|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2018 Сәясәт
Тагын бер район башлыгы отставкага китүен хәбәр иттеТатарстанның Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков үзенең отставкага китүе турында хәбәр итте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына үз чыганаклары аша билгеле булды. Әлеге карары турында Козонков район советының 20 нче утырышында белдерде, дип яза агентлык. Утырыш Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды. Сессия эшендә муниципаль берәмлекнең 2017 ел йомгакларына нәтиҗә ясала. Алексеевск район Советы бүген башлыкның отставкага китүе турында карар кабул итәргә тиеш була.
Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесен вакытлыча башкаручы вазыйфасына Сергей Демидов кандидатурасы тәкъдим ителәчәк. Ул Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары булып торды. Утырышка әзерләнгән документларда нәкъ менә аның фамилиясе булуы билгеле.
Владимир Козонков Алексеевск районын 2005 елдан башлап җитәкләде.
Ул 1956 елның 4 июнендә ТАССРның Алексеевск районы Алексеевск авылында дөньяга килә. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында агроном белгечлегенә укый.
1976 елдан хезмәт юлын фабрикада инженер-электрик булып башлый. Төрле елларда оештыру бүлеге инструкторы, колхоз рәисе, «Татсельстрой» директоры, район комитетының беренче һәм икенче секретаре, «Алексеевская сельхозтехника» оешмасы директоры, "Единство" ҖЧҖ җитәкчесе була. 2005 елдан Алексеевск районы башлыгы.
--- |
Иң күп укылган
|