|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2018 Матбугат
Ләйсән Сабирова: ТНВ миңа хатын-кыз бәхете табарга ярдәм иттеЛәйсан Сабирова 24 августта туен билгеләде. «Яңа Гасыр» телеканалы Ләйсәннең бу көндә булган хис-кичерешләре, киләчәккә планнары турында сорашты. Кызганыч, Ләйсән «Яңа Гасыр» тамашачылары белән аерылып торырга мәҗбүр, әмма без аның белән хушлашмыйбыз.
— Гадәттә, мондый көндә күңелне бәхет белән дулкынлану хисләре били. Син нинди хисләр кичердең?
— Еш кына «кәләш үз туй көнендә нинди хисләр кичерә икән?» дип уйлый идем. Бик төрле икән ул хисләр. Иртән тыныч булсам, кияү белән очрашу мизгеле җиткәч, дулкынлана башладым. Дуслар, туганнар белән очрашкач, ЗАГСта дулкынлануның да төрләре булуы ачыкланды. Билгеле, бәхетле дулкынлану иде ул. Рәхәт!
— Кияү егете белән ничек таныштыгыз?
— Без Илнар белән эштә таныштык. Ул мине моңа кадәр телеэкраннан күреп белгән, ә мин бер чара вакытында аннан интервью алдым. Шуннан соң тагын берничә тапкыр очрашырга туры килде. Танышу, уртак ошату хисләре мәхәббәткә әверелде.
— Кайда яшәргә икәнне уйладыгызмы?
— Без Зәйдә яшибез, чөнки иремнең эше шул шәһәр белән бәйле.
— Син туй көнендә тормыш иптәшең белән эш урының ТНВга килдең. Хезмәттәшләрең ничек каршы алды?
— ТНВда шундый матур гадәт бар: өйләнешүчеләр телевидениегә килә. Хезмәттәшләрем иҗади кешеләр булганга, гадәттә, шулай бер-беребезгә сюрприз ясыйбыз. Әмма шулкадәр булыр дип уйламаган идем. Ишек төбеннән үк чәчәк таҗлары сибеп каршы алдылар. Редакциядә дә бәйрәм рухы хөкем сөрде, җырлар башкардылар. Кыскасы, иҗатташларым безне зурлап һәм бик җылы каршы алды. Моның өчен телевидение җитәкчелегенә, барлык коллегаларыма зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
— Яратып караган «Яңа Гасыр» телеканалы тамашачылары сине журналистикадан китә дип борчыла. Аларга җавабың нинди?
— Бүтән шәһәргә күчү сәбәпле, мин телевидениедән китеп торам, әмма вакытлыча дип уйлыйм. Син телевидениедән китсәң дә, ул синнән китмәячәк. Журналистика — ул канда. Кабат очрашуларга кадәр, дип әйтәсе килә, Алла боерса!
— ТНВ синең өчен нәрсә ул?
— ТНВ — яңа мөмкинлекләр территориясе. Мин монда яңа иҗади тәҗрибә тупладым, белгеч буларак үстем. Остазларыма ышанычлары өчен рәхмәт! ТНВ — ул яңа дуслар! Коллегаларым миңа видео котлау да яздырган иде. Аны туйда күрсәттеләр. Рәхәтләнеп еладым. Аларның мөнәсәбәте минем өчен бик кадерле, чөнки кайда гына эшләүгә карамастан, эш нәтиҗәлелеге, беренче чиратта, микроклиматка бәйле. Бездә ул — дустанә! ТНВ — ул миңа хатын-кыз бәхетен табарга ярдәм иткән урын да.
--- |
Иң күп укылган
|