поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
04.07.2018 Экология

Агроном Ринат Ибраһимов һава торышы турында: "2010 ел кебек булмас, әмма шуңа тартым кебек"

Көндез генә түгел, төнлә дә эссе. Мондый көннәр аеруча өлкәннәр, кеч­кенә балалар өчен авыр. Кан басымы, йөрәк һәм башка чирләр белән интегүчеләр дарудан башка тора алмый. Шуңа да табибларга мөрәҗә­гать итүчеләр саны арткан. Белгечләр мондый вакытта кояш астында озак тормаска, күбрәк су эчәргә киңәш итә.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев республикада блокинг күренеше күзә­телүен әйткән иде. Бу – нәрсә дигән сүзме? Һава массалары хәрәкәте тоткарлана, атмосфера басымы күтәрелә. Узган атнада синоптиклар эссе көн­нәр­нең июнь ахырына кадәр дәвам итәчәген ышандырган иде. Тик кызу кояш чигенергә уйламый, алдагы берничә көндә дә эссе булачак.
 
Бүген кайбер районнарда җылылык 35 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Алдагы көннәрдә дә 30 градус булуы көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр яварга мөм­кин. Синоптиклар шушы бер­ничә көндә көчле җил буласын да фаразлый. Гид­рометеорология һәм әй­ләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең рәсми сайтында, көннәрнең эссе торуы аркасында, урманнарда янгын куркынычының (4 класс) артуы турындагы кисәтү дә басылган. 
Эсселектән кешеләр генә түгел, үсемлекләр дә газап чигә.
 
– Игеннәрнең нәкъ үсеш чоры хәзер, – ди Лениногорск якларында гомер итүче Ринат Ибраһимов. –  Көзге культуралар серкә­ләнер, башак чыгарыр вакыт якынлаша. Игеннәр өчен яңгырлар бик кирәк вакыт. Күпьеллык күзәтүлә­ремнән чыгып шунысын да әйтергә кирәк: сынамышлар буенча кайбер нәрсә­ләр туры да килми. Шулай да өмет итәм әле. Пән­җе­шәмбе, җомга көннә­рендә безнең якта да яңгырлар яумасмы дигән өметем бар. Булмаган очракта, августка кадәр коры һава тормас микән дигән шик тә туа.  2010 ел кебек булмас, әмма шуңа тартым кебек.
 
Озак еллар агроном булып эшләгән Ринат ага Иб­раһимов эштән туктаса да, әле дә тикшерүләрен дә­вам иттерә. Шәхси хуҗа­лы­гын­дагы барометр алдагы көндә 4 мм аска таба төшкән булган. Инде кичә 757 мм күр­сәткән. Аска таба төш­кәч, көннәрнең бераз үз­гәрәсенә дә өмет иткән ул. Тик... “Көн­нәрнең ничек ки­ләсен Ал­лаһы Тәгалә генә белә”, – ди Ринат ага. Үзенең күзәтү­лә­реннән чыгып, җом­га көн­нә­реннән соң кызулар, бәлкем, сүрелер ди­гән өмете дә бар әле.  “Төн­нәрен дә суык тү­гел. Кичә Лениногорскида төн­ге бердә 21 градус җылы иде, көндезге 11ләр ти­рәсендә үк 28гә җитте”, – ди Ринат абый.
 
Бар гомерен авыл хуҗа­лыгына багышлаган Ринат ага узган елгы кебек уңыш алып булмас дип тә борчыла. “Вакытында чарасын күргән, чүп үләннәр, корткычлар белән көрәш алып барган хуҗалыклар гына уңышка өметләнә алыр быел. 15-18 центнер чамасы гына чыгар кебек, – ди ул. – Мондый вакытта тамыра­зык­ларга бик кыен. Аларга да дым кирәк. Бәрәңге чәчәк атарга әзерләнә. Чөгендер ничек булыр? Кукурузга да яңгырсыз булмый. Бу хәлләр уйландыра, билгеле”.
 
Күпләребезнең кәрәзле телефонына МЧСтан, республикада көннәрнең эссе торуы аркасында, моңарчы күрелмәгән еланнарның артуы турындагы хәбәр килеп иреште. Әлеге мәсьә­ләгә ачыклык кертү максатыннан, Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгының матбугат үзәге белән элемтәгә чыктык. Алар мондый эчтә­лектәге кисәтү хәбәренең үзләренә дә килеп ирешүен, моңа аптырауларын әйтте­ләр. “Без мондый смсны таратмадык, хәзер ачыклау эшләре алып барабыз. Хәбәрдә ЧР диелгән.  Чувашия Республикасы яки Чечня Республикаларында булуы бар, бездә хәл тотрыклы”, – диде матбугат үзәге хезмәт­кәре Марат Рәхмә­тул­лин. Сүз уңаеннан шунысын да әй­тергә кирәк: эссе көн­нәр­дә еланнарның активлыгы күзәтелә. Таби­гатьтә булганда, саклык чаралары күрү артык булмас анысы.
 
Эсселектән качарга те­ләп су коенучылар арасында да зыян күрүчеләр саны артканнан-артып бара. Га­дәт­тән тыш хәлләр министрлыгы балаларны су янына үзләрен генә җибәр­мәс­кә, бары тик тиешле урыннарда гына коенырга, исерт­кеч эчемлек эчеп кер­мәскә киңәш итә. Халык­ның уяулыгын арттыру максатыннан, Казанның “Түбән Заречье” пляжында белгеч­ләр суда коену күнек­мә­лә­рен, беренче ярдәм кагый­дәләрен дә өйрәттеләр. Тик, ни кызганыч, суда батучылар турындагы күңелсез хәлләр төрле районнардан килеп тора. Шушы көннәрдә генә Питрәч районында исерек ир вафат булган. Азнакай районында 17 яшьлек Башкортстан егете баткан. Тукай районының “Салават күпере” ял базасында ике өлкән кеше, бер бала аздан гына су төбенә китми кала. Бары янәшәдәге­ләр­нең ярдәмгә ашыгуы аркасында гына, аларның го­мерләренә куркыныч янамый.

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.07.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»