|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2018 Матбугат
ТНВның буйдак егете Нияз Рахман: "Кабаттан «подштанник» киясе килмәгән иде дә соң..."«Яңа Гасыр» каналының «Хәбәрләр» тапшыруы хәбәрчесе – телевидение тирәсендәге буйдак егетләрнең берсе – Нияз Рахман күптән түгел Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайткан. Аның чит илләрдә йөрергә яратканын беләбез инде. Бер карыйсың Төркиядә, икенчесендә Таиландта, өченчесендә Доминиканада ул. Бу юлы күккә тиеп торган биек йортлары, урап чыга алмаслык сәүдә үзәкләре, илле градус эсседә дә тау чаңгысы базасы эшләп торган мөлселман дәүләтен сайлаган. 7 көнлек ял вакытында кара янганчы кояшта кызынырга да, суны сөзә-сөзә диңгездә коенырга да, җәмәгать транспорты белән бөтен шәһәрне урап чыгарга да өлгергән егет.
«Башта берничә көн авызымны ачып йөрдем. Биек йортларны күреп хәтта башым әйләнде. Кайда килеп эләктем дим?! Җылы, рәхәт һава гына өнемә кайтарды. Дубай фонтаннары, Дуабай Марина, Буж Хәлифә кунакханәләре, Абу-Даби шәһәрендәге Зәет мәчете – һәммәсе тәэсирләндерде», – дип сөйли Нияз. Кая гына барса да, өстәмә акча түләп, тур сатып алмаган, такси, метро белән йөргән. Көненә тәпиләп унбишәр чакрым юл узган. «Бар да шәп, тик бәяләр генә кыйммәтрәк», – ди ул.
Элегрәк исә Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә барган кеше әрҗә-әрҗә тауар төяп кайта иде. Доллар кыйммәтләнгән бирле анда ял итүчеләр дә аягын юрганына карап сузарга мәҗбүр. Нияз да вакытында сәүдә үзәкләрендә кием-салым актарып уздырмаган, әллә ниләр алмаган, күчтәнәчкә манго, дракон дигән җиләк-җимеш күтәреп кайткан. Кем әйтмешли, ят ризык тәмле дә, файдалы да.
…Сайлаулар җитә бит. Ил күләмендә андый мөһим вакыйгалар булганда журналист халкы эшләп хәлдән тая. Нияз ял итәргә дә шуны истә тотып киткән дә инде. Имеш, көч җыеп кайта. Тик ул Дубайда вакытта ук инде хезмәттәшләре «кызын, кызын, кайткач, итек киеп Чүпрәлегә китәчәксең», дип шарткан иде. Юраганнары юш килде, бит. Нияз кайтуга Татарстанны аномаль салкыннар биләп алды. Кимәс җиреңнән киез итек киярсең!
Нияз үзе дә: «Шортиктан соң кабаттан «подштанник» киясе килмәгән иде дә соң, кайткач ук авырдым. Чүпрәлегә дә барып булмады», – ди. Ә менә кем белән ял итүен буйдак егет әйтергә теләмәде, сер итеп калдырды. Шунысы хак: башка ялларында социаль челтәрләргә мөлаем туташ белән төшкән фотоларын куештыра иде, монысында андый сурәтләр күренмәде…
--- |
Иң күп укылган
|