|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2018 Әдәбият
Кече Елга авылы халык театры драматург Данил Салиховның «Уч төбендә өч егет» әсәрен сәхнәгә куйдыЛаеш районы Кече Елга авылы халык театры драматург Данил Салиховның «Уч төбендә өч егет» әсәрен сәхнәгә куйды. Әлеге спектакль театр багажында инде 34нче әсәр. «Уч төбендә өч егет» спектакленең премьерасын Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм әсәрнең авторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та тамаша кылды.
Район башлыгы драматургка кызыклы әсәр, артистларга камил уеннары өчен рәхмәт әйтте. Данил Салихов спектакльдән соң тамашачыларга автографы белән китаплар бүләк итте.
(Лаеш районы администрациясенең матбугат үзәгеннән).
--- |
Иң күп укылган
|