поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.04.2018 Мәдәният

Татар филармониясе паркында истәлек агачлары утыртылды (ФОТО)

Бүген Татар филармониясе паркында кабат истәлек агачлары утыртылды. «Исемле» агачлар утырту – Татар филармониясенең 2015 елда гамәлгә кергән традициясе. Ул вакыттан алып бүгенгә кадәр паркта күренекле сәнгать осталары тарафыннан һәм бакыйлыкка күчкән мәшһүр шәхесләр истәлегенә атап барлыгы 11 агач утыртылган иде.

Бүген паркта композитор, Татарстанның халык артисты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Александр Ключарев; күренекле нәфис сүз остасы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов;  дирижер, Россиянең, Казахстанның һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты  Фуат Мансуров истәлегенә чыршылар утыртылды.
 
Тантаналы чараны Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды.
 
«Без арабыздан киткән  күренекле шәхесләребезне онытырга тиеш түгел. Аларның исемнәрен саклау өчен кулыбыздан килгән барлык эшләрне эшләргә тиешбез», – диде Татар филармониясе директоры Кадим Нуруллин үз чыгышында.
 
 Әлеге чара Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Филармония паркына җыелган сәхнә ветераннары, театр артистлары, музыкантлар каршында чыгыш ясап, министрлыкның урманнарны яңарту бүлеге хезмәткәре Андрей Атаманов үзе язган шигырен дә укыды. Шигырьдә ул бу традицияне  җырга, симфониягә тиңләде.
 
Александр Ключарев турында истәлекләре белән композиторның улы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эмиль  Ключарев бүлеште. «Әти –Татарстан турында иң күп җыр язган кеше. Ютубта аның махсус архивы да бар һәм ул тыңлаучылар өчен ачык», – диде ул.
 Айрат Арслановның нәфис сүз сәнгатендә тоткан урыны, аның олпатлыгы турында филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин сөйләде.
 
Фуат Мансуров хакында хатирәләрне дирижер белән озак еллар бергә аралашкан шәхес – Казан консерваториясе профессоры, Татарстанның атказанган артисты Илсур Айнатуллов яңартты.
 
Әлеге матур традиция өчен Татар филармониясенә рәхмәт әйтеп Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов чыгыш ясады.
Габдулла Тукай исемен йөрткән Татар дәүләт филармониясен әйләндереп алган  паркта бүген  «исемле» чыршылар саны 14 булды. Традиция дәвам итә...
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»