|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2018 Фаҗига
Казанда фаҗигале төстә 17 яшьлек егет һәлак булганКазанда күпкатлы йорт түбәсеннән 17 яшьлек егет егылган. Һәлакәт урыныннан беренче фотоларны социаль челтәр кулланучылары урнаштырды. Фаҗига кичә көндез Казанның Мәскәү районы 2нче Юго-Западная урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, егет шәһәрне карау өчен дус кызы белән йорт түбәсенә менгән. Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында егет егылып төшкән, дип яза Тата-информ.
Егет алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, Тикшерү комитеты тикшерү эшләрен башлаган.
--- |
Иң күп укылган
|