|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2018 Җәмгыять
Казан түрәләре алдында "кыланып күрсәткән" егетләрне җәза көтә (ВИДЕО)
Казанда яшәүче ике егетне Кабмин каршында - шәһәр Ратушасы янында дрифт һәм иртәнге аш өчен штрафка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «26 ноябрьдә интернет челтәрендә Казанның бер урамында төшерелгән видео дөнья күрде. Видеода «Ниссан» автомобилен йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, бер егет утырган өстәл тирәли әйләнеп йөри», - дип яза агентлык.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре видеоязманы өйрәнеп, автомобиль хуҗасын һәм өстәл янында утырган кешене ачыклаган. Алар Казанда яшәүче 20 һәм 22 яшьлек егетләр булып чыккан.
Алар ЮХИДИ хезмәткәрләренә клип төшерүләрен әйткән һәм үз гамәлләре өчен гафу үтенгән.
Егетләрне административ җаваплылыкка һәм 10 мең сум күләмендә штрафка тартканнар.
--- |
Иң күп укылган
|