поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.11.2018 Дин

Аллаһы Тәгалә ярдәменнән калдырмасын

Похвистнево районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, халыкны җирле мәчетләрнең имамнары белән якыннанрак таныштыру максатыннан, “Бердәмлек” тә алар турында мәкаләләр язып чыгарырга булды. Беренче язма Похвистневоның Җәмигъ мәчете имамы Илнур хәзрәт ГАЙНЕТДИНОВка ба-гышлана. Моның саллы сәбәбе дә бар, чөнки 2018 ел хәзрәт өчен юбилейларга бай булды. Быел аның имамәтчелек итә башлавына - 10, ә үзенә 30 яшь тулды.

Мөселманнарга туган көннәрне бәйрәм итәргә ярамый диләр. Чөнки кешенең бу дөньяга килгән көне генә туган көне дип санала. Шулай да, кеше бер елга олыгайган икән, димәк тәҗрибә туплаган, буйга гына түгел, акыл ягыннан да үскән. Аның һәр туган көнен тыйнак кына билгеләп үтәргә, эшләренә нәтиҗә ясарга да була. Ә Илнур хәзрәтебезнең башкарган изге эшләре шактый.

Илнар (бу Илнур хәзрәтнең тумыштан бирелгән исеме) Гайнетдинов 1988 елның 30 августында Камышлы районының Иске Усман авылында туа. Әти-әнисе Исмәгыйль һәм Гөлфия Гайнетдиновлар гаиләсендә ул икенче бала була. Малай бик тырыш, белемле булып үсә. Тугызынчы сыйныфны “бишле” билгеләренә тәмамлаганнан соң, ул укуын Гали авылы мәдрәсәсендә дәвам итә. “Кечкенәдән программист булырга хыялланган идем. Ә мәктәптә укыганда авыл мәчетенә йөреп, дин сабаклары алдым. Ринат хәзрәт Кәлимуллин намаз укырга, дин нигезләренә өйрәтте. Мәдрәсәгә укырга кереп, шушы белемемне ныгытырга гына теләгән идем, тормышымны дин белән бәйләрмен дип уйламаган да идем”, - дип сөйли Илнур хәзрәт.
 
Мәдрәсәдә укыган елларын, шәкертләрен ул җылы искә ала. Ике ел дәверендә шәкерт имам-хатыйб һөнәрен үзләштерә, ә аннан укуын Уфада, Россия Ислам университетында дәвам итә. Практикасын үтәргә якташыбыз Гали мәдрәсәсенә кайта. Тик бу уку йорты ремонтка ябылган булганлыктан, яшь дин әһелен Похвистневога җибәрәләр.
 
Беренче вакытларда Илнур хәзрәт шәһәр халкын гарәп теленә, намаз укырга өйрәтә. Ә 2009 елда аны Похвистневоның Иске мәчетенә имам итеп сайлап куялар. Халык моны куанып кабул итә. Тырыш, гыйлемле дин әһеле дүрт елдан соң районның имам-мөхтәсибе вазифаларын үти башлый. Ә 2016 елда Илнур хәзрәт Гайнетдиновны Похвистнево районының Җәмигъ мәчете имамы итеп куялар.
 
Илнур хәзрәт белән аралашканда аның тыйнаклыгына сокланмый мөмкин түгел. Дин юлында башкарылган эшләре шактый булса да, бу турыда кычкырып йөрергә яратмый ул. Ә бит мактанырлыгы да бар. Хәзрәтебез балаларны һәм өлкәннәрне дингә өйрәтә, бәйрәмнәр үткәрә, мәчет каршында балалар өчен җәйге лагерьлар оештыра, төрле оешмаларда очрашулар үткәрә. Хәзрәт районның татар авыллары (ә бу 18 мәхәллә) имамнары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Төрле чараларны уздыруда ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәтләре чиксез аның.
 
Илнур хәзрәтнең шәхси тормышы да күркәм. Хатыны Азалия (үз исеме Венера) белән кызлары Ясминәне, уллары Ясин белән Әнсәрне (ул әле быел гына дөньяга килде) милли һәм дини гореф-гадәтләр буенча тәрбияләп үстерәләр. 2014 елда гаиләләре белән алты ай Мисырда яшәп, гарәп телен дә өйрәнгәннәр иде.
 
Быел Илнур хәзрәтнең тормышында тагын бер зур вакыйга булды. Самара мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләйманов, Камышлы, Исаклы, Кләүле районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, Камышлы районының Иске Усман авылы имамы Әнвәр хәзрәт Рамазанов белән хаҗда булып кайттылар.
 
“Тормышыгызда мөгаллим буларак кем зур роль уйнады?” дигән сорауга Илнур хәзрәт балачакта дин дәресләрен укыткан Яңа Усман имамы Ринат хәзрәт Кәлимуллинны атый. Гали авылы мәдрәсәсе укытучылары Наил хәзрәт Курмаев һәм Мөхетдин хәзрәт Гюнгёр да аны Аллаһы юлына бастыруда зур өлеш керткән шәхесләр. Соңгысы, Төркия гражданины буларак татарча яхшы белмәсә дә, шәкертләренә бөтен рухи һәм әхлаки көчен биреп укыткан.
 
Ринат хәзрәт Раев (бүген ул Курган һәм Чиләбе өлкәләре мөфтие вазифаларын үти) җитәкчелегендәге Россия Ислам университеты мөгәллимнәренә дә Илнур хәзрәт рәхмәтле. Шулай да үзенең остазы итеп ул Җәгъфәр хәзрәт Сыраевны (ул 2016 елда бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын) атый. Похвистневоның Иске мәчете имамы вазифасына Илнур хәзрәт кандидатурасын нәкъ Җәгъфәр хәзрәт тәкъдим итә. Тәҗрибәле аксакал яшь дин әһелен үзе белгәннәргә, мәхәллә картлары, шәһәр кешеләре белән аралашу үзенчәлекләренә өйрәткән. Җиде ел буе алар бер-берсен тулыландырып, бик тату һәм дус эшләделәр.
 
Илнур хәзрәт остазларының ышанычын аклады. Ун ел инде ул үзе сайлаган дин юлыннан туры атлый. Аның тырышлыгы белән мәчеткә яшьләр дә тартыла башлады. Ә бит илебезнең киләчәге яшьләрдән тора.
 
Похвистнево районының “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Илнур хәзрәтне быелгы юбилейлары белән котлап, изге эшләрендә уңышлар телиләр. Хөрмәтле Илнур хәзрәт! Аллаһы Тәгалә ярдәменнән калдырмасын. Сезгә, гаиләгезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет телибез!
 
Гөлшат ХӘЙРУЛЛИНА,
 
Похвистнево районының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 09.11.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»