поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.03.2018 Мәдәният

Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды

Быел Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә өч язучы, өч рәссам, бер театр коллективы, бер акционерлык җәмгыяте һәм танылган коллекционер Абдулла хаҗи Дубин дәгъва итә.

Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә тугыз кандидатураны күрсәтү турында карар кабул ителде, дип яза Татар-информ.
 
1. Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы: Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы (директор һәм баш режиссер), Насыйхов Булат Вакыйф улы (баш рәссам), Шәмәрдәнова Гүзәл Фазыл кызы (артист) - Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесты буенча куелган спектакль өчен.
 
2. Гаффаров Габделәхәт Габрахман улы - «Олы юлның тузаны» романы һәм «Дәрья башы: повесть, романнар, хикәяләр» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2013) һәм «Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен.
 
3. Дубин Абдулла Ибраһим улы - «Казань на старинных открытках (Казан, «Светлячок» нәшрияты, 1994)», «Казань историческая: альбом» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2004), «Старая Казань и ее окрестности» / автор проекта, сост. А.И.Дубин» (Казан, Татар китап нәшрияты 2011), «Две Казани: альбом» / автор проекта, сост. А.И.Дубин (Казан, Заман – Татар китап нәшрияты, 2011)», «Старая Волга: ее люди, ее суда, ее судьба…» (Казан, «ТАТМЕДИА» ААҖ «ПИК «Идел-Пресс» нәшрияты, 2012), «Астрахань историческая» (Казан, «ТАТМЕДИА» ААҖ «ПИК «Идел-Пресс» нәшрияты, 2005), китаплары өчен.
 
4. Кәримов Камил Әтхәм улы - «Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2015), «Игезәкләр йолдызлыгы: романнар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2016).
 
5. Кузнецов Михаил Иванович - «Белые холсты. Народы Поволжья» эшләре сериясе өчен (33 эш).
 
6. Петров Александр Александрович - «На стихи Г.Тукая» (10 эш), «Памяти Булгар» (19 эш), «Из детства» (21 эш) серияләре өчен.
 
7. Хаҗиев Мәдияр Шәрип улы - «Татар хатын-кызлар» эшләре сериясе өчен (25 эш).
 
8. Хөснетдинов Зиннур Зыятдинович (Зиннур Хөснияр) - «Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2012), «Гарасат: роман-дилогия» (Казан, «Хозур» нәшрияты 2014) һәм «Көмеш чыбыркы: повестьлар һәм романнар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен.
 
9. «Таттелеком» Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Шәфыйгуллин Лотфулла Нурислам улы һәм Зәкуанов Рөстәм Газизҗан улы - Татарстан Республикасында яши торган халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерү һәм саклап калуга керткән зур өлешләре өчен.

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»