поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.08.2018 Җәмгыять

“Хәләл” ширкәтенә - 15 ел

Похвистнево районының Гали авылында “Хәләл” ширкәте эшли башлауга 15 ел тулды. Оешманың бу юбилеен зурлап, “Җайлы авыл” агротуризм үзәгендә уздырдылар.

Чарага район башлыгы Юрий Рябов, тирә-як мохитны саклау  һәм табигатьтән файдалану өлкә министры Александр Ла¬рионов, район һәм өлкә ад¬ми¬нистрациясеннән башка мөх¬тә¬рәм кунаклар чакырыл¬ган иде. 
 
Аларны, оешма хезмәт¬кәр¬ләрен һәм башка күпсанлы кунак¬ларны “Хәләл” ширкәтен оештырган, аны озак еллар җитәк¬ләп, продукциясен бөтен Россия мөселманнарына таныткан Расих Латыйповның (мәр¬хүм¬нең урыны оҗмахта булсын) хатыны Кәүсәр ханым ачык йөз белән каршы алды. 
 
Кунакларны сәламләп, “Хә¬ләл” оешмасы хезмәт¬кәр¬ләрен, авылдашларын бәйрәм белән котлаганнан соң, Кәүсәр  ханым иренең эшен дәвам итүче кияве Радик Сафиуллинга рәхмәт белдерде. 
 
Чынлап та, Радик, баба¬сының лаеклы дәвамчысы буларак, оешманың эшләрен әйбәт алып бара. Биредә уңай хезмәт шартлары тудырылган, эш тулысынча автоматлаштырылган, эшчеләр хезмәт хакыннан да канәгать. Алар арасында оешмада беренче көннән алып эшләүчеләр дә, китеп, яңадан кайтучылары да бар. Кыска вакыт эчендә тагын бер яңа цех ачылды. Ә продукцияне ясап кына өлгер, шунда ук сатып алып бетерәләр. Бәйрәмнәргә заказлар аеруча күп була икән.
 
- Эшчеләребез уңган. Аларга да, офис хезмәткәрләренә дә зур рәхмәт! Туганнарның, дусларның да ярдәмен тоеп яшибез. Расихның абыйсы Мө¬дәррис барлык эшләрне күзәтеп, киңәшләрен биреп тора, аңа аерым рәхмәт. Ки¬ләчәгебез өметле, Алла¬һыга шөкер! Алмашка оныкларыбыз үсеп килә, - диде Кәүсәр ханым. “Саимә апа, 15 ел безнең белән булып, Расихның эшләрен зурлап, “Бердәмлек” газетасына язып тордың”, - дип, ул миңа да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
 
 
Бу вакытта зур экранда Расих Моҗаһит улының эш¬чәнлегенә багышланган фильм күрсәтелеп торды. 2008 елдан соңгы көненә ка¬дәр Похвистнево районының “Ту¬ган тел” татар җәмгыяте рәисе вазифасын башкарган изге җанлы, киң күңелле авылдашыбызның хезмәтен әйтеп тә, бәяләп тә бетергесез! Ул Гали авылын бөтен илгә танытты. Шуңа да күбесе фильм¬ны караганда күз яшьләрен яшерә алмады.
 
Юрий Рябов та, Александр Ларионов та Расих әфәндене җылы сүзләр белән искә алдылар. “Данлыклы Гали авылын өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров та үз күзләре белән килеп күрәсе килә. Вакыт табып, бер килеп чыгарга вәгъдә итте”, - диде Александр Иванович. Ул Юрий Рябовка һәм Кәүсәр ханыма - истәлекле бүләк, ә оешма хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
 
Тантана бәйрәм концерты  белән дәвам итте. Тик чарага махсус чакырылган артистлар да чыгышларын Расих Латыйповны искә алудан башладылар. Татарстанның халык артис¬ты Фердинанд Сәлахов аның белән ничек танышулары, дуслашып китүләре турында күз яшьләре аша искә алды. Бераз тынычланганнан соң, җырчы галилеләргә үзенең иң матур җырларын бүләк итте, Кәүсәргә дә багышлап бер җыр башкарды.
 
Чараны Татар академия дәүләт опера һәм балет теат¬ры солисты Ярамир Низаметдинов, Казанда узган “Татар моңы” бәйгесе лауреаты Үзбәкстан егете Раушан Ходжиев та үзләренең чыгышлары белән бизәделәр. Алып баручы Алия Әхмәтова һәм районыбызның тагын бер моң иясе Диана Петрова кичә барышында бик күп матур җырлар башкардылар. 
 
Кунаклар мул табын артында ашап-эчеп, милли моңнар, җыр-биюләр белән ләззәтләнеп утырдылар. Ә ахырда Радик һәм Гөлсинә Сафиуллиннарга, Кәүсәр Латыйповага “Хәләл” ширкәте эшчеләрен шулай зурлаганга, туган-тумачаларының күңелләрен күргәнгә кат-кат рәхмәтләр әйтеп, оешмага уңышлар теләделәр.
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 17.08.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»