поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
15.01.2019 Фаҗига

Учалы фаҗигасе: җиде бала ятим калды

Учалыда атып үтерелгән башкорт җырчысы Гөлсия Хилаҗева белән хушлаштылар. Ире әлегә хастаханәдә ята. Учалыда булган фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде, Гөлсияне югалту бик авыр дип сөйләде Азатлыкка аның хезмәттәшләре, дуслары.

Башкортстанның Учалы дәүләт филармониясендә башкорт җырчысы Гөлсия Хилаҗеваны соңгы юлга озаттылар. Исерек күршесе мылтыгыннан атып үтерелгән Гөлсия Башкортстанда билгеле кеше, аларның гаиләләре күпләргә таныш иде. Ире Зариф, ике баласы белән мәрхүмә төрле бәйгеләрдә катнашкан һәм җиңгән. Аны соңгы юлга озату мөрәсимендә учалылар Гөлсиянең балалары да, без дә ятим калдык дип елады.
 
Бөтен республикага яңгыраган бу вакыйга 13 гыйнвар иртән була. Учалыдагы шахтада эшләүче 34 яшьлек Артур Ибраһимов, төнлә кафеда утырганнан соң, такси белән өенә кайта. Тик түләргә акчасы булмый, шуңа ул машинага көтеп торырга кушып, өенә акчага кереп китә. Ир исерек була, артыгын уйлап тормый, кулына ау мылтыгы алып, хатынына ата. Хатыны яраланган килеш ярдәм сорап күршеләренә йөгерә. Ишекне Гөлсия Хилаҗева ача, аның артыннан ире Зариф Хилаҗев чыга. Алар икесе дә шунда җинаятьче һөҗүменә дучар була.
 
Гөлсия шунда ук җан бирә, Зариф үзен-үзе куллары белән каплап калырга тырыша, каты яралана. Аның кулы һәм үпкәсе тишкәләнә. Биш сәгатьлек катлаулы операция кичергәннән соң ул хәзер реанимациядә ята.

 
Ату тавышына урамга күршедә яшәүче полиция хезмәткәре дә йөгереп чыга, Ибраһимов аны да атып үтерә. Аннары тагын хатыны артыннан йөгерә башлый, авыл башына җиткәндә аны куып тотып атып үтерә. Соңыннан үзенә атып дөнья белән хушлаша.
 
Ул таксистка да аткан булган, әмма машина йөртүче качып китә алган.
 
Үлем килгән гаиләләрнең барысында да, шул исәптән Ибраһимовлар гаиләсендә дә, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрле балалар бар. Шуларның
икесе хәзер дөм ятим калды.
 
Фаҗигадә һәлак булган Гөлсия Хиләҗева Учалы филармониясе артисткасы иде. Туй, юбилей мәҗлесләре алып барган, җыр-биюгә оста булган, "Башкорт җыры" конкурсында лауреатлык та казанган. Ире Зариф Хиләҗев та республикакүләм "Байык" бию бәйгесендә гран-при яулаган артист. Учалы халкы Гөлсияне искиткеч матур тавышы өчен "сандугачыбыз" дип йөрткән.
 

 
Мәрхүмә белән хушлашырга аның якыннары гына түгел, иҗатын яраткан күпсанлы тыңлаучылар да килгән. БСТ каналы хәбәр иткәнчә, шәһәр филармониясенә хушлашу чарасында меңнән артык кеше килгән. 2014 елда Гөлсия Казанда "Сандугач-Соловей" I халыкара бәйгесендә катнашкан, "Халыкчан җырлау" номинациясендә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булган.
 
Гөлсия Хилаҗева тумышы белән Башкортостанның Бөрҗән районыннан. Учалыга музыка училищесында укырга килә. Укыганда ук ул шәһәр филармониясендә эшли башлый.
 
Зариф Хиләҗев Башкорт дәүләт аграр университетында укыганда "Шатлык" һәм Башкортстанда һәм читтә дә танылган "Мирас" бию ансамбльләрендә катнашкан, соңыннан данлы "Ләйсән"дә, филармониянең "Уралтау" ансамблендә биегән. "Юлдаш" җәмгыятендә баш инженер булып эшләүдән тыш, ул балалар иҗат йортында бәләкәчләрне бию осталыгына өйрәтә.
 
Гөлсия һәм Зариф Хиләҗевләрнең ике кечкенә баласы бар – 5 яшьлек Назгөл әти-әнисе кебек җырлый, бии, төрле республикакүләм бәйгеләрдә
катнаша. Уллары Яңгиргә 3 яшь.
 

Зарифның әти-әниләре дә республикада танылган артистлар. Динира белән Галимҗан Хиләҗевләр – данлыклы "Ләйсән" халык бию ансамбле артистлары, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре. 2012 елга кадәр Галимҗан Хиләҗев республикада бердәнбер муниципаль филармония булган Учалы филармониясен җитәкли. 2008 елда ансамбль белән Америкага барып, Флорида штатындагы фольклор фестивалендә катнашканнар. Бүген өлкән Хиләҗевлар Учалыдагы башкорт мәктәбендә бию ансамбле җитәкчеләре.
 
Әлмир Мөхәммәтйәров мәрхүмә Гөлсия белән Учалы шәһәре филармониясендә бергә эшләгән, аларның гаиләләре барысының да күз алдында иде дип сөйләде.
 
"Безнең шәһәр бәләкәй, барысы да бер-берсен белә, исәнләшеп йөри. Ә Гөлсия белән Зариф Хилаҗевлар гаиләсе уч төбендә иде. Бик матур, сокланырлык гаилә. Үзләре кешелекле, үзләре талантлы. Җырлыйлар, бииләр, тамашаларны алып баралар, төрле бәйгеләрдә катнашып җиңәләр, балалары да актив. Алар безнең шәһәрнең йөзе иде. Үрнәк гаилә дип карадык, сокландык. Без аның белән филармониядә бергә эшләдек, аннары алар ире белән ирекле иҗат итә башлады, бер генә бәйрәм дә аларсыз узмый иде.
 
Гөлсиянең җырлавын барысы да ярата иде, үзе дә ачык, кешелекле, барысына да җылы сүз таба белгән кеше иде. Шуңа да бичара күршесе иреннән качып аларның йортларына юкка йөгермәгәндер... Барысына да ярдәмгә ашкына торган кеше булды үзе дә, ире дә. Ире авыр хәлдә хастаханәдә, бөтен шәһәр, район терелсен иде дип аның өчен дога кыла, балалары дөм ятим калмасын иде. Әлегә балалар туганнарында.
 
Бүген Гөлсияне соңгы юлга озаттык, коточкыч авыр булды. Ышанып булмый. Бөтен шәһәр җыелган иде төсле, берсе дә яшьләрен тыя алмады. Бу кадәр халык агымы булганнан Гөлсиянең безнең шәһәр өчен нинди кадерле кеше булганын үзегез чамалый аласыз... Барыбыз да тетрәндек бу хәлгә, башка сыймаслык фаҗига. Гөлсия Ишкен авылы зиратында җирләнде", дип сөйләде Әлмир Азатлыкка.
 
Бергә укыган, "Шатлык" халык биюләре ансамблендә Зариф Хилаҗев белән биегән, бүгенге көндә Уфада яшәүче эшмәкәр Дим Дәүләтов "дуслар белән барыбыз да аларның туйларында шатланган идек, бүген бергәләп Гөлсияне озатып еладык", диде Азатлыкка.
 
Гөлсия һәм Зариф Хилаҗевлар
 
"Без Зариф белән бер тулай торакта яшәдек, "Шатлык" бию ансамблендә биедек. Гөлсия дә безнең белән укыды. Укуны тәмамлагач, алар яратышып өйләнеште. Бөтен дуслар белән аларның туйларында шатландык, ә бүген барыбыз да Гөлсиянең соңгы туенда тыела алмыйча еладык. 
 
Гөлсия кояш кебек елмая иде, бүген дә җирләгәндә кояш балкыды. Зариф белән икесе дә кешеләргә үтә дә миһербанлы, мәрхәмәтле булды. Күршеләре дә капкалары һәрвакыт ачык иде дип сөйли, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аларга мөрәҗәгать итеп була дип сөйлиләр. Шундый иделәр! Ихлас иделәр икесе дә. 
 
Алар бу күршеләре белән дә аралашып яшәгәннәр бит, балалары бергә үскән. Иртән күршесе йөгереп кергән, Гөлсия ишекне ачкан һәм пулядан һәлак булган, муен артериясенә эләккән. Тавышка Зариф йөгереп килгән, аңа да аткан. 7 яшьлек кызы бабасына – Зарифның атасына шалтыратып өлгергән. Икенче балалары әле сабый гына. Гөлсиягә нибары 31 яшь, ә Зарифка - 32. Дүрт кеше һәлак булды, 7 бала ятим калды. Ул күршесе аучы, балыкчы булган, мылтыгы да канун нигезендә бирелгән. Ни әйтергә дә белмим, күңел сыкрый. Алтынга тиң булган Гөлсияне югалттык, аны инде кире кайтарып булмый. Гөлсия белән Зарифның әти-әниләренә сабырлык бирсен, алар да бит билгеле кешеләр, гомер буе Учалы филармониясендә эшләп башкорт җырын, биюен югары дәрәҗәгә күтәргән кешеләр", дип сөйләде ул.
 
* * *
Авылда яшәүчеләр әйтүенчә, Ибраһимовлар да начар гаиләдән саналмаган. Ниндидер тәртип бозулары булмаган. Алар ике балалары белән Учалы шәһәре янындагы Учалы авылында яшәгән. Хатыны иреннән 10 яшькә яшьрәк, Учалыда бер эре федераль компаниядә финанс белгече булып эшләгән. Ир белән хатын яхшы гына торган, ике кыз үстергәннәр: олысы быел беренче сыйныфка кергән, кечесе балалар бакчасына йөргән. Авылдашлары, шахтада бергә эшләгән хезмәттәшләре Артур Ибраһимовны яхшы яктан гына тасвирлый: ярдәмчел, тыныч, яхшы егет, тырыш, эшчән иде, диләр. Хатыны Ләйсән белән яратышып кавышканнар, яңарак кына йорт салып кергәннәр.
 
Учалыдагы атыш буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хәл булган урынга республиканың эчке эшләр министры Роман Деев та килгән. Ибраһимовның өендә мылтык тотарга рөхсәте булган дип билгеләп үтелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Бүген иртән Башкортстан хөкүмәтендәге киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров Учалыдагы хәлләргә карата фикерен әйтте. Аның сүзләренчә, килеп чыккан фаҗиганең төп сәбәпләренең берсе – хәмер һәм аны чамасыннан артык куллану.
 
Җинаятьче кулыннан һәлак булган полиция хезмәткәренең дә гаиләсе ятим калган. Хатыны авылдагы мәктәптә биология укытучысы, балалары – 20 яшьлек кызы 4нче курс студенты, уртанчы кызлары 9нчы сыйныфта укый, ә иң кечкенәсе, 4 яшьлек уллары – балалар бакчасына йөри.​
Чыганак: Азатлык

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»