поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.06.2018 Дин

Самара өлкәсендә ифтар мәҗлесләре уза

Рамазан аенда өлкә мәчетләрендә һәм мөселманнарның өйләрендә күпләп ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Шундый зур мәҗлесләрнең берсе Сызранның Үзәк мәчетендә булып узды. Чарада җитмешләп кеше катнашты. Милләтләре ягыннан карасаң, мәҗлескә җыелган халык арасында татарлар гына түгел, таҗиклар, чеченлар, ингушлар, төрек-месхитинлар һәм азәрбайҗаннар да булган.

- Мәҗлесебез бик күңелле һәм югары дәрәҗәдә узды, Аллаһыга шөкер! Әби-баба¬ларыбыздан килгән тәртип буенча вәгазь-нәсыйхәт сөй¬ләп, Коръән сүрәләре укып, садакалар таратып һәм дога кылып, савап алдык. Ифтарны оештырган Сәгъдиевләр гаиләсе, Кайс һәм Наҗия Ернеевлар, Гөлсирә Бариева һәм Әнүзә Мостакаева ханымнарның уразаларын һәм садакаларын Аллаһы Раббыбыз кабул әйләсен! - дип яза Сызран мөхтәсибәтенең баш имамы ахун Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ “Самар татарлары” сайтында.

Быел Сызранның “Азан” мәчетендә икенче мәртәбә “Ра¬мазан чатыры” да куелган иде. Анда һәр көнне тематик кичәләр, интерактив аралашулар, мөхтәрәм кунаклар белән очрашулар булып торды. 

Шундый кунакларның берсе - Сызран протоирее Александр атакай. Ул корылманы “дуслык, тынычлык, бер - береңне хөрмәт итү чатыры” дип атаган. “Биредә конфликт тудырган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкин. Россия төрле милләт, төрле дин кешеләренең дуслыкта яшәү мөмкинлеген раслый. Ураза тоту - кешене ныгыта, ә дога авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә”, - дип әйткән Александр атакай үзенең чыгышында.
 
Чатырның тагын бер танылган кунагы - Мәскәүнең мөселман сайты блогеры Рә¬¬сул Тавди¬ряков. Ул Мор¬до-виянең Бело¬зерье мәктә¬бендә яулык бәйләп йөрү тыелган вакытта мөсел¬ман ха¬тын-кызларын яклап чыгу, Нигериядә яшәүчеләргә коелар казып чиста су белән тәэ¬мин итү кебек күпсанлы яхшы гамәлләре белән танылган. Аның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлаган Сызран мөселманнары: “Безнең тормыш африкалылар тормышы белән чагыштырырлык та түгел. Ходайның биргәненә шө¬кер итеп яшик”, - дип дога кылганнар.
 
Быел Самараның Җәмигъ мәчете йортында икенче мәр¬тәбә урнаштырылган Рамазан чатырындагы ифтар мәҗлесләренә дә көн саен 200 - 300ләп кеше килә икән. Шуларның бер¬сендә мөфти Талип хәзрәт Яруллин ифтар мәҗлесләрендә төрле милләт ашлары пешерү конкурсы үт¬кәрергә тәкъдим иткән. Бу  идея¬не аңа Украина мөфтие шәех Әхмәт Тамим биргән булган.  “Без бүген сезгә татар ашлары тәкъдим итәбез, - диде Талип хәзрәт. -  Өстәлләрдә токмач, өчпочмак, чәкчәк. Сез татар милли ашларыннан авыз иткән арада, кыскача гына татар тарихы белән дә таныштырып үтәрбез. Киләсе мәҗлесләрдә башка мөселман халыкларының ашларын да ашап карарга мөмкин булыр”, - диде. Хәбәрчебез аны ифтар мәҗлесендә катнашучыларга вәгазь сөйләгәндә фотосурәткә төшереп алды (рәсемдә).
 
Шулай итеп, мөселман ди¬нендәге төрле милләт кешеләре Рамазан чатырында үз гореф-гадәтләре буенча Ифтар мәҗ¬лесләре үткәрә башладылар. Мәсәлән, Самара Җәмигъ мә¬четенең Рамазан чатырында 27 майда - чечен, 30 майда - башкорт, 31 майда - дагыстан, 1 июньдә -төркмән, 2 ию¬нь¬¬дә - казах, 3 июньдә - кыргыз, 4 июньдә - азәрбайҗан, һәм 5 июньдә - та¬җик ифтарлары уздырылган. 
Самараның Гагарин ура¬мындагы “Белоснежка” мил¬ли татар ашханәсе хуҗа¬лары - ирле-хатынлы Тәлгать һәм Фәнүзә Мортазиннар һәм аларның әниләре Бибинур ханым Нуретдинова да шулай ук бик тә матур ифтар мәҗлесе оештырганнар иде. Анда алтмыштан артык мил¬ләттәшебез авыз ачты, ифтарда Самараның Җәмигъ мәчете мөәзине Илнур Сабиров укыган Коръән сүрәләрен, сөйләгән вәгазьләрен тыңлады.
 
Астагы рәсемдә сез Бибинур ханымны (уртада) улы Тәлгать һәм кызы Алия белән күрәсез.
 
 
Аллаһы Тәгалә бу мәҗлес¬ләрне оештыручы¬ларның эше белән канәгать калсын иде, фани дөньяда да, бакыйлыкта да рәхмәтләреннән ташламасын иде.
 
Сәхифәне Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
 
Сызранның Үзәк мәчетендә һәм Самараның "Рамазан чатыры"нда ифтар мәҗлесләре.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 08.06.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»