• 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 20 Август Гази Заһитов (1921-1953)
  • 20 Август Ринат Нуруллин
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • 20 Август Равил Вәли
  • 20 Август Наил Зыятдинов
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Чуйкова урамында бер булмэле тулай торак эзлим, примерно 4000-5000гэ, узем генэ керэм, 89991695025
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчэу хэм консультация бушлай. Шулай ук электоромонтаж эшләре башкарабыз. КАЗАН. 89046768348
  • Песок, щебень, чернозём, торф, навоз.+79274286667 Айрат. Актаныш
  • Русча рәсми текстларны татар теленә тәрҗемә итәм. Тел. 89033446774, Гүзәл.
  • 2ая Азинская урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Академия правосудияга якын. ( т. 89172873213)
  • Казан хэм Татарстан буенча грузоперевозка. тел.89377752225
  • Совет районында барлык уңайлыклары булган 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Собственник 8-98-72-976-453
  • Мавлютовада тулай торакка уз яныма бер егет эзлим. Булмэдэ ботен кирэк ярак бар. 89274433797.
  • Чаллы шэхэре 45 комплекста булмэ арендага бирелэ. 89196966175

 

 

 
Архив
 

18.05.2018 Язмыш

Әнием кайда? (БУЛГАН ХӘЛ)

1944нче елның ноябре. Каты сугыш әле тынмаган. Яңавыл станциясеннән көнчыгышка да, көнбатышка да солдатлар төялгән поездлар ашыга. Ирек, бәхетле тормыш өчен көрәшә хәрбиләр. Тук, тук, так, ток...

Шушы тавышка Сания апа балалар йорты сабыйларын, әкрен генә бишек җырларын көйләп йокларга яткырды. Аның да ире сугышта, өч сабые өендә көтә. Ярый әле, каенанасы Сабира ярдәменнән ташламый. Сания, күңеле нидер сизенгәндәй, саф һава сулап керим дип тышка чыкты.
 
Битенә салкын җил килеп бәрелде. Кайдандыр тавыш ишетелде.Чү, бала елый түгелме соң? Тавыш килгән якка бер ике адым атлау белән күзе чүпрәккә уралган төргәккә төште. Бала тавышы, көчәйгәндәй булып, тагын кабатланды. Сания яшен тизлегендә төргәкне кулына алды. Бала! Кемнең баласы? Кем ул мәрхәмәтсез, шәфкатьсез бала ташлаучы? Хатынның башыннан мең төрле уй йөгереп узды. Үзе ачлыктан шешенгән, яңа туган сабыен саклап калырга теләгән анамы, бәлки, яшьлек юләрлеге белән алданып бала тапкан һәм аны кая куярга белмәгән яшь хатынмы?
 
Сания калтыранып төргәкне ачты. Баланың баш очында «Зәлия» дип язылган язу бар иде. “Менә кем икән син балам, Зәлия”, – дип сөйләнә-сөйләнә грелкага су салып, юрган аша җылы куйды. Алсуланып торган битләренә сокланып карап торды. Нинди матур кыз бала! Җылына төштеме, бала йокыга талды...
 
Нәрсә ашатырга? Балалар йортына китерелгән сыер сөте ярамас. Шушы хәлләрдән аптырап утырган Сания күптән түгел генә бәби алып кайткан Зөбәрҗәтне исенә төшерде. Баланы яхшылап төреп алды да , төн карасын ерып, алар яшәгән йортка таба атлады. Саниянең бала күтәреп килеп керүенә аптырап карады яшь ана. Әле генә булып үткән вакыйганы аңлаткач, ярдәмгә килде. Аны йомшак кына күкрәгенә кысты, йотлыгып-йотлыгып имгән сабый күзләрен ачты. Көннәр үтә торды. Ике хатын баланы алмашлап карап тәрбияләделәр. Ана сөте — им, сабый күзгә күренеп ныгыды. Бала ноябрь аенда табылганга күрә аның фамилиясен Ноябрьская дип яздылар. Зәлия Ноябрьскаяның туу таныклыгына башка мәгълүмат теркәлми. Яшәеше, тәпи басып беренче атлап киткән көннәре балалар йортында була. Биредә елаганда юатучы, иркәләп уятучы, авырса – кайгыртучылар булса да, әни кайгыртуы түгел инде. Балалар йортында ул гынамы ни? Һәрбер балага да җан җылысын биреп җиткерә алмый шул инде хезмәткәрләр. 
 
Кызамык белән авыргач, Зәлияне аерым бүлмәгә салалар. Авыруны җиңеп чыга нәни кыз, ләкин чирнең нәтиҗәсе күзен начарайта: начар күрә башлый. 1948-нче елда корчаңгы чире белән Уфага дәваханәгә барып эләгә. Савыккан кызны 4нче балалар йортына күчерәләр. Яңа тәрбиячеләр, яңа танышлар. Анда ул өч ел тәрбияләнә. 1951елда Дөртөйле районы Исмаел авылында урнашкан балалар йортына күчерәләр.
 
Мәктәп яшенә җиткәч аны Илеш район үзәгенә итеп куялар. Зәлия Илеш мәктәбендә сигезьеллык белем ала. Авылның челтер чишмә суларын эчеп, уралып аккан Сөн елгасында йөзеп буй җиткерә, акыл туплый. Аны яклаучы, кайгыртучы сыйныф җитәкчесе Саҗидә Вафина кызның тырышлыгын күрә. Ятим баланың күңеле китеклеген яхшы аңлый ул. Шуның өчен төрле яклап аңа ярдәм итә, акыллы киңәшләр бирә. Мәктәптә химия, биология фәннәрен укыткан олы йөрәкле Саҗидә апасы Зәлиягә яңа күлмәк, сумка һәм ефәк тасма бүләк итә. Бу елларда күпчелек укучылар букча тагып, аякларына чабата киеп йөреп укый. Ә укытучысы кызга киез итек бирә. Калын итеп ямалган җылы киез итек Зәлиянең сәламәтлеген саклый. Ничек кенә булмасын, әти-әнисез калган ятимнәргә балалар йортында игътибар зур була. Сигезенче сыйныфны тәмамлаган Зәлия Ноябрьскаяны Уфага һөнәрчелек училищесына җибәрәләр. Ләкин, күзләре начар күрү сәбәпле, ул конкурстан үтми. Кайтып егылырлык үз йорты булмаган табылдык кызның тормышы Авыргазы районы Толбазы балалар йортында дәвам итә. Биредә урта белем алып, Зәлия үзенең укытучы булырга теләге барлыгын белдерә. «Кеше бәхете белән туар, шул бәхет күктән төшми, аны эзләп табарга кирәк. Киләчәк буыннар язмышы турында уйлап, алдыңа дөрес максат куясың, юлларың уң булсын»,—ди мәктәп директоры Биктимер Абдуллин. Август азагында өс-башына кием, урын-җир әйберләре әзерләп, кулына 40сум акча биреп, институтка озата ул Зәлияне. Кыз имтиханнарын уңышлы тапшырып Бөре педагогия институтының химия-биология факультетында укый башлый. Аңың тормышына битараф булмаган директор абыйсы, Илештәге сыйныф җитәкчесе Саҗидә апасы һәрвакыт ярдәмгә килә. Каникул вакытларында да Зәлия аларга кайтып йөри. 
 
Сокланам мин сезгә, укытучылар, олы йөрәкле кешеләр! Гомерегезне, йөрәгегезне яшь буынны тәрбияләүгә, очар канатларын ныгытуга бирәсез бит сез. Тыйнак та, эшчән дә, түземле дә сез укытучы-тәрбиячеләр. Зәлиянең тормыш юлында да шундый мәрхәмәтле кешеләр күп очрый.
 
Билгеле, Зәлия читтән ярдәм көтеп утырмый, авыр булса да төнлә балалар бакчасында мич ягучы булып эшли, көндезләрен укый. Үз алдына максат куеп яшәгән кыз 1969 нчы елда кулына укытучы дипломы ала. Юллама буенча ерак районнарның берсенә эшкә бара һәм анда гомерлек мәхәббәтен – Рәвилне очрата. Тормыш иптәше белән яратышып яшиләр. Бер елдан дөньяларына ямь өстәп кызлары туа. Тормыш гел шома гына бармый шул: Рәвилнең әнисе балалар йортында үскән киленгә бер дә көн күрсәтми. Җае чыккан саен өтеп тора. «Атаң да, анаң да юк, кемгә охшадың син шакшы»,– дип кычкыра ул Зәлиягә. Ятим еласа, җир-су елар, ди халкыбыз. Кызын кочаклап елап утырган хатынына ире ярдәмгә килә. «Зәлия яхшы хатын, мин аны, кызымны яратам. Ул миңа дөнья тоткасы, җан азыгы, өебез яме, кул эше, аш-су остасы. Ничек матур итеп бакча үстерә, алмагач, виноградка кадәр үстереп ятабыз бит. Нәрсә җитми сиңа, әни? Тормышның кадерен белеп торсаң, картлыгыңда кадер-хөрмәт күрерсең”, – дип әрли Рәвил әнисен. 
 
Киленне яратмаган каенана яшьләргә тыныч яшәргә ирек бирми. Зәлия аерылышу мәсьәләсен кабыргасы белән куйгач, Рәвиле туган йортыннан Казахстанга чыгып китәргә риза була.
 
Еллар су кебек ага. Зәлия бер-бер артлы өч малай алып кайта. Яраткан тормыш иптәше, балалары белән бәхетле яши ул. Совхоз директоры вазыйфасында эшли. Читне макта, илеңдә тор дигәннәре дөрестер. Зәлия дә гаиләсе белән туган якларына кайтып, йорт тергезеп керә. Кайчандыр каенанасына таш булып каткан йөрәге, ананы тәрбияләп соңгы юлга озатырга комачауламый. Гомерләр тиз үтә,балалары дүртесе дә югары белем алып, үз ояларын кордылар. Матур яшиләр. 
 
Мин мәкаләм герое Зәлия белән шифаханәдә бер бүлмәдә тордым. Ул язмышын гәзит битләрендә чагылдыруны сорады. Чәчләренә чал төшсә дә, әти-әнисенең кем икәнлеген белү хыялы яши икән күңел түрендә. Бу очрашудан соң аңа «әни» эзли башладым. 
 
Гәзиттә басылып чыккан язмама берничә хат килде.
 
...”Сандык төбендәге мәсьәләне күтәреп дөрес эшлисез.”
...”Безнең авылда бер хатын сабый баласын каядыр калдырып кайтты. Салам эскерте эченә чокып кереп, исәрләнеп үлде.”
...”Авылда сөт ташучы хатын бәбәен кемгәдер биргән диләр. Бу бала шул түгелме икән?” һ.б.
 
Менә Башкортстанның Прибельский поселогыннан да фоторәсем белән хат килеп төште. Андагы сурәттәге бабай белән Зәлиянең охшашлыгына хәйран калдым.
 
«Мин Яңавылдан. Сугыштан 1943 елда яраланып кайттым. 1944елның октябрь аенда гаиләгә зур шатлык булып кызыбыз туды. Зәлия дип исем куштык. Каты авырганга Свердловскига дәваланырга киттем. Кайтуыма түш яман шешеннән хатыным үлгән, кызымны сеңлесе алып китте диделәр. Ничә еллар эзлим, табалмыйм. Ике балалы хатынга өйләндем, гаиләмдә ихтирам итәләр, әмма күңелем барыбер кызымны эзли. Ярдәмләшсәгезче, бәлки, минем йөрәк парәм – Зәлиямдер ул?”
 
Хатлаштык бабай белән: бит очында, уң күзе янында миңе барлыгын да яздым. Алар очраштылар. Миңа рәхмәт хаты, кунакка чакыру килде. Кыз белән ата бер ел аралашып яшәгәч, әти кеше бакыйлыкка күчте.
 
Зәлиянең бүгенге яшьләргә әйтер сүзе шул: «Балаларыгызга сулыш биргәнсез, гомер бүләк иткәнсез икән, кадерләп үстерегез, канатларын каермагыз. Күпме рәнҗү сүзләре ишеттем мин, “юньле булсаң әниең ташламас иде”, дип битәрләделәр. Ана сөюен, ана җылысын, назын, тәрбиясен ала алмадым».
 
Ятимнәрне рәнҗетмәгез, кешеләр! Бер-беребезгә миһербанлы булыйк: гаиләләребез таркалмасын, мәхәббәт җимешләребез—балалар, тулы гаиләдә үсеннәр.
 
Фидәлия Мостафина.
Тәтешле районы, Иске Күрдем авылы.

---
Өмет
№ --- | 18.05.2018
Өмет печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments