|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2018 Шоу-бизнес
Элвин Грейның Азнакайдагы концерты өзелүнең ТӨП СӘБӘБЕ билгеле булды (ВИДЕО)Азнакайда Элвин Грейның концерты шартлаткыч җайланмалар кую турында шалтырату аркасында туктатылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. "Ашыгыч хезмәтләргә билгесез ир-ат шалтыраткан һәм мәдәният йорты бинасында бомба салынуын хәбәр иткән. Бирегә полиция хезмәткәрләре килгән. Барлык тамашачылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре эвакуацияләнгән. Полиция хезмәткәрләре барлык бүлмәләрне җентекләп тикшерделәр", – дип сөйләделәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Шартлаткыч җайланма турында мәгълүмат расланмаган. Билгеле булганча, ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан ир-ат тамашачылар арасында булган. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул психик яктан сәламәт түгел. Вакыйганың барлык шартларын ачыклай өчен аны полицейскийлар тоткарлаган.
Элегрәк "Татар-информ" Азнакайда Элвин Грей концерты барган мәдәният сараеннан 500дән артык кеше эвакуацияләнде, дип хәбәр иткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|