поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.05.2008 Матбугат

АЙГӨЛ ГЫЙМРАНОВА ТУЛЫ ЭШ КӨНЕНӘ 12 РАЗРЯД БЕЛӘН ЭШ ЭЗЛИ

Айгөл Гыймранованы бүген ирекле журналист дип таныштырыргадыр. Гәрчә ул “Курай” радиосында Алтынай псевдонимы астында ди-джейлык итә. FM-да ул татарча сөйләшүче бердәнбер башкорт кызы. Басма матбугатта да язмалары күренгәли. Күп сүз – юк сүз. Кыскасы, “Матбугат.ру” “сәхнәсенә” Айгөлнең үзен чакырыйк. Каршы алыгыз: Айгөл Гыймранова! (теләр-теләмәс кенә алкышлар...)

- Айгөл, син күбрәк радио журналистымы әллә газетаныкымы?

 

- «Курай»да эшләвемне әйтәсеңдер инде... нинди радиожурналист инде? Анда мин ди-джей булып эшлим ич. Гомумән, бүгенге FM-радиоларда журналистлар юк ич анда. Барысы да ди-джейлар. Журналист булуны – журналист булып бер көн булса да эшләп караган кеше генә әйтә ала. Ә радиода мин ди-джей, теләсә нәрсә әйт, сүземнән кире кайтмыйм. Бүген журналист һөнәре буенча нишләптер иҗатым бармый, шуны тулыландыру ниятендә күңелемне радио биләде. “Курай” эшсезлектән барып кергән эш урыны түгел бит ул, аңа күңелемнең бар күзәнәкләре белән тартылдым. Бу – минем беренче эшләгән, башлап җибәргән радиостанциям. 1996 елда мин анда конкурс үтеп килдем. Зөлфия Ваһапова, Наилә Низамиларны алмыйча, мине эшкә алдылар. Бүген аларга карыйм да: алар барысы да югары дәрәҗәләргә ия булган журналистлар, ә мин кем? Һаман “Курай” радиосы ди-джейы (көлә). Алар отты. Теге вакытта “Курай”дан мин үземне тулысынча ача алмыйча киттем, дип саныйм. Анда кайсы берәүләрнең амбицияләренә зыян китерә ала идем, мине тиз генә коралсызландырдылар. Шуңа үземне канәгатьсезрәк итеп тоям. Әнә шуны басар өчен кабат кайттым, рәхмәт Радик Златовка. Ничектер, туры килдем, кабат башларга тәкъдим итте. 

 

-   Син журфакта ничә ел укыйсың инде? Ник шулай озак? Инде журфакның исемен дә үзгәртергә өлгерделәр, ә син һаман укыйсың...

 

- Баштан башласак, шулай: миңа укуы бер дә кызык түгел иде. Эштә күбрәк алам кебек тоелды. Акчаны түгел, ә белемне. Хәзер кабат укуга төштем, чөнки, белем кирәк! Заочниклар белем алмый ул, дигән сүзләр дөрестер дә, әмма мин, шәхсән тырышып укый башладым. Миңа кызык! Күз алдыңа китерәсеңме? Барлык әдәбиятне егылып ятып укыйм. Үземчә шуларга анализлар ясыйм. Бу, әлбәттә, көн дә биргән лекцияләргә җитми, әмма бала бар, дөнья көтәсең, яшьлек хаталары өчен үзеңне сүгә-сүгә шунысына риза булырга туры килә. Кабат укырга килгәндә төркемдә 18-19  яшьлек кызлар иде, алар арасына җиңел генә кереп киттем. Зачет-имтихан биргәндә генә минем 96 елны бирелгән зачетканы күреп, кайсыбер укытучыларның исләре китә, артык сораулары туа. Әмма мин хәзер белемне билге өчен алмыйм, бары тик белем алам. Зачетка тулы өч кенә!

 

- Син нинди матбугат чараларында эшләп алырга өлгердең?

 

- Кайсы мәгълүмат чарасында эшләп карамадың, дисәң, җавап бирүе җиңелрәк булыр иде (көлә).

 

- Берзаман бар нәрсәне ташлап, авылга кайтып киттең. Ник кире килдең? Авылга күнегә алмадың мәллә?

 

- Син сорауны шундый итеп куйдың, хәтта, үземне кирәксез, дип уйлап, ник килгәнемә үкенә башладым (көлә).

 

- Юк инде, аннан әйтмим. Үземнең дә кайвакыт авылга кайтып яшисем килә...

 

- Чынлыкта, минем туган авылымда әнием генә калды. Мин Прагага “Азатлык” радиосына эшкә китәргә йөреп, әтине җирләргә дә кайта алмадым. Дөресрәге, безнекеләр, күрәсең, кирәк санамаган. Мин гаиләдә иң кечкенәсе, әле һаман сүземне чеби чикылдавы кебек кенә кабул итәләр. “Балага мәет күрү кирәк түгел” дигәннәрдер, күмгәч кенә хәбәр иттеләр. Бер кайтуымда, әнием: “Әтиеңне дә күмәргә кайта алмадың, мине дә читтән генә озатасыңмы,” - дип елый башлады. Ярый, әни, кайтам, яныңда булырмын, дип, үз почмагың булмагач, барлы-юклы “мөлкәтне” төяп Уфага кайттым. Башкортларга синең Казанда журналист булып төялгән багаҗың – фсеравно! Син - милләткә хыянәт итеп, читтән рәхәт эзләүче генә. Дәүләт радиосына эш эзләп барырга җөрьәт иттем бит. Баш редактор дигән нәрсә мине тыңлап та карады, аннары рубрика эшләп карарга чакырды, мәгълүмат эзләп, табып, аларын да эшләдем. Әмма, яздыргач: синдә татарча акцент бар, ди бу. Егылып китә яздым. Аңлыйм, урысча акцент булуын, яки, киресенчә, урысча сөйләшкәндә башкортча акцентны. Шунысы бар: көньяк Урал башкортлары безнең Дим буе халкын башкортка санамады инде. Элек тә үземнең башкорт икәнемне исбат итә идем, хәзер Казанда да шул. Редактор миңа, бар авылыңа кайт та башкорт телен өйрән, дип киңәш биргәч, тыңладым, кайттым да киттем. Әнинең сөенгәннәрен күрсәң икән! Анда бәрәңге утыртып, аны утап, чыгарып, сатып акча эшләдек.

Соңрак, көзен, эш эзләп Уфага кабат киттем. ДТРК гендиректоры юлымда очрап, эшкә алды да куйды. Ул яктан мин бәхетле, уйланылмаган-планлаштырылмаган ниятләрем тормышка аша да куя, ә менә хыялланып йөргәннәре читтә кала каядыр. Анда 6 ел эшләгәч, кирәкмәгәнлегемне тойдым, һәм атымны борып кирегә, арбага җилдән туган баламны утыртып, Казанга юл алдым. Монда да барысы да җиңел түгел инде. Әмма мондагысы әллә ни авырлык китерми. Чит җирдә булгач, суккан урын да туган җирдәге кебек нык авыртмый, үпкә дә озак тормый. Гомумән, мин үпкәчел кеше түгел, тиз үтә минем үпкәм, ә калса – озакка кала инде, малай.

 

- Тәмәке тартасың. Әниеңә әйтәм бит!

 

- Ул болай да белә инде, әрли. Абыйлар да авызыңны җимерәм, дип әйтә торганнар иде, хәзер, тегеләр исереп китсә, чыгып бергә тартабыз (көлә). 

 

- Бүгенге Алтынай һәм 10 ел элек булган Алтынай – шул ук бер кешеме?

 

- Ул вакытта мине белгән тыңлаучылар калмаган ахрысы инде. Былтыр, эшли башлаган гына чор иде, бер тыңлаучы елый-елый мине туган көнем белән котлап, әнисенең исән вакытында мине бик яратып тыңлавын, әмма хәзер вафат булуын хәбәр итте.

 

- "Курай”ны тыңлыйлармы соң аны?

 

- Бәлки, “Татар радиосы”ныкы кебек меңләгән тыңлаучысы да юктыр, әмма аның беренче көненнән тыңлаучылары бар. Алар радио турында начар әйтүчене генә түгел, начар уйлаучыларны да “пасть порвут, моргалы выколят”. Яшьләр дә күп тыңлый, димәк, аларны кызыктыра алганбыз. 

 

-  “Курай” фанклубы синең өеңдә җыелган икән беркөнне...

 

- Тыңлаучыларыбыз безнең барлык бәйрәмнәребез, туган көннәребез белән котлый, билгеләп үтә. Улымны туган көне белән котлап, килергә теләкләре булгач, каршы килмәдем. Күптәнге хыялы – велосипед алып килеп сөендерделәр. Аны фан-клуб та дип булмый. Болар – радионың беренче көненнән тыңлаучылар, башка радиолар барлыкка килгәч тә, алар китмичә, аңа тугры калучылар. Иманым камил, мин башка радиога күчим - барысы да “Курай”да калачак, чөнки андагы сөйләүчеләр түгел, үзе кадерле ул аларга.

 

-  Бэкпеккер Адель Арсланов турында язма эшләдем. Син дә аның белән “автостопить” иткәнең бар бит. Тагын чыгып китәсең килмиме, как в старые добрые времена?

 

- Әй, яраларыма тоз сипмә инде, болай да кыен. Малай әз генә үссен дә, аны ияртеп китәрмен ахры. Адельгә сокланам һәм көнләшәм мин. 

 

-  Син Аврам исемле бер американ белән яшисең? Ул синең кемең?

 

- Улым. Зурысы (көлә).

 

- Кеше ышаныр! Аның белән Америкага китәргә җыенасың дип тә ишеттем.

 

- Мин дә ишеткән идем, виза бирмәделәр менә, калам инде, маңка агызып, елап.

 

- Син беркая да эшләмисең. Алмыйлармы? Әллә ирекле журналист булып каласың киләме?

 

- Алмыйлар. Шулай дип яз да: Айгөл Гыймранова тулы эш көненә, 12 разряд белән эш эзли, диген.

 

- Менә бит, язманың баш исеме үзеннән-үзе килеп чыкты.

 

- Хи-хи-хи...

 

- Синең портфолионы, ягъни язмаларыңны кайсы басмаларда күреп була?

 

- Яза калсам, “Татарстан яшьләре”нә дә, “Ирек мәйданы”на да, “Кәеф ничек?”кә дә, “Безнең гәҗит”кә дә язам. Әмма язмыйм. Язасым килми. Акча юк дип зарланам, язсам – акча булачагын да беләм, ну барыбер язмыйм. Бармый. Булмый. Питер метросында хәер сорашу, яки фәйзрахманчылар кебек кызыклы, үземә кызыклы темалар таба алмыйм. Иҗади застой дигәннәреме, әллә мин һөнәрне дөрес сайламадыммы? Депрессия шуннан башлана торгандыр, мөгаен.

 

- Ну, кызый, сине мондый “ашкыну” белән бик күпләр эшкә алырга риза булыр...

 

- Көлмә! Бер ай ярым-ике айдан ныклы тотынырга исәплим, Алла бирсә.

 

-  “Җилдән туган улым” дидең... Аның турында да берничә сүз?

 

- Нурислам ни, 4 яшьлек балаларга хас бөтен якларга ия. Беркөнне киоскта “Кола” күрде дә, таптыра: ал и все! Кара, улым, “Кола” эчкәч, менә минем тешләрем авырта, Аврам абыйның авыртмый, эчсәң, синеке дә авыртачак, дим. “Аныкы авыртмый, зато ул аракы эчә!” ди. Хет егылып кит. Җырларга, биергә бик ярата. Фирзәрнең “Бер генә минутка”сын, Тукайның “Туган тел”ен, “Гали белән кәҗә”сен, “Шүрәле”сен белә. Берәр сәгать теләсә-нинди спектакльне карый. Күптән түгел, “әнием, мин үскәч, автобус йөртәм, сине, Аврам абыйны, нәнәйне, Зәкия, Юлия әбине”, тагын күп исемнәр, утыртып  йөртәм, дип сөендерде.

 

Йомырка сытканны карап утыргач, философик сорау бирде миңа: әнием, йомырка эчендә нәрсә бар? Агы белән сарысы, дим мин надан. Юууук, әнием, анда чеби бар, ди. Каян беләсең, дигәч, нәнәем әйтте, ди. Ел ярым авылга кайткан юк, димәк, ике ел элек әйткән әниемнең сүзләрен хәтерли.

 

Былтыр җәй буе “Туган авылым”а Зөлфәтнең дискотекасына йөргән идек, быел ул анда эшләми, ә Нурислам таптыра, барыйк, һәм бетте-китте!

 

Бер сүз белми иде, бер ел эчендә урыс телен өйрәнде. Хәзер америка акценты белән сыптыра гына. Аның урысча сөйләшкәненнән көлеп эчләр ката. Тырыша, ни генә булмасын, минем белән татарча сөйләшә. Былтыр, башкортча сөйләп, мине төзәтеп аптырата иде.

 

 

Нурислам (өстә), Аврам (аста)

Айгөл стабильлекне ярата. Зачеткасындагы билгеләр барысы да бер төрле


Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 22.05.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»