поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.03.2010 Матбугат

"ТЕЛ ЧҮПЛЕГЕ"НӘ

Варис Мираслы тәкъдимен хуплап, яңа рубрика ачуыгыз – бик кирәкле эш. Куллануда хаталарга юл куеп, аларның үрчегәннән-үрчүе белән килешеп, телне саклап та, үстереп тә булмый. Чыннан да, татар сөйләмен хата басты. Моңа үз-үзеңә таләпчән карап, һәр хатаны халык игътибарына чыгарып кына чик куеп булыр.

Үзеңнән башларга кирәк! Һәр газет, журналның, радио, телевидениенең, интернет-сайтның үз "тел чүплеге"н булдырырга кирәк. Әйтик, Варис Мирасның кереш сүзеннән ике хатаны "чүплек"кә атарга була. "... Зыянлы булмас дигән максаттан чыгып...". Максатка кереп дип әйтеп булмаган кебек максаттан чыгып дип әйтү дә мәгънәсезлек. Максатның ишеге юк. Дөресе: максаттан, максатка нигезләнеп, максат белән.

 

"Әгәр кирәк санасагыз, минем түбәндәге тупланмаларымны бастырырсыз" җөмләсен болайрак камилләштерик әле: "Кирәк санасагыз, менә бу тупланмамны бастырырсыз". Бу җөмләдә иң куркыныч хата ул, "чыгып" кебек үк, "түбәндәге" калькасы. Газетта язылганның "түбән"е нәрсә ул? Сигезенче катта утырганда, җиденче кат түбәндәге була. Болар – телебезнең нигезен җимерә, җелеген корыта торган, иң хәвефле хата – калькалар. Урысча уйлап, татарча әйтергә азаплану кәсәфәте.

 

В.Мираслы тупламасындагы барлык "чүп"ләрнең дә урыны, дөрестән дә, чүплектә дип саныйм. Бер генә мисалга кабат тукталыйк: табын (өстәл) янында дию дә шул ук табын (өстәл) артында дию кебек үк калька. Табын (өстәл) янында утырып чәй эчеп булмый, табын (өстәл) янында басып сөйләшеп кенә була. Татар гомер буе табында (өстәлдә) утырды, ашады-эчте. Эшче станокта эшли; станок янында (йә артында) ул эшсезләр белән басып кына тора. Машинаны рульдәге шофер йөртә. Укучы бала компьютерда утыра.

 

Татар шушылай уйлый, шушылай әйтә! Әйткәнен урысчага тәрҗемә итү ихтыяҗы туганда гына ул үз әйткәненә үзе шикләнә башлый. Урысча уйлаганга күрә. Татарча уйлыйк, фикеребезне ана телебездә дөрес әйтик! Калька кебек корткычны сөйләмебезгә якын да җибәрмик, һәр кальканы – "тел чүплегенә"!


Илдар НИЗАМОВ
Татарстан яшьләре
№ | 04.03.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»