• 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 26 Сентябрь Мидхәт Миншин (1936-2009)
  • 27 Сентябрь Сәрия Сабурская
  • 27 Сентябрь Рамил Вәҗиев
  • 28 Сентябрь Әхмәтһади Максуди (1868-1941)
  • 28 Сентябрь Рәшит Зәкиев
  • 28 Сентябрь Габдулла Сәгыйтов (1909-1943)
  • 29 Сентябрь Лилия Муллагалиева
  • 29 Сентябрь Рәйсә Борһаниева
  • 29 Сентябрь Хәлил Әбҗәлилов (1896-1963)
  • 30 Сентябрь Фаил Гыймадов
  • Балтач районы. Үгез ите сатыла. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Казанда бер бүлмәле фатирны бергәләп снимать итәргә иптәш эзлим. Үзем тәртипле тормыш рәвеше алып баручы татар егете. Фатир Проспект Победы урамында, метродан 10 минут ераклыкта гына урнашкан. Бөтен җиһаз бар. Бәясе – 6500 сум. Тел: 89274777816
  • Казанда Бакый Урманче урамындагы (Солнечный город) 3 бүлмәле яңа фатирга бик әйбәт гаиләне озак вакытка яшәргә кертәбез. Өр-яңа йорт, яңа фатир. Яңа мебельләр. Яшәр өчен, мебельләрдән тыш та, нәрсә кирәк - барысы да бар (ТВ, интернет, кабельле тв, кер юу машинасы, микроволновка, үтүк, савыт-саба һ.б. һ.б.). Урыны искиткеч әйбәт. Өй алдында гына балалар бакчасы. Якында гына мәктәп, күп төрле кибетләр. Тукталыш ерак түгел. Якында гына мәчет. 25 мең + коммуналь түләүләр Риелторлар борчымасын иде! 89274222806
  • Кулланышта булган хатын кыз киемнэре алам. телефон 89375249498
  • Проспект урамында урнашкан (якында метро) 1 булмэле фатирга кеше кертэм. Чисталык сорала. Телефон 89046635628
  • Казан шэхэренен узэгендэ 2 булмэле фатир сатып алам. Кечкенэ бала белэн йорергэ унайлы булсын иде. Тел. 89172757475.
  • Казанда яхшы хэлдэ булган ваз 2114 машинасы сатам. Пробег 100000 км. Бер хужа. 105000сум. 89172286263.
  • Актаныш. Никах киеме, костюм (чалбар, итэк, пиджак), тонге кулмэк сатыла. 89625646471
  • Актаныш. Эре бэрэнге сатыла. Корыда алынган. 89625704993
  • Актаныш. Сатыла печэн кибе 4ц. (люцерна + кастёр). Янгыр тимэде. 89625704993

 

 

 
Архив
 

12.03.2018 Мәдәният

Казанда Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озаттылар (ФОТО)

Бүген, 12 мартта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Әнәс ага Галиуллин белән хушлаштылар. Олуг артистны соңгы юлга озатырга якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм күпсанлы тамашачылары килгән иде.

Матәм чарасында шулай ук Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм аның беренче урынбасары Эльвира Камалова катнашты.

“Әнәс Галиуллин республиканың театр җәмәгатьчелегендә, хезмәттәшләре арасында зур абруй казанган, гомере буе театрга һәм актерлык сәнгатенә тугры булган зур шәхес иде. Талантлы артистның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр”, – диде Эльвира Камалова һәм театр коллективына, мәрхүмнең гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
 
 
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов Әнәс Галиуллиның сәхнәгә, театр дөньясына җаны-тәне белән бирелгән шәхес, үз эшенең остасы булуыннан тыш, игелекле, яхшы күңелле кеше булуын билгеләп үтте.
 
 
“Якты дөньядан киткән хезмәттәшләребезне, артистларыбызны искә алу, аларның каберләрен чистарту, матурлау эшләрендә Әнәс абый һәрчак башлап йөрүчеләрдән булды. Менә бүген үзен дә соңгы юлга озатабыз. Урының оҗмахта булсын, Әнәс абый! Без сине онытмабыз!” – диде ул.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова исә Әнәс Галиуллин белән якташлар булуын, бер мәктәптә белем алуларын һәм гомер буе бер театрда хезмәт куюларын билгеләп узды. “ 1963 нче елдан бирле, без аның белән кулга-кул тотынышып эшләдек. Кышкы салкыннарда, көзге пычракта арба-чаналарда, трактор әрҗәләрендә селкенеп, авылдан авылга йөреп спектакльләр куйдык, халыкка хезмәт иттек. Әнәс театрыбызны биналы итүгә дә үзеннән зур өлеш керткән артистларыбызның берсе иде. Ул иҗат иткән образлар, аның осталыгы, сәнгатькә мәхәббәте – боларның барысы да яшь буын артистларыбызга үрнәк булырлык”, – дип сөйләде ул.
 
 
Матәм чарасында шулай ук Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина, Хәлим Җәләй, Әсхәт Хисмәтов, Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының татар республика оешмасы  рәисе Альбина Сабитова һ.б.лар мәрхүм турында хатирә уртаклашты.
 
 
Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин бүген Казанның Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнде.
 
 
Олпат артистыбызның, яраткан хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 12.03.2018
Тинчурин театры печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments