазлар (хәрефләр) турында профессор Латиф Җәләй белән галим Хуҗа Бәдигый арасында булган кызык вакыйганы хәтерли. Икесе дә мишәр, берсе (Җәләй) “җ”ны яклый, Бәдигый исә “е” ягында. Башта Бәдигый җиңсә дә, Җәләй фикере өскә чыга. Машинаның куәтен “Ике йөз ат егәрлеге яки йөз ат егәрлеге” дип язабыз. Юкса, егәрлек сүзе җигәрлектән килеп чыга. Җигә торган ат, җигәрле, җегәрле, егәрле – ягъни, гамәлгә ярый торган ат турында бу сүз. Мәшһүр “Жигули” машинасының да исеме “Җигүле” тавыннан килеп чыга.

 

Айгөл туташ “Мәдәният дөньясы”нда һәм “Кара-каршы” тапшыруларында чит сүзләрне мул катыштырып сөйләүчеләрне бик дөрес тәнкыйтьли. Дәрдемәнд әйткән түгелме: катыштырма вә ләкин телгә телне, тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер, дигән.

 

Телевидение һәм Яңа гасыр радиосы каршында сүзләрнең дөрес язылышы, дөрес әйтелеше һәм Ана телебездә авыз тутырып, тәмле итеп, дөрес сөйләү дәресләре оештырылса, бик тә гамәл булыр иде.

 

“Татарстан яшьләре”нең (2010) 27 март санында Тәлгат Нәҗмиев “Нимес илбасарлары” дип яза. Бу сүзне язуда да уртак фикер юк. Кемдер немец, кемдер нимсә, кайсыдыр мимеч дип сөйли, яза. Әйдәгез, ниһаять, килешик инде. Минемчә, нимес диеп язу дөресрәк. Ул сүз Ана телебез тегермәнендә тартылып, шул рәвешне алган инде, шулай әйтелергә, шулай язылырга тиештер, шәт. Гарәп имласы кулланылган чакта ул нәкъ шулай язылган, шулай әйтелгән.

 

“Акчарлак” (2010, 25 март саны) гәзитендә “Дорфалык күрсәтсәң – эштән китәсең” хәбәре басылган. Миңа калса, дорфа булсаң дип язу кулайрак, чөнки дорфалыкны күрсәтеп булмый, дорфа булырга гына мөмкин. Ярдәм күрсәтте дә шулай ук. Ярдәмне күрсәтмиләр, ярдәм итәләр генә. Күрсәткәч, ул ихлас түгел.

 

Шул ук гәзитнең өченче битендә Энҗе Басыйрова әңгәмәдәшеннән сорый:

 

– Бүген нинди әсәр өстендә эшлисез? – ди.

 

Сорауның бу шәкеле инде матбугатка, сөйләм телебезгә кереп китте бугай. Шигырь өстендә эшләү, пьеса өстендә эшләү, роман өстендә эшләү кебек урыстан туры күчерелгән гыйбарәләр тулып ята. “Өстендә эшләү” дисәк, татар телендә туры мәгънәсендә аңлашыла. Өстәл өстендә биеп була, роман өстенә утырып була. “Нинди пьеса язасыз, нинди роман иҗат итәсез?” дөресрәк түгелме?

 

Берничә ел әүвәл телевидение тапшыруында алып баручы көй чыгаручы, шул көйләрне үзе җырлаучы белән сөйләшә:

 

– Сезнең кызыгыз да матур җырлый, кызыгыз өстендә кем эшли?

 

Көйче исе дә китмичә җавап бирә:

 

– Кызым өстендә баянчылар да эшли, үзем дә эшлим.

 

Шушы “ляпсус”тан соң мин тел галимнәре, Ана теле укытучылары ду килер:

 

– Нигә Ана телебезне мәсхәрә кыласыз! – дип шауларлар, дип уйлаган идем. Юк! Ләммим!

 

“Акчарлак”ның 24 битендә (2010, 25 март) “Алар Мәскәү астындагы бер шифаханәдә танышалар” дигән җөмләгә килеп төртелгәч, тагын кәеф кырылды. Мәскәү астында метро бар, ләкин шифаханә юк дип беләм. “Под Казанью” – “Казан астында” түгел, казан астында ут була, Казан шәһәре астында җир асты юллары бар. “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл”ны Семен Липкин “Под Казанью есть аул” дип урысчага дөрес тәрҗемә иткән. Бу очракта “Мәскәү янындагы шифаханә”, “Мәскәү тирәсендәге” дип язу килешлерәк булыр иде.

 

Шул ук гәзитнең 29 битендә “Казылык ашамагыз” өндәмәсе басылган. Дөресе, Тукай язганча һәм элек сөйләнгәнчә – “казы” булырга тиеш. (Юкса, бу турыда Батулла “Татарстан яшьләре”ндә язып чыкты бит инде. (“Т.Я.” 2009, 24 ноябрь). Өндәмәдә “Аларда яшерен майлар (дуңгыз тиресе, дуңгыз мае, нутрия мае) күп” диелгән. Казы ул бары тик җылкы итеннән генә, казылык иттән генә ясала. Анда (казакъ, нугай, мишәрләр эшләгән казыда) бернинди дә башка май кертелми. Алга таба автор: “Чөнки аларда кан тамырларын томалаучы холестерин күп” ди. Чын казыда, ягъни җылкы итеннән (казылыктан) ясалган казыда холестерин булмый.

 

“Ислам” info гәзитенең март санында (№3) 10 биттә икенче багананың астан 28 юлында Солтан Шәмси “шулкадәр изгелекләр күрсәтеп тә...” дип яза. Изгелек ул төшенчә – святость, ә игелек – (гамәл) яхшылык дигән сүз. Димәк, авторга “Шулкадәр игелекләр кылып” дип язарга кирәк иде.

 

“Яңа гасыр” радиосы һәрвакыт диярлек: юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә. Менә бүген дә иртән (2010, 29 март) Разим Нуруллин шулай сөйләде. Юкса: сак булыгыз, юлларда бозлавык, дип кенә әйтәсе бит, “саклана”сы – артык сүз. Амбарда икмәк саклана, банкта акча саклана, бозлавык ничек саклана икән соң ул?


Татарстан яшьләре
№ 44 | 10.04.2010
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (59725) / 03.11.2010 17:13:39

Игъламовка таш атмагыз! Татарчаны белә ул, интервьюларда сөйли бит!!!

№12 (41912) / 17.04.2010 20:53:36

шулкадәр изгелекләр күрсәтеп тә...”
минемчә ләр кушымчасы чынлап та артык. бу берлек санда гына йөри торган нәрсә.
Театрның әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов әсәрне каләм белән җентекләп укыган булса, алары да булмас иде.)))
абзый Игламовның татар телен белмәвен дә белми икән...
Низамовның үз әсәрләре нинди әйтмәссезме? туйганчы бер бәйләнергә иде үзенә.

№11 (41907) / 17.04.2010 20:19:12

Изгелек кылу – яхшылык курсэту... шэфкатьле булу...Игелек - Яхшылык, кин кунеллелек. Яхшылыкка жавап итеп кайтарыла торган яхшылык...

Тырнак астыннан кер эзлэп ятмагыз эле, Солтан Шэмси бу очракта изгелек сузен дорес кулланган...“Ислам” info да анардан башка да хаталар житэрлек...Дини газеталарнын кубесендэ шул хэл...

Нимес, нимеч... доресрэге – фашист илбасарлары...хэрбер немец илбасар тугел, хэрбер илбасар немец тугел...

№10 (41898) / 17.04.2010 18:49:38

Телевидение һәм Яңа гасыр радиосы каршында )))
бу Шамил Усманов урамындагы бина каршында була ахыры?

№9 (41894) / 17.04.2010 18:34:53

Сойлэшергэ куркырсын,биллэхи...

Дорес жомлэ булдымы бу?

№8 (41893) / 17.04.2010 18:28:56


Ләкин бары да ничек бар шулай калачак. Тел бозыла, үзгәртәләр... кайчак татар теле дәреслекләрендәге кагыйдәләрне дә аңлап булмый. Ул кагыйдәләрне кеше аңламаслык итеп бутап кем язадыр. Мин мәктәптә укучы балама ул кагыйдәләрне үземчә аңлатам.Без мәктәптә укыганда алар башкача кеше аңларлык телдә иде.

№7 (41873) / 17.04.2010 10:48:07

Да абзый кеше! Разимның Рәзин икәнлеген дә белмисез шул әле!
монда чыгарганчы үз хаталарыгыз ӨСТЕНДӘ, АСТЫНДА,ТИРӘСЕНДӘ эшләп алсагыз ярамас идеме?

саклана- чөнки бозлавык тагын 3-4 көн торачак дигән сүз!
Әсәр өстендә эшли- бер мәкаләдә, язмада иҗат итү дигән гыйбарәне ничә тапкыр кулланырга мөмкин? Шуннан качу өчен өстендә,дип тә әйтергә туры килә.

№6 (41869) / 17.04.2010 09:32:20

о чём и речь.
но я уж просто боюсь местных умников.

бәлки Варис Мираслы укый торган гарәп имласында нимес дип язылгандыр инде, кем белә.

куда уж мне-то, невежественному, об этом знать... :)

№5 (41868) / 17.04.2010 09:24:40

Немец сүзе алман була бит инде!

№4 (41857) / 16.04.2010 22:24:15

нимес тугел, мимеч дип языйк

№3 (41854) / 16.04.2010 21:24:26

//Минемчә, нимес диеп язу дөресрәк. Ул сүз Ана телебез тегермәнендә тартылып, шул рәвешне алган инде, шулай әйтелергә, шулай язылырга тиештер, шәт. Гарәп имласы кулланылган чакта ул нәкъ шулай язылган, шулай әйтелгән. //

хмммм.... точно?
а не алман?..

№2 (41846) / 16.04.2010 18:46:27

//Берничә ел әүвәл телевидение тапшыруында алып баручы көй чыгаручы, шул көйләрне үзе җырлаучы белән сөйләшә:
– Сезнең кызыгыз да матур җырлый, кызыгыз өстендә кем эшли?
Көйче исе дә китмичә җавап бирә:
– Кызым өстендә баянчылар да эшли, үзем дә эшлим.//

шәп!

№1 (41833) / 16.04.2010 16:13:11

Ни фига себе! Рэзин Нруллин \"Яна гасыР\" радиосында эшли башлаганмыни????
Кеше хатасын чуплэп ятканчы, нинди радио тынлаганынны аныкла, абый - жаным! Рэзин Нуруллин \"Татарстан\" радиосынд эшлэде, эшли хэм кумасалар эшлэр дэ!!!!!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR