|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2018 Фаҗига
Тукай районында, өстенә автомобиль төшеп, ир-ат һәлак булганТатарстанның Тукай районында машинасын ремонтлаган вакытта ир-ат һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Кичә кич, Бәтке бистәсендә ремонт вакытында домкрат ычкынып, ремон ясаучы ир-ат машина астында калган, дип яза агентлык.
Эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре ир-атның мәетен машинаны “КАМАЗ” белән күтәртеп чыгарганнар.
--- |
Иң күп укылган
|