|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2018 Фаҗига
Татарстанда оныгын алырга дип килгән әби фатирда ике мәеткә тап булаБөгелмәдә өч яшьлек кыз һәм аның 28 яшьлек әтисе үлеменнән соң тикшерү эшләре башланды. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. “18 ноябрьдә көндез Бөгелмәдә Гафиатуллин урамындагы йортларның берсендә өч яшьлек кызның һәм аның 28 яшьлек әтисенең мәетләре табылды. Алар сөрем газы белән агуланган дип фаразлана. Моннан тыш, кызның әнисе, 29 хатын-кыз хастаханәгә озатылды”, - дип сөйләде Андрей Шептицкий.
Мәетләрне кызның әбисе тапкан. Ул оныгын үзләренә алып китәргә дип килгән булган. Ханым шунда ук ашыгыч ярдәм чакырган һәм киленен аңына китерергә тырышкан. Зыян күргән хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр.
Әлеге хәл буенча тикшерү башланган. Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак, дип яза агентлык.
Узган якшәмбедә Гафиатуллин урамындагы биш катлы йорт фатирында кечкенә кыз һәм аның 28 яшьлек әтисенең мәете табылган иде. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|