поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.05.2008 Җәмгыять

­БЭКПЕКЕР – ЗАМАНА МОСАФИРЫ

Моннан нәкъ ун ел элек татар матбугатында “Автостопщик язмалары” дигән материал дөнья күргән иде. Берзаман Казанның яшь журналистлары Адель Арсланов һәм Айгөл Гыймранова автостоп белән Чехия башкаласы Прагага чыгып китәләр. Айгөлне, бәлки, беләсездер, ул газеталарда да басыла, хәзер “Курай” радиосында Алтынай булып эфирга чыга. Ә Адель ул вакытта әле КДУның Журналистика, социология һәм психология факультеты студенты. Адельгә акыл әле һаман дә кермәгән. “Кытай якларына чыгып китәм. Кайткач, “БГ” укучыларына барысын да бәйнә-бәйнә сөйләрмен”, - дип шалтыратты ул миңа. Ике ай ярым Адельнең исән-сау йөреп кайтуын теләп тордым. Һәм ул кайтты. Башта очраша алмый йөрдек. Берзаман шалтырата бу: “Иртәгә күрешсәк күрешәбез, күрешмәсәк юк. Чөнки иртәгә кич Африкага чыгып китәм”, - ди. Очып килеп җиттем!

Автостоп – очраган транспортка утырып, акча түләмиче генә тиешле җиргә барып кайту. Компрессорлар заводы тукталышында кул күтәреп торган студентлар – автостопщик түгел, чөнки максатлары башка. Ә чын автостопщик буш кесә белән, үз теләге белән дөнья гизәргә чыгып китүче бер авантюрист.

Шулай Прагага юл тоткан дусларыбыз Белорусия чигендә бер-берсен югалта (ул вакытта әле кәрәзле телефоннар юк иде шул). Шуннан соң Айгөл кире Казанга кайтып китә, ә Адель Прагага хәтле җитеп, шундагы вокзалда бер төн куна. Берничә атнадан гына Казанда күрешә болар, бер-берсен кочаклап аерыла алмый торалар. Бу вакыйгалардан инде 10 ел вакыт узган. Айгөл инде гаилә корып җибәрде, Нурислам исемле улы үсеп килә. Ә Адельгә акыл әле һаман дә кермәгән. “Кытай якларына чыгып китәм. Кайткач, “БГ” укучыларына барысын да бәйнә-бәйнә сөйләрмен”, - дип шалтыратты ул миңа. Ике ай ярым Адельнең исән-сау йөреп кайтуын теләп тордым. Һәм ул кайтты. Башта очраша алмый йөрдек. Берзаман шалтырата бу: “Иртәгә күрешсәк күрешәбез, күрешмәсәк юк. Чөнки иртәгә кич Африкага чыгып китәм”, - ди. Очып килеп җиттем! 

 

- Адель, синең Прагага баруың турында язганда сине автостопщик дип таныштырган идек. Хәзер син үзеңне бэкпекер дип йөртәсең. Боларның аермасы нидә?

­­- Автостопщикларның максаты – бер тиен дә түләмиче тиешле җиргә барып җитү. Алар юлда бушлай йөрү процесыннан тәм таба. Бэкпекер (back – арка, pack - янчык) өчен исә бушлай бару – үзмаксат түгел. Кайдадыр ул юл өчен акча да түләргә мөмкин. Иң мөһиме – ирекле рәвештә сәяхәт итеп дөнья күреп кату. Бер тапкыр ирекле сәяхәт итеп караган кеше бу чирдән тиз генә арына алмый. Бу наркотик сыман. Чит илләр төшкә керә башлый хәтта. Мин 98-99 елларда автостоп белән Прагага бардым, аннары Казахстанга, шуннан соң Кара диңгезне икенче ягыннан урап кайттым. Бер ара военкомат белән проблемалар булып алган иде. Чит ил паспорты ала алмадым, шуңа күрә Россия буенча гына сәяхәт итәргә туры килде.

- Азия илләренә син кайчан чыгып киттең дә кайчан әйләнеп кайттың?

- Казаннан узган елның 7 декабрьендә чыгып киткән идем, быел 19 февраль көнне кайттым.

              - Ни өчен Азия?

- Кытай, Лаос, Малайзия – бу гаҗәеп бай тарихлы илләр. Европа илләрендә цивилизация башкачарак. Анда күңелсез. Россиядән чыкмаган да кебек буласың. Ә монда бөтенләй башка дөнья. Азия Азия инде, моны сүз белән генә аңлатырлык түгел.

- Дөнья күреп кайту өчен берәр турфирмага мөрәҗәгать итсәң, ансатрак түгелме?

- Юк! Бу бөтенләй башка нәрсә. Без туристлар түгел. Без сәяхәтчеләр, мосафирлар. Биш йолдызлы отельдә шәраб эчеп, җиләк-җимеш ашап яту – бу сәяхәт түгел инде. “Ливадия” яки “Крутушка”да ял итеп кайтуың хәерлерәк. Юллама белән ял итәргә барсаң, син илнең чын йөзен күрә алмаячаксың, чөнки сине өф-өф итеп кенә йөртәчәкләр, иң матур җирләрне генә күрсәтәчәкләр. Ә без илне ничек бар шулай күрәбез. Без ирекле кошлар: кая барасы килсә - шунда барабыз, кая йоклыйсы килсә - шунда ятып йоклыйбыз, нәрсә күрәсе килсә - шуны барып карыйбыз. Җан рәхәте! Әмма авыр һәм куркыныч яклары да күп. Мондый шартларда һәркем дә сәяхәт итә алмый.

- Юлга нәрсәләр алдың, кесәңдә күпме акчаң бар иде?

- 700 доллар белән чыгып киттем. Бер янчыкта вак-төяк көнкүреш кирәк-яраклары һәм кием-салым: йоклау өчен капчык, ике футболка, ике джинсы, документлар, бер-ике китап, сүзлекләр...

- Кәрәзле телефон? Ноутбук?

Адель- Ноутбук алмадым, куркыныч ул. Юлыңда төрле кеше очрарга мөмкин, талап алулары да бар. Аннары бит теләсә-кайда йокларга туры килә, югалтырга мөмкин. Интернет кирәк икән инде – ул күп җирдә бар. Шактый арзан. Кытайда, мәсәлән, бер сәгате 8 сумга туры килә. Ә кәрәзле телефонымны алдым. Үземнең Казан номеры бар җирдә дә диярлек тота, роуминг белән проблема юк. Гадәттә, смс белән аралаша идем, чөнки болай арзанрак.

- Барганда автостоп белән баргансың, ә кайтканда самолет белән очкансың икән. Ни өчен? Әллә түземлегең беттеме?

- Юк, дәү әниемнең туган көне иде – 80 яшьлек юбилей. Өйдән шалтыраттылар, самолет белән булса да кайт инде дип. Дәү әниемне бик яратам, шуңа күрә кайттым. Миңа 9000 сумга гына Мәскәүдән билет таптылар һәм DHL хезмәте аша Бангкокка күчерделәр. Күчерү безнең акча белән 3000 сумга төште, ә самолетта багаж алып бару 1000 сумга. Барлыгы кайтыр юлга 13 мең сум киткән булып чыга. Бу бик әз.

- Нинди багаж? Бер янчык белән генә чыгып киттем дисең бит?

- Анда барып җиткәч, кибетләрдән бик күп сувенир һәм кием-салым җыйдым. Анда бәяләр бик арзан. Казандагы базарлардагы иң арзан бәяләрдән дә берничә тапкырга кимрәк.

- Болай айлар буе чит җирләрдә йөреп кенә тамак туймый бит. Тормыш итәргә акча каян аласың?

- Спонсорлар табам. Дусларым арасында инде икенче, өченче миллионнарын эшләп тапкан кешеләр бар. Шулар ярдәм итә. Беләсеңме, хәзер кайбер бай кешеләр дә бөтен эшләрен ташлап, рюкзаклар күтәреп, сәяхәткә чыгып китә. Ял вакытында диңгез буендагы отельдә сыра эчеп яту туйдырды аларны. Күңелләре тауларга, джунглиларга тарта. Азия илләре – ирекле сәяхәт өчен иң шәп вариант. Кемдер телләр өйрәнә, кемдер буддизм яки индуизм белән кызыксына, кемнеңдер монахлар белән аралашасы килә. Аннары, әйтер идем, Азия ул контрастлар дөньясы. Әйтик, Таиланд – бик дини ил, әмма шул ук вакытта монда фахишәлек һәм секс-индустрия зур колач җәйгән. Ә Лаос иң хәерче илләрнең берсе, ләкин, ни гаҗәп, мондагы кешеләрдән дә мөлаем һәм итәгатьле кешеләр юк сыман. Акча сорап аптыратырлар инде дигән идем. Юк. Үзләре ач-ялангач йөрсәләр дә, миннән акча сораучы булмады.

- Үзеңә генә сәяхәт итү куркыныч булмадымы?

Адель- Ә мин үзем генә түгел идем. Белорусия егете Виктор белән бергә бардык бит. Аның белән интернет аша таныштык. Bpclub.ru дигән сайтта бэкпекерлар аралаша. Мин анда Argamak дигән ник белән керәм. Викторның Кытайга беренче баруы түгел. Моңарчы ул тагын да экстремаль маршрут буенча сәяхәт иткән. Күз алдыгызга китерегез, юлда кыр уртасында рюкзак тоткан Витя басып тора, башка бер адәм заты юк. Ике көнгә бер, өч көнгә бер машина узып китәргә мөмкин. Ә иң якын авыл 200-300 чакрымда урнашкан. Витя шундый җирләрдә сәяхәт иткән кеше. Хәрби режимлы җирләрдә дә йөргәне бар. Анда белешми-нитми атып китүләре дә бик мөмкин. Берсендә аны ниндидер режимны бозганы өчен бер атна төрмә камерасында тотканнар иде инде. Ни өчен – үзе дә белми.

- Аңлатып та тормаганнармыни?

- Без бит Кытай телен белмибез. Инглизчә яхшы сөйләшәбез үзе. Тик бу һәрвакытта да ярдәм итми шул.

- Кытайда ак тәнле Европа кешеләренә хөрмәт белән карыйлар дип ишеткән идем...

- Тулаем алганда шулай. Кызык хәл: әйтик, Германиягә барсак безне азиатлар дип кабул итәләр, ә Кытай якларына килеп чыксак – европеецлар дип. Азиядә күп кенә якларда диктатура режимы, кайбер җирләрдә 10-25 еллап гражданнар сугышы барган. Халык шуннан яңа гына аякка басып килә. Могу ли я подать на налоговый возврат на ребенка, т.к. не могу обеспечить его обучение. Ребенку до 19 лет, в случае подачи им документов, положен налоговый или имущественный вычет . Подать документы на вычет возможно, но его сумма зависит от зарплаты за год. Если она превышает 2,200,00р., то вычет не положен. Но, если он будет получать образование в других местах, то вычет положен независимо от размера его зарплаты, но только в полном объеме. Урамнарда автоматлы кешеләрне еш очратырга мөмкин. Ярым хәрби режим инде бу. Сепаратизм проблемасы да юк түгел. Әйтик, Таиландның көньягында мөселманнар, Кытайның көньяк-көнбатышында тибетлылар, ә төньяк-көнбатышында мөселманнар тынычсыз яши. Лаоста да бар бу. Әмма азиатлар шундый кунакчыл  кешеләр ки, алар үз проблемаларын ничек тә сиңа күрсәтмәскә, яшереп калдырырга тырышалар. Синең яныңда бер-берсе белән елмаеп сөйләшәләр, ә син китеп барсаң, сугышып китүләре дә бар.

- Гадәттә, андый илләр туризмнан табыш алуга өмет итеп яши бит. Сиңа гел елмаеп торулары да, бәлки, шуннан киләдер?

- Эш анда гына түгел. Азиядә кунакларга карата шәхси тәрбия дигән нәрсә көчле. Башта кеше синең яшеңне сорый. Әгәр аннан яшьрәк булсаң - сиңа энекәш кебек карап, кайгыртучанлык күрсәтә. Әгәр инде олырак булсаң – син абзый кеше, тирән ихтирамга лаек. Аннары аларда йөзеңне югалту дигән нәрсә бар. Моннан һәр кеше курка. Читтән килгән кешене җәберләү, аңа кычкыру, берәр кабахәтлек эшләү – йөзеңне югалтуга китерә. Мондый кешегә җәмгыятьтә бик тискәре караш. Бу гомерлек ярлык! Үзеңә генә түгел, гаиләңә, балаларыңа да күчә ул. Моннан да куркыныч әйбернең булуы мөмкин түгел.

- Сөйлисең дә сөйлисең, сәяхәтнең башыннан ук башла әле. Казаннан ничек чыгып киттегез? Маршрутыгыз нинди иде?

- Виктор Казанга килде. Монда очраштык та чыгып киттек. Беренче төнне Уфада дусларда кундык. Аннары Чиләбедә. Бу шәһәрдә интернет аша танышкан кешеләрем бар иде. Шәһәрдә теге яки бу җирдә куну безнеңчә “вписка” дип атала. Һәр шәһәрдә бэкпекерлар бар. Алар бер-берсенә ярдәм итә. Әйтик, Казан аша берәр сәяхәтче уза икән, миндә кунарга мөмкин, яки мин аңа башка кунар җир эзләп табам. Дөньяда яхшы кешеләр начар кешеләргә караганда барыбер күбрәк. Чит шәһәрдә дусларың булмаса да, ярдәм итүче, сине аңлаучы кешене табу проблема түгел. Шулай итеп, Чиләбедән Казахстанның Кустанай шәһәренә киттек. Бөтен Казахстанны Кустанайдан Алма-Атага хәтле 1000 сумга поезд белән үттек. Бу шулай ук бик арзанга чыкты. Казахстанны күрмәдек тә, бу ил безнең өчен транзит ил булып калды. Россия-Казахстан чиген узу бик җиңел, ә менә Казахстан-Кытай чиге бик җитди. Чикне узарга санаулы вакыт калган иде, өлгермибез. Шунда бер казах безне машинасы белән алып барып җиткерде. Казахстан юллары буенча сәгатенә 230 чакрым белән җилдерә! Бу таможняда эшләүче бер җитәкче икән. Телефоннарын калдырды, проблема булса шалтыратыгыз диде. Тик таможняда проблема булмады. Киресенчә, монда безгә бик шатландылар. Чөнки чикне узучы бөтен “турист” та Кытайга товар артыннан баручы казахлар. Таможня хезмәткәрләре алардан туйган инде. Ә монда без - Россия һәм Белорусия паспорты сузып торучы, аркабызга рюкзак аскан чын сәяхәтчеләр. 

- Бу нинди таможня иде соң?

- Автокичү. Казах автобусы сине ил читенә хәтле берничә йөз метр алып барып куя да шуннан сине Кытай автобусы алып китә. Чикне җәяү узу тыелган. Казахстан өчен виза кирәкми, ә Кытай өчен визаны алдан ук Мәскәүдә эшләткән идем. Лаоста исә россиялеләр визасыз ике атна яши ала. Шуннан да артса, проблемалар булачак. Миграция хезмәтенә барып виза алырга туры киләчәк яки чикне кабат чыгып кабат керәсең инде (көлә).

Шулай итеп Кытайга кердек. Таможня коймасыннан чыгуга өстебезгә җитмешләп кытайлы ташланды. Һич арттырусыз! Кыйнап аталармы дип торам. Баксаң, бу уйгур таксистлары икән. Бик арзан бәягә теләсә кая барырга риза. Без Уйгур җиренә аяк басканбыз. Бу җирләр формаль яктан Кытай булып саналса да, монда чын Кытайның исе дә килми әле. Чукотка да, Мәскәү дә, Сочи да Россия бит. Шуның кебек Кытай да бик күп төрле ул. Безгә тиз арада долларларны алар акчасына – юаньга алмаштырырга кирәк иде. Әмма тегеләр берни аңламый. Шунда гына башыма килде: берсе белән татарча сөйләшеп карадым. Бер-беребезне бик тиз аңлаштык. Татар һәм уйгур телләре бик охшаш икән. Белорус Викторның күзләре шар булды! Кыскасы, Уйгур җирендә мин рус телен дә, иңлиз телен дә бер читкә ташлап, рәхәтләнеп татарча сөйләшеп йөрдем.

Кытайда төнгә 10 юань тора торган йоклау урыннары бар. Аларны кунакханә дип булмый инде. Джаудайцио дип аталган бу биналарны руслар “ночлежка” дип әйтер иде. Анда бомж-фәләннәр йоклый дип уйлый күрмәгез. Гадәттә, аның клиентлары – командировкага килгән кешеләр, транзитниклар, дальнобойщиклар, безнең ише мосафирлар... Анда чиста урын җире һәм кайнар чәй бирәләр. Шундый джаудайциода кунып, иртәнге якта дүрт миллион кешелек Урумчи шәһәренә юл тоттык.

- Анда татарлар яши түгелме?

- Мин эзләп карадым, әмма тапмадым. Бөтен җирне казахлар баскан. Шулай да бер тапкыр урамда чып-чын татар халык җырын ишеттем. Тик бу тавышның кайдан ишетелгәнен таба алмадым. Аннары гына берәү әйтте, уйгурлар татар җырларын еш тыңлыйлар икән.

- Димәк, анда безне беләләр?

- “Татар” дигән сүзне бар кеше диярлек белә. Ә “Татарстан”, “Казан” дигән сүзләрне бик сирәге генә. Тагын шунысын әйтим, Кытайга кергәч тә иң авыр нәрсә - һәрвакыт игътибар үзәгендә булу. Бу психологик бомба! Моңа әзер булырга кирәк. Әйтик, Казанда ничек? Йөрисең инде шунда алдыңа карап, берәүнең дә синдә эше юк. Ә монда мыжлаган кытайлы һәм барысы да сиңа карый. Балалар “Хеллоу! Хеллоу!” дип кычкыра, чөнки инглизчә башка сүз белмиләр. Әле берзаман кулны, футболканы тарта башлыйлар. Инде бераз югалып калган кыяфәт ясасаң, шундук берничә кытайлы сиңа килеп дәшәчәк: ни булды, янәсе, ничек ярдәм итим? Ярдәм итәргә килгән кешегә “бар, юлыңда бул!” дип әйтеп булмый бит инде. Әмма ун метр саен “ярдәм итүчеләр” килеп чыга башласа – акылдан шашуың бар. Шуңа күрә, без бу ситуациягә алдан ук әзерләндек: өйдә үк табличкалар ясаган идек (интернетта тәҗрибә уртаклашуның файдасы). Анда кытай иероглифлары белән “Рәхмәт, бар да яхшы. Бер проблемам да юк” дип язылган. Берәрсе килә башласа – шалт – шуны гына чыгарып күрсәтәбез (көлә).

- Уйгурлар һәм кытайлар үзара нинди мөнәсәбәттә?

- Беләсеңме, киеренкелек бар. Әйтәм бит, моны күрсәтмәскә тырышалар. Урумчида рус кыяфәтле бер егет белән кызны очраттык. Студентлар икән. Алар безне кунакханәгә урнаштырдылар. Башта сөйлиселәре килмәгән иде, аннары ачылып киттеләр. Кытайлар уйгурларны яратмыйлар, алардан куркалар, аларны карак дип саныйлар икән. Уйгурлар – мөселман, ә кытайлар – буддистлар. Дөрес, кытайлар дин турында сөйләшергә яратмый. Коммунизм тарафдарлары бит. Уйгурлар исә намаз укый, дини традицияләргә табына. Дөресен әйткәндә, мин кытайларны бик аңламый идем, ә уйгурлар белән бик дуслаштым.

- Уйгурлар җирен узгач ниләр булды?

- Ланьчжоу шәһәренә килдек. Бу бөтенләй башка провинция. Уйгурлар белән бергә лаваш, лагман кебек ризыклар бетте, дөге башланды. Дөге белән баскан, дөге белән каплаган! Бу чын кытай кухнясы. Безгә бармый ул. Эчем китә башлады. Шактыйга сузылды әле ул (көлә). Минем тагын бер табличкам бар иде: “Иcәнмесез! Мин мөселман. Мин дуңгыз ите ашамыйм һәм дуңгыз шулпасы эчмим”. Аны бер кызыклы хәлдән соң язарга мәҗбүр булдым. Бер кафеда официантка аңлатам: мин мөселман, дуңгыз ите ашамыйм, дим. Ул аңлады кебек һәм аш алып килде. Сизәм, дуңгыз шулпасы. Дуңгыз бит бу, мин әйтәм. Юк-юк, дуңгызын алдык аннан, ди официант. Ланьчжоуны безгә бер американка күрсәтте. Аның белән дә интернет аша танышкан идек. Бик пычрак шәһәр. Шунысы яхшы булды: легендар Хуанхэ елгасын күрдек. Ул шушы якларда башлана. Тик суында коенырга җөрьәт итмәдек – бик пычрак.

- Шуннан?

- Шуннан киттек алга таба. Өч кытайлы утырган машинаны туктаттык. Бер-беребезне аңламыйбыз. Ишарә белән кая барубызны сорыйлар. Без кул белән алга күрсәттек. Безгә кая барсак та барыбер түгелмени (көлә). Утырттылар. Бара-бара аңладык – төньякка юл тотабыз икән. Бигрәк яхшы булды әле бу, Лаоска якынрак булыр. Берзаман бер ресторан янында туктадык. Теге кытайлар бишебезгә дә 8-9 төрле ризык алды. Хәтта өстәлгә сыймый. Бетте баш, дибез, бушлай алып килгән өчен бездән түләттерәләрдер инде. Юк! Үзләре түләделәр. Аннары тагын берничә сәгать барганнан соң бер авылга кердек. Монда башланды хәлләр! Йорт хуҗасы бер ящик аракы чыгарды. Хатыннары бии-бии табын әзерли, безне эчәргә кыстый башладылар. Ә мин бит эчмим. Аңлатып кара син аларга мөселман икәнлегеңне. Минем өлешне Витя каплады. Җыелды авыл халкы ак кешеләрне карарга. Җырлыйлар, бииләр, мәзәк сөйлиләр дә егылып көләләр. Ә без берни аңламыйбыз. Кытайларны бу кадәр эчәләр дип уйламаган идем. Теге ящиктан берни калмады бугай. Авылның исереп беткән һәр мужигы диярлек безгә килеп нидер аңлата, кочаклый, без инде баш селкеп торган булабыз, ирексездән елмаябыз. Ул көнне безне көчкә тынычлыкта калдырдылар. Бик авыр булды.

- Ә кайда йокладыгыз?

- Шул ук йортта. Ә икенче көнне юлыбызны шул ук кешеләр белән дәвам иттек. Һәм алар безне бер кечкенә генә шәһәрдә биш йолдызлы кунакханәгә урнаштырдылар. Дусларының отеле дип аңладым. Анда кунакханә хисабына 3 көн яшәдек. Ашау-эчү бушка. Ә дүртенче көнне кунакханә башлыгы килде дә: “Сез кайчан китәсез инде?” – дип сорамасынмы. Ялындырып тормадык – җыендык та чыгып киттек.

- Соң кунак булуның да чамасы бар инде.

- Шулай инде. Бу кунакханәдә 3 көн яту безгә юл кешесенә бик яхшы ял булды. Кытай-Лаос чигенә барып җиттек. Монда Англия һәм Польша автостопщиклары белән таныштык. Гомумән, Кытайда Европа кешесен очрату бик авыр. Мин бөтен сәяхәт дәвамында шундый 6-7 кешене генә күргәнмендер. Англичан белән инглизчә, поляк белән русча уртак тел таптык. Лаоска дүртәүләшеп барырга булдык.

- Бу ил нәрсәсе белән истә калды?

Адель- Лаос -  авыллар иле. Картада шәһәр итеп билгеләнгән пункт та 10-15 йортлы авыл булыр. Кеше бик ярлы яши. Әмма табигате гаҗәеп матур – таулар, джунгли... Менә без джунгли дибез дә, ә бит алар җир шарында инде берничә генә калып бара. Ә монда чын джунгли сакланган. Халык бик кунакчыл, үзләренең ашарларына юк, үзләре өйгә кунакка чакыралар. Лаоста вакытта Виктор белән талаштык. Дөресен генә әйткәндә, арыдык без бер-беребездән. Гел бергә бит. Нәтиҗәдә, ул сәяхәтен ялгызы дәвам итте, ә мин инглиз һәм поляк белән.

- Ә Таиланд?

Адель- Анда ике атна булдым. Таиланд консерватив һәм дини ил. Тибеттан соң буддизм иң киң колач җәйгән җир бу. Ни гаҗәп, фахишәлек тә чәчәк ата. Адым саен интим тәкъдим итәләр. Бик арзанга. Тик бу бик куркыныч, чөнки СПИД таратучылар бик күп. Таиландта Будда храмнарында кундым. Гаҗәеп биналар, гаҗәеп монахлар, гаҗәеп дин. Мөселманнар һәм христианнар үз диннәрен пропагандаларга ярата. Болар алай түгел. Син кайсы дин вәкиле булуыңны алар сорамый да. Сөйлисең килсә сөйлә, килмәсә - юк. Иң мөһиме – син кеше. Әмма бик кунакчыллар, ярдәм итәргә торалар.

- Таиландның көньягында сепаратизм бар дигән идең...

Адель- Әйе. Мин дурак шунда киттем. Анда терроризм проблемасы бик кискен тора. Көн дә кемнедер үтерәләр, нидер шартлаталар. Анда мөселманнар яши, элек бу җирләр Малайзиягә караган. Мине энесеннән җебенә кадәр тикшерделәр. Адым саен документ сорыйлар. Ул якларда ак тәнле бердәнбер кеше идем. Чөнки акыллы кеше анда бармый. Ике кешенең берсе автомат күтәреп йөри. Чын сугыш инде. Очраклы рәвештә атып үтермәсеннәр өчен полиция хезмәткәрләре мине блокпостка алып килде. Шуннан соң хәбәр иттеләр: без бер сәгать элек кенә булган җирдә зур шартлау яңгыраган. Исән калуыма сөенеп бетә алмыйм.

- Шул ук вакытта Таиланд – Россия туристлары арасында иң популяр илләрнең берсе бит?

- Шул шул! Тик руслар, әлеге дә баягы, туроператорлар тәкъдим иткән Таиландны гына белә. Илнең көньягындагы мәхшәрне килеп күрсәләр, бу илгә гомер аяк атламаячаклар.

- Инде соңгы пункт – Малайзияме?

Адель- Әйе, сәфәремдә иң ерак нокта Малайзия башкаласы Куала-Лумпур шәһәре иде. Монда 10 көн булдым. Бер немец дустым мондагы университетта практика үткән иде, шуңа күрә уртак дусларны бик тиз эзләп таптым. Ашаттылар-эчерттеләр, шәһәрнең каралмаган җире калмады. Бу бик бай мегаполис. Югары катында кичү белән тоташкан ике игезәк небоскреб кына да ни тора. Аны бөтен дөнья халкы таныйдыр инде.

­- Адель, якын кешеләрең синең бу мавыгуыңа ничек карый?

- Борчылып торалар инде. Шулай да мине аңларга тырышалар.

- Берзаман чит илдә төпләнеп калыр бу дип курыкмыйлармы?

- Юк. Мин Казанны, Татарстанны яратам. Әллә син мине маҗара эзләп кенә йөри дип беләсеңме? Юк. Мин дөнья буйлап татарлар турында мәгълүмат та таратам, культурабыз белән уртаклашам. Үземне беркайчан да рус дип таныштырганым юк, татар дим. Ишеткәннәре юк икән – сөйлим. Ике сәгатемне югалтсам югалтам, әмма таныштырам, аңлатам, картадан күрсәтәм.

- Синең бу тәэсирләреңнән соң укучыларыбызның да ирекле сәяхәткә чыгасылары килеп киткәндер. Кырык эшне кырык якка тапшлап, рюкзагыңны аркаңа асып, дөнья гизәргә чыгып китү өчен үзеңдә ничек көч табарга?

- Иң мөһиме – зур теләк. Бернинди оригиналь рецепт әйтмәячәкмен. Бу һәр эштә дә шулай. Кызыксыну гына әз: берни барып чыкмаячак, ярты юлдан кире борылачаксыз. Һәр нәрсә ачуыгызны китерер: һава торышы начар, чит ил кешесе сезне аңламый, төнге юл уртасында ялгыз калдыгыз һ.б. һ.б. Инглиз телен белү кирәк, аннан башка бик авыр булачак. Менә шул.

- Бүген Африкага китәсең. Поездыңа соңга калмыйсыңмы әле?

- Юк, әле өйгә кереп чыгарга да өлгерәм.

- Әйберләрең җыйналганмы соң?

- Нинди әйберләр инде минем... Шул бер рюкзак инде. Менә Татарстан әләмен алдым әле Африкада күрсәтеп йөрергә, фотога төшәргә (әләмне янчыгыннан чыгарып күрсәтә). Узган юлы алырга башка килмәгән.

- Африканың маршруты нинди? Үзең генә барасыңмы? Куркытмыймы?

- Әлеге дә баягы Виктор белән барам. Аның белән ызгышып торуга карамастан, ул сыналган дустым. Ул мине Ростов-на-Дону шәһәрендә көтеп торачак. Автостоп белән барыр идем, өлгермәм дип куркам. Шуңа күрә Мәскәүгә кадәр поездга билет алдым. Ә Мәскәүдән Ростовка автостоп белән инде. Төньяк Африканы карап кайтырга исәп. Сирия, Иордания, Мисыр аша Судан дәүләтенә хәтле барып җитәсе килә. Нил елгасын, Сирия башкаласы Дамаскны күрәсе иде. Уйлап карагыз, Казанга 1000 ел, ә Дамаскка – 5000! Судан визасын алу авыр булачак, интернетта белештем инде. Курыкканым шул – Африкада антисанитария, начар авырулар күп. Ничек тә шуларны йоктырмаска иде. Ә криминалдан курыкмыйм. Бу мөселман илләре бит. Мөселманнар ирекле сәяхәтчеләрне, дәрвишләрне, мосафирларны кыерсытмый. Иң мөһиме, аларның иленә яхшы ният белән килү. Ә минем ниятләрем һәрвакыт яхшы. 

- Хәерле юл сиңа. Башка теләгем юк.

- Рәхмәт. Бар да яхшы булыр, Алла боерса...

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез бу язманы укыганда Адель юлда булыр. Юл газабы – гүр газабы ди. Милләттәшебез исән-сау йөреп кайтсын дип бер дога кылсагыз, бик саваплы эш булыр иде. Юл кешесе өчен шуннан да кадерлесе юк...


Данил СӘФӘРОВ
Безнең гәҗит
№ 17-18 | 30.04.2008-07.05.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»