• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 20.12-08.01 "Шүрәле белән Яңа ел!". Г.Тукай әдәби музее.
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 22.12 "Без шундый театр төзербез...". Юбилей. Кариев театры. 16.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 11 Декабрь Зиннур Нурмөхәммәтов (1941-2003)
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Вәгыйз Минһаҗев
  • 11 Декабрь Искәндәр Сираҗи
  • 11 Декабрь Мансур Сәгъдиев
  • 12 Декабрь Гөлчәчәк Гайфетдинова
  • 12 Декабрь Алмаз Сабирҗанов
  • 12 Декабрь Чыңгыз Айтматов (1928-2008)
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • Подсилениега тэртипле 1 егет эзлибез. 2 комнатлы квартир , ямашева урамында, тулэу 6000 все включено. коментка + куегыз узем язам.89506660021
  • Яна Савин районында Ф.Амирхан урамы 95 йортта барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка сдавать итэм. Тэртипле татар кызлары яки татар гаилэсе булса эйбэтрэк булыр иде. Риелторлар комачауламаса иде. Бэясе 17000.тел. +79377796961
  • 3 ел элек брустан салынган ике катлы коттедж сатыла. 120 кв.метр. Гараж,6 сутый жир, Мунчага өйдән генә чыгасы, мунчада җылыткыч батареялар, утын һәм газ белән ягып була. Казаннан28 км. юлда пробкалар булмый. Лаеш районы Бима авылы. 8-917-279-10-83 Ашыгыч, бәясе түбән.
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллахи уа баракатух. Требуется продавец - консультант мусульманка со знанием татарского языка. График работы: с 9.00 до 20.00 2/2день. Требование: Исполнительность Ответственность Грамотная речь Умение обучаться Заработная плата от 15000 до 18000руб. Условие для совершения намаза имеется. Резюме на эл.почту alsu.alsuorto@mail.ru Или на номер 89270394299. г. Казань
  • Кама Тамары районында ботлап или килолап угез ите сатыла. Элегэ суелмаган. Тел:89997583579
  • Суеласы угез итенэ заказлар кабул ителэ. Китереп бирү мөмкинлеге бар. 89997593579 Казан
  • Яна савин районынын Амирхан урамында(Казан)барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ.Татар гаилэсе яисэ татар кызлары булса унайлырак булыр иде. Бэясе 16 мен сум.Тел. 89173903748
  • Авылда йорт сатам. 2979205
  • Эгерже районында 500кг, кутэрелешле тельфер сатыла, бу 89600752822, 89179042260.
  • Февраль аенда бозаулыйсы тана сатыла. Теләче районы Шәтке авылы. 88436053850

 

 

 
Архив
 
 
26.02.2010 Интернет

НАИЛ САФИУЛЛИН: ИНТЕРНЕТТА АЧЫК АВЫЗ БУЛМАГЫЗ!

Интернетта www.tatarblog.com cайты эшләп килә. Ул татар интернетына һәм, гомумән, алдынгы технологияләргә багышланган. Мондагы һәр язма татар телендә. Чөнки сайтның хуҗасы – татар өчен янып йөрүче егет Наил Сафиуллин.

–  Наил, син белемең буенча кем? Программистмы?

 

–  Юк, мин Казан дәүләт энергетика университетын тәмамладым. Белемем буенча инженер.

 

–  Синең “Татарблог” сайты шактый популяр. Ә аннан тыш нинди мактанырлык эшләрең бар?

 

–  Казан турында kazan-city.com сайтын ясадым. Аны хәзер яңа “движок”ка күчерәбез (“движок” – интернетчылар телендә “сайт белән идарә итү системасы” – ред.). Планда тагын унлап проект бар. Берничәсен төркемебез белән, кайберләрен үзем генә эшлим. Мин Саба районы Мичәнбаш авылыннан. Соңрак Шәмәрдәнгә күчеп, мәктәпне шунда тәмамладым. Туган авылымда мәчет төзелә башлагач, michanbash.ru сайтын эшләдем.

 

–  Пәрәвездә сине нинди никлар, кушаматлар аша танып була?

 

–  Ооо... Мин шәхси “брендинг” белән шөгыльләнмим (көлә), шуңа күрә никларым бик күп. Хостинг-форумнарда бер ник белән утырсам, домен-форумнарда, урыс телле “татар” форумнарында башка исем белән. “Твиттер”да –  @qazan, урыс блогларында –  Казанский татарин... “В контакте”да hәм Facebook-та –  Наиль абый Барсили.

 

–  Интернет белән беренче очрашуың ничек булды?

 

–  2001 елда бөтен кеше “интернет, интернет” дип сөйләшә... “Нәрсә икән ул?” дип кызыксынып, “Рамблер”да электрон почта теркәргә булышыр өчен группадашымны интернет-салонга алып бардым. Шуннан башланды кызыксыну.

 

–  Бүгенге татар интернетын ничек бәялисең?

 

–  Минемчә, татар интернеты ул – бары тик татарча ясалган сайтлар. Сайтлар татарлар турында урысча яки инглизчә булса – рунет яки инглиз интернеты була. Татар татар булып калырга тиеш, дип уйлыйм. Кызганычка каршы, интернетта татар теле бик киң таралмаган. 100 татардан 5-6 кеше генә ана телендә аралаша. Телне белгәннәр дә күбрәк рус телле сайт ясыйлар. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән телебезне ихтирам итмәү. Икенчедән, татар веб-мастерларның күбесе Мәскәү, Казан, Уфа кебек зур калалардан, ә анда яшьләр күбрәк русча аралаша. Өченчедән, татар сайтларына халык әлегә бик күп керми, шуңа күрә аларны коммерция ягыннан уңышлы итү авыр. Дүртенчедән, татар теле ул җылы тел, күңелгә якын тел, гаилә теле, дин теле, мәхәббәт теле, әмма интернет теле түгел. Татарда техник терминнар бик аз, кызганычка каршы.

 

–  Килешми мөмкин түгел...

 

–  Әйе. Ә социаль ресурсларны алыйк. Мәсәлән, “Дуслар.ру” сайты. Анда 99 процент халык урысча сөйләшә. Сайтның интерфейсы да рус телендә. “Кычытмаган җирне кашымыйлар” ди халык. Әмма бүген интернетны “татарчалаштыру” бик мөһим дип саныйм. Безгә эшләргә дә эшләргә әле...

 

–  Көн дәвамында нинди сайтларга керәсең?

 

–  Тwitter.com сайтында IT-яңалыклар белән танышам, “Матбугат.ру”га кереп чыгам. “Яндекс” яки “Лента.ру” кебек сайтларда кирәкмәс яңалыклар укып утырмыйм. “Хабр”га язылдым. Вaltasi.ru форумыда булам, интернеттан “Яшьләр радиосын” тыңлыйм, “В контакте”га да кереп чыгам. Чит ил сайтларын еш карыйм.

 

–  Яшь компьютерчыларга ниләр киңәш итәсең?

 

–  Интернеттагы һәр нәрсәгә ышанмагыз. Сайтның абруйлыларын гына сайлагыз. Бүген интернетта чүп күп. Акыллыбашлар ачык авызлар хисабына шактый акча эшли. Ачык авыз булмагыз!


Сабантуй
№ 8 | 20.02.2010
Сабантуй печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№36 (74426) / 11.03.2011 20:03:08

Менә миңа бик тә Татар сайтлары кирәк,чөнки русчасында бернәрсә дә табып булмый дисәң дә була!!!

№35 (64022) / 08.12.2010 11:00:55

Татар телендэ электрон китаплар кибете шушы адрес буенча - http://www.webkitap.us/
Болай яхшы гына. Эле яңа ел сценарийлары жыентыгын алдым.

№34 (64012) / 07.12.2010 23:14:16

Наил белән тулысынча килешәм. Татар интернетын үстерүдә һәрберебез үз өлешен кертергә тиеш.Татарча сайтлар, блоглар ясарга темалар чиксез.

№33 (38261) / 04.03.2010 13:21:38

татарча блоглар тарихы:
http://qdinar.wp.kukmara.ru/category/tatarca_bloglar_tariho/
.

№32 (37588) / 28.02.2010 09:51:12

Барып алырга.

№31 (37581) / 28.02.2010 07:47:55

Наил, әле кичә генә "Сез Америка доллары белән 600000 оттыгыз!" дигән хәзбәрне алып аттым. Миңа нишләргә кирәк иде?

№30 (37580) / 28.02.2010 06:09:29

Ә.Б. а что ярамыймы,татарчалаштырырга.
Кытайлар ни эшлиләр икән windowos белән?
Молодцы егетләр! Только алга!Татарлар артка чигенми,алга!
Килер вакыт татарча да камил сөйләшә башларлар.Ни файда ,татарча шәп белеп тә ,бер ни эшләмәгәннәрдән?!

№29 (37578) / 28.02.2010 05:49:50

Татар сайты күп ясыйлар хәзер. Бигрәк тә татарча юньләп белмәгәннәре. Шундый егетләр windowsны да мыскыл итеп татарчалаштырып куйдылар...

№28 (37487) / 27.02.2010 12:52:51

1. Интернетта татар сайтларын булдыручыларны хупларга кирәк. Сайтны булдыклы кеше генә ясый ала. Шул ук саетта бераз хата бар икән, бу минемчә әллә нинди кимчелек үк түгел. Үезегез беләсез хәзер татар телен язу кагыйдәләрен начар өйрәтәләр.
2. Ил, кайвакыт шул кадәр нык ботарга тырышасың,... Һәм ботарга тырышып үзеңдә боталып бетәсең... Мин гаепләмим, ул синең эш, теләсә ничек эшлә

№26 (37419) / 26.02.2010 17:11:01

http://www.tatarblog.com что то монда әллә ни ах итәрлек әбер юк минемчә...

№25 (37417) / 26.02.2010 16:56:02

++
а вообще, дөрес. карамагыз беркемгә, татжурлар вә шундыйлар.
яза бирегез үз хламыгызны. ансыз тормышның кызыгы азая бит ату.

№24 (37414) / 26.02.2010 16:52:26

Карамагыз аларга
ну, җүнсез фикерләр язасызы инде сез, һәм сезнең ишеләр. гадәттә. әмма бу юлы
//Үз кулларыннан эш килмәгәннәр эшләгән кешегә бәйләнеп утырга ярата инде ул.//
дөрес.
миңа бәйләнеп утыруыгыз моңа ап-ачык бер дәлилдер ки.


+
//Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән телебезне ихтирам итмәү.//
ну и всяка другая фигня.
ә менә "телне ихтирам итүчеләр" ник соң кыек-мыек язалар үзрәре???

№23 (37407) / 26.02.2010 15:46:36

Үз кулларыннан эш килмәгәннәр эшләгән кешегә бәйләнеп утырга ярата инде ул.

№22 (37405) / 26.02.2010 15:38:02

Тэнкыятьлэргэ тулы хокукыбыз бар! Тулысынча килешэм!!!!

№21 (37403) / 26.02.2010 15:33:07

суган

//uz sitengne//
мин моны башта ниндидер сүгенү дип аңладым.
сез ник газиз телебездән шул хәтле рәхимсез рәвештә издеваться итәсез??

//E keshe sineng fikerde moxtac tugel //
вот ведь тупость!
ә нәрсәгә мохтаҗ соң ул?
(кстати, фикерГӘ мохтаҗ. фикерДӘ түгел)

мохтаҗ булмаса - үз өендә генә тотсыз сайтын. ник соң ул аны безгә күрсәтә???
забудьте глупую мысль, типа \"а вам какое дело?\"
есть дело.
безгә күренә икән - тәнкыйтьләргә тулы хокукыбыз бар!!!

№20 (37402) / 26.02.2010 15:29:16

Язгы чэчэк-нең бөтен белгәне татар телендә хатасыз язу, башканы белми ул. Утыра шунда.

№19 (37401) / 26.02.2010 15:21:26

Язгы чэчэк, uz telengde uz sitengne ach, uz balalaringni oyret!!! E keshe sineng fikerde moxtac tugel :( medved prived bulganga inde 10 yil tugelme?

№18 (37397) / 26.02.2010 15:03:43

Элеге http://www.tatarblog.com сайтына кереп караган идем, котчыкмалы бит!!! Нэрсэ эшлисез сез? Андагы хаталар... татар телен бетерэсез бит!Грамматик, орфографик яктан да хаталар, идеясын эйтеп торасы да юк... Мактанган булалар тагын...

№17 (37396) / 26.02.2010 14:38:07

Supermen! !!!!!

Doloy vkontakte.ru Eyde twitterga facebook.com ga hb.

№16 (37377) / 26.02.2010 12:36:48

***Y
мактанчык, sin yazghan bittә buldym, ul әybәt!

Bigrәktә menә bu shigerenh oshady.

Ex… Mәxәbbәt! Kөtmәgәndә kilep
Terәnderә qyzlar yөrәgen…
Yәsh xislәrne biklәp totyp bulmiy
Ber swz kөtep wtsә kөnnәrеnh…

№15 (37375) / 26.02.2010 12:24:19

Минем дә блогым бар... бә-бә-бә...
http://www.yeshler.ru/my/ranil/

№14 (37374) / 26.02.2010 12:21:55

НАИЛ, мин сине беләәәм! Тик бер өч ел инде сине күргән юк.

№13 (37373) / 26.02.2010 12:19:19

Ә Динарның татарча язуы гомумән ошый...

№12 (37372) / 26.02.2010 12:17:37

Ил-дә яшлек чире, Нухта картлык чире. Менә утыралар татарча язучыларның сүзләренә бәйләнеп!!! :))

№11 (37371) / 26.02.2010 11:59:21

Сагындыгызмы әллә, "җанаш"лар?

№10 (37370) / 26.02.2010 11:58:56

Ил, син хаман бэхэслэшергэ торасын.Мин, мэсэлэн, уземэ кызык табам татарча язудан. Куптэн онытылган сузлэр искэ тошэ, кроссворд чишкэн кебек. Эштэгелэрне дэ аптыратып бетерэм бугай, "теге суз татарча ничек була эле?" дип))) Ихтыярыгыз инде...

№9 (37369) / 26.02.2010 11:57:05

Ил, аларны уку сәламәтлек өчен зыянлы. Мин менә латин белән язганын да, Динарны да (озын боламык ясаса), булмаган радионыкын да укымыйм.

(Бәлки, Динарга юкка бәйләнәмдер...Динар, гафу ит мине бәйләнгән өчен. Язуыңа караганда, син дэцэпэшникка охшагансың, шуңа күрә - тагын бер тапкыр гафу...)

№8 (37368) / 26.02.2010 11:51:17

ну да. татарча язу!!
әмма мин менә лучшы урысча язам инде.
менә мондай татрчада язганчы

//озакламай “татарча блоглар тарихы” йазасы булыр. уллар күп түгел әле. миннең блогспотта бер блог бар, мин улда хәзер йазмайм, наил блогы бар. рус эду ру да бер йә ике блог бар, берсе йаңартылмай, берсендә йазмалар бөтенләй йуктыр бәлки йә ул блог бөтенләй йуктыр, һәм улда блог скрипты белән йасаган сайт бар. менә шуллар.//

№7 (37367) / 26.02.2010 11:37:49

Чынлап та, кайбер фикерлэрне русча язасы килэ, эмоциональрэк янгырый тосле, тизерэк тэ. Лэкин, остэлемдэ русча-татарча сузлек тора, синонимнар сузлеген сатып алдым куптэн тугел генэ. Бик эмоциональ сузлэр бар татар теленд))) Кирэк чакта бик салкын хэм кырыс та була белэ телебез.Шуна курэ барыгызны да уз телебездэ язарга ондим. Сузлеклэр ярдэмендэ булса да. Филологларга, журналистларга "Миллият сузлеге"н тэкъдим итэм. Кызык, эрудиция кинэеп киткэн шикелле.

№6 (37366) / 26.02.2010 11:29:29

"блоггер" "язвы"дыр ул. "язвы"ның кемлегене мин белмәйм.

тагын кайбер татарча блоглар:
http://qdinar.wp.kukmara.ru/2010/02/
.

№5 (37361) / 26.02.2010 11:01:03

Пәрәвездә кулланырлык татарча а техник сүзләр дә бар һәм җитәрлек. Әммә беребез дә кулланмыйбыз.
Хәзер бит без йортны да дом, кашыкны да лошка дип сөйләшергә өйрәнеп барабыз. Саннарны инде күпләр белми.

№4 (37359) / 26.02.2010 10:55:21

Матбугаттагы Блоггер никлы кеше шушы егет түгел микән?

№3 (37356) / 26.02.2010 10:42:04

Pәrәwezdәge http://www.tatarblog.com biten qaradym. Oshady! Wzem dә anda yish qunaq bulyrgha telim.

№2 (37355) / 26.02.2010 10:34:22

ошый бу егет миңа, билләһи! Яшь чагым булса танышырга тырышып карар идем.
без картайган саен әйбәт егетләр күбәя..

№1 (37354) / 26.02.2010 10:31:12

Куптэн берэр блог алып барырга хыялланам.Бу эштэ Тэж,рибэсе булган кешелэр консультациярэрегезне бирсэгезче!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты