поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.03.2018 Дин

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Минем турыда да “шизик” дип язганнар

“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга “Матбугат.ру” сайты үзенең сораулары белән мөрәҗәгать итте. Бүгенге темабыз социаль челтәрдәге орышу хакында булыр.

– Нурулла хәзрәт, җырчыларны эт итеп сүгүчеләр бар, бигрәк тә Илсөя Бәдретдиновага эләгә. Бу вакытта җырчы үзен ничек тотарга тиеш?

– Илсөя Бәдретдинова ул җырчы, җәмәгать кешесе. Ул гел үзен инстаграмга чыгарып тора, комментарийлар җыя, кеше аңа берәр нәрсә язса, аның үпкәләргә хакы юк. Вәгазьнең бер өлешен инстаграмда укыгач минем турыда да “шизик” дип язганнар. Минем ул кешегә үпкәләргә хакым юк. Халык алдында чыгыш ясаганмын икән һәм халык берәр нәрсә әйтсә, кабул итәргә тиешмен. Илсөя Бәдретдинова исә баласын инстаграмга чыгара икән һәм аның баласы турында нәрсәдер язсалар, шулай ук үпкәләргә хакы юк. Куймасын, чыгармасын. Әйтмәсләр.

Инстаграмны мин аңламыйм, үзеңнең яхшы эшләреңне язу ул - яхшы эшең белән мактану, бу гөнаһ. Яхшы эшнең савабын бетерә. Начар эшләреңне күрсәтү дә гөнаһ, начарлыгың белән мактанган буласың. Бу гөнаһны тагын да арттыра. Әгәр дә хатын-кыз инстаграмга үзенең фотосын куя икән, ул гөнаһ җыя. Гаурәте капланмаган бит аның, күкрәге, аяклары күренә, чәче яулыксыз. Ничә кеше караса, шул кадәр гөнаһ була бу хатын-кызга. Әгәр дә хатын-кыз урамнан яулыксыз үтеп китсә, аны 15-20 яки 100-150 кеше күрергә мөмкин. Инстаграмда 10 мең кеше күрергә мөмкин. 10 мең кеше алдында ул гөнаһ кылды дигән сүз. Инстаграмга үзеңне төшереп кую уен эш түгел ул.
 
– Инстаграмда гаурәтен каплаган мөселман кызлары да фотоларын куя һәм хәзрәтләр дә.
 
– Мулла инстаграмда вәгазь язса бер хәл, мәсәлән: Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Көнегезне сәдака белән башлагыз”, – дигән, менә сиңа вәгазь. Монда үзеңне мактау бармый. Тегеләй, болай эшләдем, дип мулла үзен яза икән, гаурәтен төшереп җибәргән кыздан бернәрсәсе белән дә аерылмый ул.
 
– Сүгүчеләргә рәнҗергәме?
 
– Үзең нидер чыгарсаң рәнҗергә хакың юк. Зәгыйфь кеше генә рәнҗи, үпкәли ала. Урамдагы эткә эт булып өрмибез, борылып карыйбыз да китеп барабыз. Сиңа ташланса, үзеңне кешечә яклыйсың, эт булып түгел. Барып этне тешләмисең бит. Рәнҗү, үпкәләү психиканы гына бетерә ул. Сине сүгүчеләрдән үзеңне яклыйсың килә икән, яз: “Җәмәгать, сез минем турында начар сүз, гайбәт язу, яла ягу белән үзегезгә бик зур гөнаһ аласыз. Әгәр дә сез минем кимчелекләремнән көләсез икән, үзегездә шундый ук кимчелек булмыйча дөньядан китмәссез”, – диген. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән. Матур итеп нәсыйхәтләреңне әйт. Мин рәнҗим, дип әйтү, Инстаграмда язган кешегә бернәрсә бирми ул. 
 
– Илсөя: “Миңа начар әйбер язсалар, мин аларга матур итеп җавап кайтарам”, – ди.
 
– Дөрес эшли. Бу иң яхшы ысул. Таш атканга аш ат, диләр. Теге кеше шунда ук тынычлана.
 
– Кешенең сыкравы аны сыкраткан кешегә төшәме?
 
– Төшә. Синең сыкрау төшми, аларның гөнаһлары үзләренә төшә. Сине рәнҗеткән өчен Аллаһы Тәгалә аларны җәзалый. Сыкрасаң, сыкрамасаң да Ул аларны җәзалый. Алар сине рәнҗетте, син мәзлүм.

ГАБДЕРӘХИМ
Матбугат.ру
№ --- | 23.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»