• 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Гөлүсә Исмәгыйлева
  • 25 Сентябрь Марат Гатин
  • 25 Сентябрь Рахмай Хисмәтуллин (1934-2004)
  • 26 Сентябрь Мидхәт Миншин (1936-2009)
  • 27 Сентябрь Сәрия Сабурская
  • 27 Сентябрь Рамил Вәҗиев
  • 28 Сентябрь Габдулла Сәгыйтов (1909-1943)
  • 28 Сентябрь Рәшит Зәкиев
  • Актаныш. Никах киеме, костюм (чалбар, итэк, пиджак), тонге кулмэк сатыла. 89625646471
  • Актаныш. Эре бэрэнге сатыла. Корыда алынган. 89625704993
  • Актаныш. Сатыла печэн кибе 4ц. (люцерна + кастёр). Янгыр тимэде. 89625704993
  • Актаныш. Продается миксер электрический новый. 89625646471
  • Аметьево, Магаданская урамында 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Чиста, бик якты, жылы фатир. Яшэу очен ботен мебель, кер юу машинасы, холодильник, микроволновка бар. Аметьево метростанциясенэ 5 минутлык юл. 2 нче автобус 10 минут саен йори, Центр аша бара. Т.89274386927. Ватсап аша фотолар жибэрэ алам.
  • Апас районы Каратун станциясендэ кулай бэядэн 1 булмэле квартира сатыла .Тел 89673645355
  • Татар гаиләсенә Чистай (Чистопольская) урамында, "Олимп" спорт комплексы тукталышында, озак вакытка 2 бүлмәле фатирны арендага бирәм. Т: 89272437185 Ватсап аша хәбәрләшергә мөмкин.
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738
  • Сойгэнемне кайтарасым килэ. Кемдэ булса да мэле юкмы? 89033405773 - ватсап
  • Апас районы Иске Энэле авылында йорт сатыла, тел. 89393045137

 

 

 
Архив
 

02.03.2018 Спорт

Пожарда ике атна эчендә ике турнир үтте

Кочко-Пожар хоккей кордында ике атна эчендә ике турнир үтте. 3 февральдәгесе Рафаил Багаутдиновка багышланган булса, 18 февральдә Кочко-Пожар, Семочки, Суыксу һәм Яндавишча спорт ветераннары уртак дусларын – пашатлы Гаяр Әндәрҗановны хоккей уйнап искә алдылар. Берсе сокландырды – алар үзләре белән яшь авылдашларын да ияртеп килгәннәр.

Ярышларны  ачу  тантанасында  алыштыргысыз  комментатор Рифат  Габайдуллин  мәрхүмнең тормыш  юлы  турында  сөйләде. Гаяр  Хисбулла  улы  яшь  вакыттан ук  пожарлылар  белән  дус  булган: бергә  футбол  уйнап  йөргәннәр,  ә Сергачта  ФСК  ачылгач,  яңадан торгызылган  Пожар  хоккей  командасы  составында  уйнаган.  Пожар хоккейчыларының төрле район һәм районара  турнирларда  беренче җиңүләрендә аның өлеше дә бар.             
 
Авыл  башлыгы  Рөстәм  Абдуллин спорт бәйрәме сәбәпчесенә хөрмәт  белдереп,  авыл  яшүс-мерләренә  Гаяр  Хисбулла  улын үрнәккә  китерде,  ә  өлкә  хөкүмәте ярдәме  белән  төзелгән  хоккей кордына аерым тукталып үтте. Ул өченче  кыш  инде  бу  спорт  төрен яратучыларны кабул итә. Аны булдыру  идеясен  авылның  спорт  лидеры  Илһам  Жиһаншин  тәкъдим итә  һәм  инициатив  төркемне  дә үзе  җитәкләп,  эш  барышын  гел контрольдә тота. Күрше районнардан  килгән  хоккейчылар  һәрчак кордка  сокланып,  үз  авылларында  да  шундыйны  булдырырга  хыялланалар.  Рөстәм  Мансур  улы аны булдыруда ярдәм иткән авыл халкына,  спонсорларга  тагын  бер тапкыр  рәхмәтләрен  белдерде, балалар  арасында  сәламәт  яшәү рәвешен  пропагандалауда  аның әһәмиятен  ассызыклап  үтте  һәм авыл хакимияте исеменнән җирлехоккей  командасын  әйдәп  баручы  Илһам  Жиһаншинны  Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләде. Ә Илһам Абдулхаевич, үз чиратында, команда исеменнән турнирларны  югары  дәрәҗәдә үткәрергә  ярдәм  иткән  мәдәният йорты  директоры  Ибраһим  Мусинга  өстәл  уеннары  җыелмасы  – шахмат, шашка, домино һәм өстәл теннисы тупчыклары бүләк итте.     
 
Гадәттәгечә,  уенчыларны  клуб хезмәткәрләре  җылы  кабул  итте һәм  бөтен  уңайлыкларны  тудырды.  Хуҗалар  бу  яктан  кунакчыл булсалар да, бозда киресенчә, кунакларга  нык  көндәш  булдылар: башта  Семочкины  оттылар,  аннары финалда Кызыл Октябрь районы  чемпионы  булган  Суыксу  командасын җиңделәр. “Бакыр” өчен турнирның  дебютантлары  булган Яндавишча  командасы  кызу  матчта буллитлар сериясендә генә Семочкины җиңә алды. Бүләкләү тантанасында команда капитаннары  Илдар  Әхмәтбаев, Рамил  Мусин,  Рушан  Нәбиуллин һәм Гаяр Әббәсовка кубоклар, грамоталар  һәм  акчалата  бүләкләр тапшырылды,  ә  Гаяр  Хисбулла улының  хатыны  Рушания  ханым хәләл  җефетенең  рухына  багышлап, күп еллар дәвамында шундый спорт чаралары оештырып килүче  пожарлыларга  рәхмәтләрен  белдерде.
Семочкида Петрякс отты             
 
Семочки  турниры  Нуршат Әббәсов,  Камил  белән  Исмаил Хамзиннар,  Рөстәм  Айдерханов һәм  Рәмис  Әбдрәшитовның  якты истәлекләренә  багышланды.  Ул Ватанны яклаучылар көненә туры килде.  Шул  уңайдан  авыл  башлыгы  Равил  Бәдретдинов,  Кызыл Октябрь  районының  мәгариф комитеты  җитәкчесе  Равил Арибҗанов һәм Семочки командасы  капитаны  Гаяр  Әббәсов  барысын да 23 февраль бәйрәме белән тәбрик  иттеләр,  хоккейчыларга уңышлар, ә тамашачыларга яхшы кәеф теләделәр. 
 
Шоба  буенча  ярымфиналлар түбәндәгечә  бүленде:  Кочко-Пожар  –  Суыксу,  Семочки  –  Пе-трякс. Суыксу Пожардан көчлерәк булып чыкты – 4:1. Семочки тамашачысы финалда авылдашларын көтте,  ләкин  хуҗалар  Петрякс командасын  буйсындыра  алмады,  хәтта  өченче  урын  өчен  пожарлыларга да җиңдерделәр һәм Сергач  районының  бердәнбер татар  командасы  быел  дүртенче турнирда рәттән призлы урын яулады. Финал матч бигрәк кызу үтте. Бу уенда  бар  да  булды  -  бортлар  да шыгырдады,  алкалар  да  штангаларны чыңгылдатты, бәрелешүләр дә җитәрлек иде, уенчыларның кызып  китүләре  дә  булды.  Берничә минут  калды  дигәндә  петрякслылар  алга  чыкты  һәм  5:4  исәбен ахырга  кадәр  саклап  кала  алды.                       
 
Гадәттәгечә,  бөтен  командалар бүләкләнде һәм иң яхшы уйнаучылар билгеләнде.Юл  уңаеннан  шулай  ук  клуб хезмәткәрләрен  билгеләп  үтәргә кирәк.  Авылларыбыздагы  хоккей кордларын  бу  учреждениедән  гайре күз алдына китереп тә булмый. Алар һәрвакыт командаларны югары дәрәҗәдә каршы алалар, яхшы уен күрсәтер өчен уңайлыклар тудыралар, бу юлы да шулай булды, саф һавада һәм ачык утта пешкән пылау да бик урынлы иде.
 
СУЫКСУДА Мәскәү уйнады             
 
Суыксу  турниры  18  яшендә  вафат  булган  Наил  Айсинның  якты истәлегенә  багышлап  үткәрелде. Аның  гомере  бик  кыска  булса  да (03.03.1965-24.01.1984),  авылдашлары  хәтеренә  нык  кереп калган.  Аны  Суыксуның  беренче хоккейчысы  дияргә  була,  чөнки  бу спорт төрен үстерүгә аның керткән өлешен  бәяләп  бетергесез.  Ул чорда бала-чага күл яисә елга буйларында  уйнап  йөргән,   шартаякларны  һәм  алкаларны  көнкүреш материаллардан ясаган, ә гәүдәне саклый  торган  махсус  аммуниция турында  әйтәсе  дә  юк.  Бу  уенны бит тикмәгә генә чын ир-атлар уены дип йөртмиләр, җырда җырлаганча, “трус  не  играет  в  хоккей!”.  Наил бигрәк  кыю,  куркусыз  булган,  үзен жәлләмичә,  саулыгын  сакламыйча  уйнаган  һәм  шуңа  күрәдер яшьтәшләре  арасында  абруй  һәм дан  яулап  өлгергән,  әмма  ләкин үзен генә саклап кала алмаган.                     
 
Менә  күп  еллар  инде  Наилның якты  истәлегенә  шундый  турнир оештыруны хыялында йөрткән кыз туганы Наилә ханым, ниһаять, аны уңышлы  гына  тормышка  ашырды. Бүләкләр кайгырту, аш-су әзерләү һәм башка чыгымнарны мәрхүмнең туганнары үз өстенә ала, ә бозны әзерләү һәм ярышларны оештыру мәсьәләләрен  авылның  спорт  лидерлары Рамил Мусин, Ильяс Абубякиров, Фәрхат һәм Рифат Фаттахетдиновлар  җитәкчелегендә  бер төркем ир-атлар хәл итә. Клуб бинасында  бәйрәм  кунакларын  бер төркем ханымнар көне буе кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйлап торды.   
 
Турнирны  тантаналы  рәвештә авылның  атаклы  көрәшчесе Әнвәр  Зыядетдинов  ачып  җибәрде  һәм  Наилның  биографиясе  белән  таныштырды.  Аннары җирле глава Рәшит Хәсәнов һәм Наилның  дусты  Равил  Зарипов чыгыш ясады.                                                                                                         
Быелгы  турнирда  биш  команда ярышты  –  Кочко-Пожар,  Семочки, Яндавишча  һәм  Суыксуның  авыл һәм  мәскәүлеләр  командалары. Комментаторлар Әнвәр Зыядетдинов һәм Ильяс Абидуллин иде. Беренче  төркемнән  Яндавишча  һәм  Суыксу  мәскәүлеләрен тар-мар  итеп  финалга  Кочко-Пожар  командасы  чыкты,  ә икенчесеннән  -  хуҗалар,  алар Семочкины  җиңделәр.  Турнирда өченче урынны өч уен рәттән уйнаган Рушан Нәбиуллин җитәкләгән Яндавишча  командасы  яулады. Алар  үз  төркемнәрендә  Пожарга  оттырсалар  да,  хуҗаларның мәскәүлеләрен  һәм  “бакыр”  өчен уенда семочкилыларны җиңделәр. Башка  командалар  белән  чагыштырганда,  аларның  хоккейчылар саны да азрак иде. Мондый шартларда  өченче  урын  җиңүгә  тиң, күп  санлы  тамашачылар  да  шул фикердә иде. Ә алар бу көнне бихисап күп җыелды, автомобильләр саны гына да якынча 60лап иде. Финалда  Пожар  һәм  Суыксу очрашты.  Аларны  хоккей  нык  дуслаштырса  да,  соңгы  елларда  Суыксу  бозында  алар  принципиаль көндәшләргә  әверелә,  гел  финал уеннарда очрашалар. Кызганычка, бу юлы да җиңү бәхете хуҗаларга елмаймады һәм өченче ел рәттән беренче  урынны  пожарлылар  яулады.Бүләкләү  тантанасы  аеруча  озак  булды,  һәр  команда медальләр,  кубоклар  һәм  акчалата  бүләкләнде.  Иң  яхшы  уйнаучыларны  да  билгеләп  үттеләр.       
 
Мәрхүм  Наилның  гаиләсе  тарафыннан спорт ветераннарына һәм боз мәйданын югары сыйфатта тотучыларга  да  истәлеккә  бүләкләр тапшырылды.                             
 
Турнирдан  соң  табын  артында хоккейчылар  җирле  үзешчән  Рушан  Хайретдиновның  чыгышларын  тыңладылар,  аралаштылар, фикерләре  белән  уртаклаштылар, оештыручыларга,  мәрхүмнең  туганнарына,  аларны  җылы  кабул иткән  клуб  дирекциясенә  рәхмәт сүзләрен белдерделәр һәм хоккей турнирлары  истәлеккә  генә  түгел, ә юбилейлы даталар уңаеннан да уздырылсын  иде,  дигән  фикер  тудырдылар.
 
Чүмбәлидә юбилейлы биатлон         
 
2013  елда  юл  һәлакәтендә фаҗигале  рәвештә  һәлак  булган  К.Октябрь  районының Яшьләр  палатасы  рәисе  Рөстәм Айдерхановның  якты  истәлегенә багышлап,   аның  якыннары,  дус-лары, районның җирле үзидарәсе, яшьләр палатасы, газетасы, спорт мәктәбе һәм мәгариф, яшьләр эше һәм спорт комитеты 22 февральдә Чүмбәлинең  “Кыр  күле”ндә  бишенче  кабат  районара  биатлон ярышы оештырдылар. 18 команда арасында  Сечен,  Сергач  районнарыннан  да  төз  атучы  чаңгычылар бар  иде.  Рөстәмнең  якыннары барча  биатлончыларга  һәм  кунакларга,  гадәттәгечә,  гөжләп  торган  самоварлы  һәм  пәрәмәчле өстәл  кордылар.  Ярышларны башлар  алдыннан  беренче  сүзне мәрхүмнең якыннарына бирделәр, аннары  оештыручылар  арасыннан  булган  районның  җирле үзидарә  башлыгы  Рафаэль  Ильясов  Рөстәм  Айдерхановны  җылы сүзләр белән искә алды, оештыру эшендә  ярдәм  күрсәтүчеләр  һәм мәрхүмне  хөрмәт  итеп  килүчеләр исеменә  рәхмәт  белдерде,  ир-атларны Ватанны яклаучылар көне белән  тәбрикләп,  һәр  командага уңышлар теләде. Кызыл Октябрь районының мәгариф, яшьләр эше һәм спорт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Равил Арибҗанов белән яшьләр палатасы кураторы Фәнис  Саберов  та  сүз  тоттылар.                                                   
 
Төп  оештыручыларның  берсе, мәрхүм  Рөстәмнең  якын  дусты Рауф  Ваһапов  биатлончылар-ны  дүрт  этаптан  торган  ярышлар кагыйдәсе  белән  таныштырып, старт  бирде  һәм  18  чаңгычы,  бар осталыкларын  куеп,  алга  омтылды. Үткән  елда  төз  атулары  белән сокландырган  Сечен  газүткәргеч челтәре командасы җиңеп чыккан булса,  бу  юлы  Кочко-Пожарның җитез  биатлончылары  өстенлек тотты һәм нәтиҗәдә алар чемпион исеменә лаек булдылар да. Сечен-лылар  икенче  һәм  өченче  урыннарны  бүлделәр.  Алар  кубоклар,  грамоталар, медальләр белән һәм шулай  ук  Рөстәм  Айдерхановның якыннары  тарафыннан  истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. 4 һәм  5  урыннарны  яулаган  Камка һәм  Чүмбәли,  төрле  авыллардан килгән  өлкәннәр,  мәктәп  укучылары,  районның  муниципаль  янгын сагы,  янгын  сүндерү  гарнизоны һәм  Пильна  техникумының  Уразавыл  уку  үзәге  командалары  да актив  катнашканнары  өчен  грамоталар  һәм  истәлекле  бүләкләргә лаек  булдылар.   Рафаэль  Ильясов  “Бердәм  Россия”  партиясе исеменнән  иң  өлкән  биатлончы,  67  яшьлек  камкалы  Камил Мәүлихановны  грамота  һәм  акчалата  приз,  ә  Салган  мәктәбеннән килгән  иң  кече  Анна  Арсланованы  грамота  һәм  чаңгылар  белән бүләкләде. Даими рәвештә Лыскаудан  килеп  ярдәм  итүче,  мәрхүм Рөстәмнең  дусты  Борис   Кынинны   да  оештыручылар  Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Шулай ук  урын  әзерләүдә  һәм  ярышларны  үткәрүдә  актив  катнашкан Чүмбәли  төп  мәктәбе  директоры Марат  Шиафетдинов  белән  физкультура  укытучысы  Зиннур  Багаутдинов  исемнәренә  дә  рәхмәт белдерделәр. Шунысы  яхшы,  һава  торышы суыграк булса да, ярышлар яхшы оешканлык  һәм  әзерлек  белән узды, барчасы да яхшы кәеф һәм канәгатьлек хисе алдылар.
 
Сафаҗайда дуслык чарасы   
 
24  февральдә  төбәгебезнең  иң зур татар авылларыннан саналган Сафаҗай  хоккей  кордында  Ва-танны  яклаучылар  көне  уңаеннан оештырылган  регионара  турнир зурлап  уздырылды.  Биредә  авыл һәм  Мәскәүдә  яшәүче  авылдашлар  командаларыннан  тыш, күрше Сечен һәм шулай ук Чувашстан  республикасының  Алатырь шәһәре  хоккейчылары  катнашты. Кызганычка  каршы,  алдан  ук  чакырылган  Мордовиянең  Белозерье районы командасы гына килә алмады.  Хоккей  корды  урнашкан мәйданның бер төшендә кунакларга кереп җылыныр өчен хәрби-кыр вагоннары  баскан,  бер  почмакта зур колонкалардан ике телдә туган ил, спорт турында һәм татарчалап Сафаҗайга  багышланган  җырлар яңгырый,  ә  “Киров”  исемендәге СПК җитәкчесе Шамил Нуриманов биргән  тана  итеннән  ике  казанда пешерелгән  пылау  исе  борынны кетекли,  шул  тирәдә  50  литрлык зур самовар да гөжләп утыра.       
 
Авыл  башлыгы  Фәрит  Каюмов белән  физкультура  укытучысы Рөстәм  Хайретдинов  иртән-иртүк инде кунакларны каршы алып тордылар. Хоккейчыларны һәм барча тамашачыларны  бәйрәм  белән тәбрикләргә  Пильна  районының үзидарә  башлыгы  Виктор  Козлов,  Земство  җыены  депутаты Мирзәхләм  Абдулганиев,  Нижгар татар  автономиясенең  башкарма директоры  Рамил  Салихҗанов һәм җирле СПК җитәкчесе Шамил Нуриманов та килделәр. Турнирны башлар алдыннан авылның спорт ветераннары  белән  яшүсмерләр ярты  сәгать  чамасы  уен күрсәттеләр. Ветераннар командасы  составында  Фәрит  әфәнде  Каюмов  үзе  дә  кәшәкә чәлештерде.     
 
Аннары  инде  ярышларга  вакыт ирешкәч,  турнирны  тантаналы ачар  өчен  бозга  хөрмәтле  кунаклар  чыкты.  Беренче  булып  авыл башлыгы барча җыелган халыкны сәламләде  һәм  микрофонны  кунакларга  тапшырды.  Мирзәхләм Гаярович,  үз  чиратында,  өлкә  Законнар  чыгару  җыены  депутаты Валерий Антиповның сәламнәрен җиткереп,  аның  исеменнән  дә  ир-атларны Ватанны яклаучылар көне белән тәбрикләде.                                                   
Турнирны  Сафаҗай  белән Сечен  командалары  башлап җибәрде  һәм  оста  иттереп  уйнау нәтиҗәсендә  беренчеләре  кунакларны  җиңеп  чыкты.  Алар  арты Алатырь  белән  Мәскәүдә  яшәүче авыл  егетләренең  “Бүреләр”  командалары  уйнады.  Беренче  карашка  күрше  республика  спортчылары  барчасы  да  эре  һәм тәҗрибәле булып күренде, аларга каршы торучылар булмас та төсле тоелды.  Әмма  уен  башланып  күп тә үтмичә, җитез хәрәкәтләр белән оста алымнар кулланып, “Бүреләр” алатырьлыларның  капкаларына бер-бер  артлы  алкаларны  кертә башлагач,  аларның  җиңүләрендә шик  калмады  һәм  шулай  булды да.  Финал  уены  алдыннан  Сечен белән  Алатырь  хоккейчылары ярышты  һәм  соңгылары  җиңеп чыкты. Аннары инде турнирның иң кызу һәм хәлиткеч өлеше башланды.  Бу  юлы  боз  өстенә  Сафаҗай командалары  капма-каршы  басты.  Аларның  бер-берләренә бирешергә  теләмичә  озак  һәм бигрәк кызыклы иттереп уен алып баруларыннан,  финалның  иге-чиге  булмас  төсле  тоелды.  Ике яктан  да  оста  алымнар  белән кәшәкәләреннән  шап-шоп  итеп тавыш  чыгаручыларны  тамашачылар тын да алмыйча карап торды. да  сәгатьләренә  күз  салып төрле ысуллар кулланып карадылар,  хоккейчыларны  дүртәрләп тә, өчәрләп тә уйнаттылар.               
 
Ниһаять, һич көтмәгәндә хуҗалар көндәшләренең  капкаларына  алканы очырып исәпне 4:3 ясадылар һәм  регионара  турнир  чемпионы исеменә лаек булдылар.         
                                           
Хөрмәтле  кунаклар  янында хоккей  ярышларын  күзәтеп  тору уңаеннан, алар белән фикер уртак-лашырга да мөмкинлек булды.   
 
- Безнең төбәгебездә өч дистәдән артык  татар  авыллары  бар,  әмма, кызганычка  каршы,  аларның күпчелегендә  турнир  оештырырлык түгел, хәтта җыелышып хоккей уйнарлык  көчле  командалар  да калмады, ә кайберләрендә кышкы спорт  төрләре  бөтенләй  онытылды.  Әле  ярый  Сафаҗай  егетләре бу  өлкәдә  милләтебез  данын  саклый. Менә бүген дә Сафаҗайдагы ике команданың район гына түгел, регионара  күләмдә  дә  өстенлек тотуларына  чын  күңелдән  сокландым  –  диде  Мирзәхләм  Абдулганиев.         
 
Шуны  да  әйтеп  үтмичә  ярамас, бу  көнне  берничә  һава  куыгының турнир  үткәрелгән  корд  өстеннән очканын күрү үзе бер сөенеч иде.                                                                                           
Регионара  чемпионнар  исемен яулаган авылдашларын Фәрит Каюмов  кубок,  ә  өч  призлы  урынны алган  командаларны  медаль  һәм акчалата бүләкләде. Җиңелгән  Сечен  хоккейчылары  да  бүләксез  калмады,  алар да  Фәрит  әфәнде  тарафыннан акчалата  призга  лаек  булдылар.  Җиңүче  командада  уйнаган Рөстәм Хайретдиновны туган авылында  яшьләрне  спорт  белән  чы-ныктырып  тәрбияләве  өчен  авыл башлыгы Рәхмәт хаты һәм махсус приз белән бүләкләде. Турнирның  бүләкләү  өлеше тәмамлангач, Фәрит әфәнде командаларны  һәм  хөрмәтле  кунаклар-ны бәйрәм уңаеннан мул иттереп корылган табынга чакырды, ә анда җиткәч,  аларны  Шамил  Әнәсович ишектән  үк  каршы  алды.  Хоккейчылар  табын  артында  сыйланып, шат  күңел  белән  аралаштылар.       
 
Алар өчен җиңү һәм җиңелү түгел, ә  Сафаҗай  бозы  өстендә  җылы милләтара  мөнәсәбәттә  булып, бәйрәм  турнирында  хоккей  уйнап туганнарча аралашуның мөһим булуын йөзләрендә балкыган шатлык нурларыннан күреп алырга мөмкин иде. Барчасы да шундый регионара  һәм  милләтара  матур  бәйрәм бүләк  иткәннәре  өчен  оештыручыларга  рәхмәт  әйтеп,  күтәренке күңел белән кайтып киттеләр.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

 

Илнар САДЕКОВ һәм Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 02.03.2018
Туган як печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments