|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2018 Милләт
Сәйдә Акыш вафатБүген 16 декабрь кичендә күренекле җәмәгать эшлеклесе Сәйдә Акыш вафат булган. Бу турыда Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте. "Төркиядән кайгылы хәбәр килеп иреште. Бүген кичен күренекле җәмәгать эшлеклесе, чын мәгънәсендә милләтпәрвәр шәхес Сәйдә апа Акыш вафат булган. Ул Гали ага Акышның бертуган сеңлесе, аның көрәштәше, ярдәмчесе һәм иң ышанычлы терәкләренең берсе иде, - дип хәбәр итә Марс Тукаев, - Гали аганы Сәйдә апа һәм кыз туганнары Фәридә һәм Наҗия апалар бик карады, нык тәрбияләде. Сәйдә апа биш бертуганнан (Азизулла, Алиулла (Гали), Фәридә, Сәйдә, Наҗия) үзе генә исән калган иде.. Бүген ул да мәңгелеккә юл тотты. Урыны җәннәттә булсын Сәйдә апабызның. Әнкарага барып та Сәйдә апаларда кунак булмаган, ризыгын ашап чәен эчмәгән милләттәшләребез бик сирәктер, мөгаен! Анда укыган студентлар турында әйтәсе дә юк. Әле быелның 26нчы апрелендә Татарстан Президенты Әнкарада яшәүче милләттәшләребез белән очрашканда Сәйдә апа телебезне, мәдәниятебезне саклап калырга өндәп үтемле итеп чыгыш ясаган, Президентыбыз аңа бик матур шәл бүләк иткән иде... Очрашу тәмамланганнан соң Президент тагын бер кат Сәйдә апага рәхмәтләрен җиткерде. Фотода шул мизгелләр".
--- |
Иң күп укылган
|