|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2010 Җәмгыять
КҮЗ АЛДЫГЫЗГА КИТЕРЕГЕЗКүз алдыгызга китереп карагыз әле. Сез – шәһәр кешесе. Көн болытлы, һава суык. Өегездән чыктыгыз. Урам себерүче сезне күргәч елмая да хәерле иртәләр тели. Сез дә аның белән матур итеп исәнләшәсез. Ишектән күршегез чыга да: “Без кичә туган көн бәйрәм иттек. Сезне борчымадык микән? Кечкенә балаларыгыз музыка тавышыннан уянмадымы?” – ди. Ә сез күршегезне җилкәсеннән кагып: “Юк, әфәндем, без аны бөтенләй ишетмәдек тә, бернинди борчу булмады”, – дип җавап бирәсез. Һава торышы начар булса да, кояш болытлар арасыннан чыгып, күңелне җылыткан кебек тоела башлый. Рәхәт булып китә... Күз алдыгызга китерегез. Сез машинада барасыз. “Бөке”гә эләктегез. Тик бүген нишләптер бер машина да башка автомобильләрне узып кисеп чыкмый. Һәркем үз чиратын көтә. “Бөке”дән чыккач, ике зур кара джипның янәшә торуын, йөртүчеләренең кара-каршы торып сөйләшүләрен күрәсез. “Әһә, бәрелешкәннәр болар. Сугышмаслар микән?” – дип алар турысыннан акрынрак узасыз һәм тәрәзәгезне төшерәсез. Шунда ике әзмәвер йөртүченең әңгәмәсеннән бер өлеше ишетелә:
– Зинһар өчен, мине гафу итә күрегез. Мин тизлегемне 10км/сәг кә арттырып, машинагызга тиеп киткәнмен. Сезгә зыянны капларга рөхсәт итегез.
– Юк-юк, әфәндем! Мин юлда су җыелганын күреп, кечкенәрәк машиналарга чәчрәтмәс өчен, акрынрак барырга тырыштым. Шуның белән сезгә комачау тудырдым. Бу минем ялгышым, сездән гафу үтенәм!..
Күз алдыгызга китерегез. Сез бер дәүләт оешмасына белешмә алырга килдегез. Стенага элеп куелган кәгазьләрдән үзегезгә кирәкле түрәнең кайсы бүлмәдә утырганын карамакчы буласыз. Шул вакытта коридордан узып баручы хезмәткәр сезгә бик итагатьле итеп эндәшә: “Сезгә кем кирәк? Безгә нинди йомышыгыз бар?” Сез: “Миңа кыйммәтле вакытыгызны сарыф итмәгез. Менә элмә такталардагы кәгазьләрдә кемгә мөрәҗәгать итәргә тиешлегем язылгандыр әле. Күзем күрә бит”, – дисез. Ә ул: “Сез анда барысын да күреп бетермәскә мөмкин. Бөтен сорауларыгызга үзем җавап бирим әле. Бу бит минем эшем, в конце концов. Мин монда кешеләргә булышыр өчен утыртылдым. Мин, чиновник, сез түләгән салымнар исәбенә хезмәт хакы алам бит! Мин халыкка хезмәт итәр өчен ялланган кеше”, – дип сезне кирәкле бүлмәгә хәтле озатып куя...
Күз алдыгызга китерегез... Интернетта комментарий язучылар бәхәсләрне әдәпле итеп алып баралар. “Ак барс” матчында хоккейчылар сугышса, тамашачылар: “Безгә мондый хоккей кирәкми!” – дип торып трибуналардан чыгып китә. Бөтен җитәкчеләр дә үзләренең кул астында эшләүчеләргә “сез” дип кенә дәшәләр (хәтта ачуланган чакта да). “Гаишник” машинаны туктатса һәм ул машина “гаишник”тан ераккарак китсә, инспектор туктатылган йөртүчене күбрәк көттерү өчен адымнарын махсус акрынайтып атламый. Автобуста ялгыш аякка баскан яки эткән өчен сездән кат-кат гафу үтенәләр. Жириновский кычкырмыйча, янамыйча, беркемне дә кимсетмичә, әдәпле итеп сөйләшергә өйрәнгән...
Юк, күз алдына китерә алмыйсыздыр, мөгаен. Мондый хәлләр чынбарлыкта булса, мин кая эләктем, төшемме бу, өнемме, дип куркып калуыгыз да бар. Чөнки тупаслыкка, дорфалыкка, әдәпсезлеккә көн саен тап буласың. Ул безнең иртәдән үк кәефне бетерә, тормышның ямен җибәрә, күңелне агулый, дөньяга ачулы караш тудыра, эчтән кимерә, чәчләрне агарта, тормышны кыскарта. Чит кешегә “син” дип дәшү, дорфа сөйләшү нормага әверелгән. Әгәр мондый уен кагыйдәләрен кабул итмисең икән, сине изеп китәләр. Һәрхәлдә, балаларны кечкенәдән үк әти-әниләре шуңа өйрәтә.
Тупаслык кешедән кешегә бер төчкерүдән йога торган грипп авыруы кебек: сиңа дорфа эндәшсәләр, эчеңә җыелган ачуны, ризасызлыкны башкаларга аудару ихтыяҗы туа. Урамдагы чит кешеләргә аны чыгара алмасаң, өйдәгеләргә “эләгә”. Без шулай итеп барыбыз да бик каты авыруга сабыштык. Кемгәдер дорфа сүз әйткәч, кемнедер сүккәч, “урынына утырткач” җиңеләеп китәбез, бушанабыз, кебек тоела. Ләкин тупас мөгамәләгез аркасында ачуы килгән кеше аны башкасына бушатачак. Тегесе – бүтән кешегә. Һәм ул дорфа сүз, начар мөгамәлә барыбер сезгә кире кайтачак. Димәк, без үз-үзебезне “үтерә” торган булып чыгабыз. Бу чылбырны өзүнең бер генә юлы бар: һич көтмәгәндә кемгәдер елмаю, ягымлы исәнләшү, эчкерсез булышу. Ә ул аннары кире кайтачак. Күз алдыгызга китерегез әле.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|