поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.03.2018 Мәдәният

Филүс Каһиров: “Бүген мин алып килүче дә, алып баручы да”

Самараларга мин гел барам, Гел барам, гөлләр алам. Таң йокысы татлы була, Шунда да уйлап алам, - дип, “Иделләре-күлләре” җырын бозып җырлаган Филүс Каһировны Самара тамашачысы яратмый нишләсен инде.

Шундый дәрт, шундый моң, тавышының күпкырлылыгы, тирәнлеге һәм киңлеге бу кичне барыбызны да моң өермәсенә төреп, татар сәнгате, татар шигърияте дөньясына алып кереп китте. Әйе, әйе, шигърияте дә. Концерт башында Филүс Каһиров: “Бүген мин төркемебезне Самарага алып килүче дә, концертны алып баручы да, алып китүче дә булырмын инде”, - дип көлдерде. Ул башка артистлар кебек үзе, гаиләсе, туган авылы турында сөйләп тормады, ә татар шагыйрьләренең югары стильдәге иҗат җимешләренә мөрәҗәгать итте. Роберт Миңнулинның “Усал булырга кирәк”, Тәслимә Кәримованың “Бәхет кайда?” кебек шигырьләрен бик сәнгатьле итеп укыды. Урынлы гына әйтеп куйган мәзәкләре дә күңелләрне күтәреп җибәрде.

Концерт алдыннан Киров мәйданындагы Иҗат йорты хезмәткәре, татар артистларының гастрольләрен оештыручы Флорида Локманованың борчылуы йөзенә чыккан иде.  “Юк, башкача Филүс кебек танылган артистларны чакырмыйм! Кара инде, барлыгы сиксән билет сатылган. Оят! Оят!” - дип өзгәләнде ул. Залның партер өлеше халык белән тула башлагач кына, бераз тынычланды. 

Ләкин буш урыннар да бар иде. Моның өчен сәхнәгә бүләкләрен күтәреп чыккан Разия ханым Әюпова артисттан гафу үтенде. Ә Филүс берни дә булмагандай: “Борчылмагыз, апа, мин моңа да бик шат. Никадәр кеше минем иҗатымны яратып килгән икән, димәк алар тик минем җырларыма мөкиббән киткәннәр. Барысына да олы рәхмәтләремне әйтеп, һәрберсе өчен җырлыйм бүген”, - диде.
 
Концерт җанлы, тере тавышлы булуы белән алдырды. Филүс Каһиров «Мирас» инструменталь ансамбленә кушылып, «Җиз кыңгырау моңнары», «Әнкәй теләге», «Керим әле урманнарга», «Иделләре-күлләре», “Кайда син?”, «Сагынганда», «Сентябрьдә ак кар», «Йөрәк җылысы», “Күпме күзләр күреп онытылган”, “Бөрлегән” кебек татар эстрадасының алтын фондын тәшкил иткән җырларны һәр тамашачы күңеленә илтеп салды. 
 
Зәридә Хәсәншина башкаруындагы “Сарман буйлары”, “Ак чәчәкләр”, гитарачы Руслан Сафинның “Бамболео” латин-америкасы җыры бу музыка бәйрәмен яңа бизәкләргә баетты. Ә инде «Сулар кирегә акмый» җыры Гөлназ Солтанова һәм Филүс Каһиров башкаруында үзәкләрне өзәрлек спектакль кебек кабул ителде. Шул ук вакытта сәхнәдәге зур экранда әлеге җырга төшерелгән клип та күрсәтелеп барды. Филүс үз репертуарына Салават Фәтхетдиновның «Соңгы мәхәббәт» җырын да алган икән. Бу җыр да Филүс башкаруында бөтенләй башкача яңгырады. 
Ахырда җырчы: “Күпме булсагыз да, шушы залга җыелып килгәнсез икән, күңелебезне күрдегез. Сез дә бездән якты хисләр алып китәсездер, дип өметләнәбез. Олы рәхмәт барыгызга да”, - дип саубуллашты.
 
Ә мин, Флорида ханымның күзләренә карап, Филүсне киләсе елда да чакырасын аңладым. Аның җырларыннан башка яшәү мөмкин түгел бит.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 07.03.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»