поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.05.2018 Мәдәният

Бисмилла әйтеп, изге сәгатьтә башлыйбыз

Ниһаять, “Боз кузгалды” дисәң дә, ярыйдыр, мөгаен. Кошки муниципаль районы администрациясендә булып узган киңәйтелгән утырышта, барсын да уртага салып киңәшләшкәннән, гәпләшкәннән соң, каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров озак еллар яшәгән йортны төзекләндереп, анда аның музеен булдыру турында тиешле карар кабул ителде.

Сөйләшү барышында тө¬зү эшләрен үз өстенә алачак Самараның “Прогресс-В” ком¬панияләре төркеме президенты, Россиянең атказанган тө¬зүчесе Вазыйх Мөхәмәтшин, Гакыйль Сәгыйровның тормышы һәм иҗаты турындагы китап авторы, өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин, Кошки муниципаль районы башлыгы Виктор Титов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Андрей Сергеев, җирле мәдәният идарәсе җитәкчесе Елена Родомакина, Кошки районының крайны өйрәнү музее директоры Геннадий Савос¬тин, составына Иске Фәйзулла авылы кергән Степная Шентала авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Абдулганиев бу турыда үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен әйттеләр.
 
Каһарман якташыбызның Иске Фәйзуллада музей-йортын булдыру турында сүз инде ун еллар чамасы алып барылса да, моңа кадәр уртак фикергә килешенгәне юк иде әле. Хәзер дә йортны авылның үзәгендә клуб бинасы кырыена күчереп, районның Гакыйль Сәгыйров исемендәге Татар мәдәнияте үзәге буларак төзергә дигән тәкъдимнәр дә яңгырады. Тик бөтенесен дә җентекләп тикшергәннән соң, шагыйрь яшәгән бүлмәләрне элеккеге хәлендә калдырып, проектта күрсәтелгәнчә, экспонатлар өчен аерым бүлмәләр өстәргә һәм йортны үз урынында төзергә кирәк дигән фикер яклау тапты.
 
Авыл үзәгеннән шагыйрьнең йорты нибары 300 - 400 метр арада гына урнашкан. Димәк, аны елның һәр фасылында үтәрлек итү өчен артык зур чыгымнар кирәк булмаячак. Зур магистраль юлдан авылга кадәр өч чакрым ара таш белән каплатылган да инде.
 
Иске Фәйзулла авылы елдан-ел кечкенәя бара, му¬зей-йорт киләчәктә буш тормас микән дигән икеләнүләргә килгәндә, боларның барсы да үзебездән тора. Авылны саклап калу, аңа тын эрү өчен, бәлки, бүгенге көндә нәкъ шушы Гакыйль Сәгыйров музей-йорты җитешеп бетмәгәндер. Ул бит Иске Фәйзулла авылы, Кошки районы, Самара өлкәсе халкы өчен генә төзелми, аны бөтен ил, дөнья дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Ә Гакыйль Сәгыйров - бөтен дөньяга үрнәк булырлык шәхес, талант иясе. Шуңа күрә хәзер үк Иске Фәйзулладагы аның музей-йортын экскурсия-сәяхәтләр маршрутына кертү турында уйлау, эш алып бару зарури.
 
Быел ук авылда башлангыч мәктәпне кире кайтару, Иске Фәйзулладан күрше Карамалы авылына автобуслар белән йөреп белем алучы өлкән сыйныф укучыларына татар телен дә яңадан укыта башлау кирәк. Иске Фәйзуллада туган телебезне укытырга белемле укытучыларны табып була әле. Район мәктәпләрендә башка милләтләрнең дә туган телләрен укытуны хәл итү өчен мөмкинлекләр бетеп бетмәгән. Район башлыгы Виктор Николаевич Титовның әйтүенчә, бигрәк тә, чуваш милләте вәкилләре моңа әзер.
 
Мәктәп булганда, яшьләр дә булачак, авыл да яңадан көч алып, яңарып яши башлаячак, дип өметләнергә кирәк. Җир ул беркайчан да хуҗасыз калмас, бу гомердән-гомергә шулай булган һәм булачак та, Аллаһы бирсә.
 
 
Шулай итеп, бүген икен¬ләнмичә, Иске Фәйзуллада Гакыйль Сәгыйровның музей-йорты булачак, дип әйтә алабыз. Якын көннәрдә оештыру комитеты әгъзалары нык¬лап төзелешкә акча табу белән шөгыльләнә башлаячаклар. Тиешле документлар өлкә юстиция идарәсендә теркәлү үткәч, “Шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның иҗатын пропагандалау һәм аның исемен мәңгеләштерү хәйрия фонды”ның исәп-хисап саннарын күрсәтеп, интернет сайтларда, массакүләм-мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә халыктан ярдәм итүләрен сорап, мөрәҗәгатьләр урнаштырачакбыз. Яңалыкларны күзәтеп барырга тырышыгыз, туганнар.
 
Өч төбәкнең дә (Гакыйль Сәгыйровны Татарстан Рес¬пуб¬ликасында, Сама¬ра һәм Ульян өлкәләрендә яшәү-че¬ләр дә үзләренең якта¬шы дип саныйлар) мәдәният һәм мәгариф министрлык¬ла¬ры да, Бөтендөнья татар кон¬грессының Милли шурасы да, иҗтимагый милли-мә¬дәни оешмалары да тиешле ярдәмне күрсәтерләр, дип өметләнәбез. Эшкуарларыбыз да изге эшебездән читтә калмыйча, оештыручыларны ташламаслар, Иншалла. Бисмилла әйтеп, изге сәгатьтә башлыйбыз, туганнар!
 
Ә уртак килешүдә язылганча, музей-йортны төзү эшләрен 2018 елның 1 октябрендә тә¬мамлау бурычы куелган.
Татарстан җитәкчеләренең берсе әйткән “Без булдыра¬быз” гыйбарәсе буенча эшләүче һәм яшәүче Вазыйх Гата улы Мө¬хәмәтшинның сүзләренә ышан¬мый мөмкин түгел, ми¬немчә.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 31.05.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»