• 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Илгәрәй
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 30 Май Рәниф Шәрипов
  • 30 Май Хәния Фәрхи
  • 30 Май Мөдәррис Вәлиев
  • Яр Чаллыда эре, яхшы авыл бәрәңгесе сатыла. Килограммы 20 сумнан.Капчыгы-600 сум.т.89674643949.
  • Мәктәп һәм ял лагерләрендә ял итүче балаларны Казан һәм Татарстан буйлап гизәргә экскурсия оештырабыз. Тарих, кызыклы риваятьләр тыңлап илебез белән горурлана алалар. Белешмә өчен телефоннар: 8 843 2585700 һәм 89033424431
  • Общежитиеда булмә сатыла. Аерым туалет ясау, су керту мөмкинлеге бар, булмәдә җиһаз һәм техника кала. Бәясе 780 мең. Ипотека, маткапитал бн дә алырга мөмкин. 89053104269
  • Актанышта Южная урамында яхшы хәлдәге кирпич гараж сатыла, 17,4 кв.м. Бәясе килешу буенча. Тел.89274687879
  • Кафель, плитка ябыштыру. Ванна булмәсе тулысынча ремонт. Тулысынча яки өлешчә квартирга ремонт ясау. Купьеллык тәҗрибә. тел.89375288023. Казан.
  • Казанның «Салават күпере» торак комплексында вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы – 65кв.м. Адресы – Нурихан Фәттах урамы 17/4 йорт. Автобус тукталышына җәяүләп 2 минут барасы. Фатир 18 катлы йортның 12 катында. Фатирга керүчеләр үз җиһазлары һәм техникалары белән күченә ала. Буш фатир кирәк булмаган очракта – хуҗаларның фатирны җиһазландыру мөмкинлеге бар. Айлык аренда бәясе – коммуналь түләүләрне дә кертеп – 15000 сум. Белешмәләр өчен телефон – 89047606128 (фатир хуҗасы)
  • Алып баручы. Туйларыгызны, никахларыгызны, юбилей, туган көннәрегезне матур итеп алып барабыз. Балтач, Арча, Казан. 89655807850
  • Бәрәнге орлыгы сатыла. Яшел Үзән районы. 89050390335
  • Сыер, тана ике бозаулаган Ютазы ягында. 89272479286
  • Яхшы хәлдәге Гранта машинасы сатыла, төсе ак. 2015 елгы. 89375206829

 

 

 
Архив
 

               

09.02.2018 Язмыш

Аккошлар мәхәббәте: аларның каберләре дә янәшә

Һәр кешенең язмышы төрлечә була, ә менә халык моны бәхет булу-булмау белән юрый. Кайсыбер кешене язмыш гомере буе “кыйный”, ә кайберәүләрнең аркасыннан гына сыйпап тора. Һәрбер йортның гаиләсенә сугылсаң, нинди генә язмышларга очрамыйсың. Менә Алмаз белән Нәфисәнең дә язмышында ниләр генә булып үтмәгән.

Алар беренче сыйныфтан бер парта артында утыралар. Үсә төшкәч, кыз сыйныфташына гашыйк булуын аңлый, ә Алмаз моны әллә сизми, әллә сизмәгән булып кылана. 
 
Мәктәпне тәмамлаганнан соң егетнең әти-әнисе бер¬дәнбер улларын югары уку йортына укырга кертәләр, ә күпбалалы гаиләдә туып-үскән Нәфисәнең аттестатында гел “бишле”ләр генә булса да, ул авылда калып, авыру әти-әнисенә сеңелләрен тәрбияләргә ярдәм итә. Кыз читтән тырып укырга керә, авыл китапханәсенә эшкә урнаша. Уку, эш, дөнья мәшәкатьләре белән биш ел вакыт сизелми дә үтеп китә.
 
Бер көнне өенә кайтып барганда Нәфисә Алмаз белән  урамда очраша. Егет укуын тәмамлап, әниләре янына ялга кайткан икән. “Берәр ай ял итәм дә кабат шәһәргә китәм. Һөнәрем буенча эш тә таптым инде”, - дип уртаклаша ул Нәфисә белән үзенең киләчәккә планнары турында. Сыйныфташларын, мәктәп елларын искә алып, егет белән кыз капка алдында әле озак сөйләшеп торалар. Әнисе чакыргач кына, Нәфисә өйләренә кереп китә.
 
- Бай малае белән нәрсә дип вакыт уздырасың? Ул бит синең белән шаяра гына, бу җилбәзәкне кулга ияләштереп булыр, дип уйлыйсыңмы? Башкача аның белән очрашасы булма! - дип ачулана кызны әнисе.
 
Нәфисә аңа бу сүзләре өчен үпкәләп, ике көн сөйләшми йөри. Тик менә Алмаз гына аның уеннан бер дә чыкмый. Егет тә шундый ук хәлдә булган, күрәсең. Кыз дүшәмбе көнне иртән эшкә барырга дип йортыннан чыгуга Алмаз Нәфисәне кулыннан эләктереп ала да күптән яратуын, ансыз яши алмавы турында әйтә. “Иртәгә үк яучы җибәрәм, чык миңа кияүгә, Нәфисә! Шәһәргә бергә китәрбез, эшкә урнашырсың. Бездән дә бәхетле пар булмас!” - диюенә Нәфисәнең дә йөрәге дөп-дөп итеп ныграк тибә башлый, йөзләре алсулана. Ул да бит Алмазны ярата!
 
...Иртәгесен егет әти-әнисе белән, күчтәнәчләр күтәреп,  кызны соратырга килеп тә җитә. Тик Нәфисәнекеләр генә кунакларны якты йөз белән каршы алмыйлар.
 
- Бу чын мәхәббәт түгел, мавыгу гына. Күрешүегезгә ике-өч кенә көн бит, - дип әни кеше кызын кияүгә бирергә ризалашмый. Тик егет үҗәтлек күрсәтә: 
- Без бер-беребезне беренче сыйныфтан бирле яратабыз! Зинһар бәхетебезгә каршы килмәгез. Бирмисез икән,  урлап китәм! - ди. Нәфисәнең әти-әнисенә ризалыкларын бирүдән башка бер ни дә калмый.
 
Яшьләргә никах укыталар, гөрләтеп туй төшерәләр, бераздан алар шәһәргә китеп, эшкә урнашалар. Алмаз - юрист, Нәфисә балалар бакчасында эшли башлый. Игезәк кызлары Динә белән Диләрә тугач, дөньялары тагын да түгәрәкләнә төшә.
 
Тик тормышта һәрвакыт ак буйлар гына булып тормый шул, Нәфисәнең гаиләсенә дә авыр көннәр килә. Көтмәгәндә әтисе бакыйлыкка күчә. Дүрт сеңелесенең икесе әле мәктәптә генә укып йөри бит. Ул әнисенә аларны аякка бастырырга ярдәм итмәсә, башка моны кем эшләсен инде?
 Бераздан тагын бер сынау - Алмазның кинәт кенә башы авырта башлый. Хастаханәдә тикшеренгәч, табиблар аңа “яман шеш” дигән диагноз куялар. Ике ел эчендә нинди авырлыклар, газап-әрнүләр кичерергә туры килгәнен Нәфисә үзе генә белгәндер. 
 
Ниһаять, Алмаз терелеп, яңадан аягына баса. Ул дин юлы белән китеп,  җомга намазларына мәчеткә йөрергә тотына, ярлы-ябагайга садакаларын бирә.
 
Тик бар да яхшы, дөнья түгәрәкләнде дигәндә генә Нәфисәнең әнисе юл һәлакәтенә эләгеп, вафат була. Бу югалтуны авыр кичергән хатын хастаханәгә эләгеп, йөрәгенә катлаулы операция ясата. Ире Алмазның Аллаһы Тәгаләдән елый-елый хатынына сәламәтлек соравы файда булган, күрәсең, операция уңышлы үтә.
 
Алмаз белән Нәфисә, әниләре үлеп, ятим калган сеңелләрен дә үз гаиләләренә алырга, үстереп, укытып,  үз балалары белән аларны да олы юлга озаталар. Инде үзләре генә калып, тиздән оныкларыбызны сөя башларбыз дип хыялланып яшәгәндә, Алмаз кабат авырый башлый. Ике ай дигәндә ябыгып, ул тәмам коры сөяккә кала. Нәфисә күпме генә тырышса да, бу юлы аңа ярдәм итә алмый. 50 яше тулган көнне Алмаз мәңгелеккә күзләрен йома. 
 
Бу зур югалтуны Нәфисә бик авыр кичерә. Ашау-эчүдән кала, йокысызлыктан интегә. Алмазның рәсемен кулына алып, сыйпый-сыйпый, аның белән сөйләшеп йөри башлый. 
 
Беркөнне балалары әниләрен йокысыннан уята алмыйлар. Ул иренең күлмәген кочаклаган килеш йоклаганда бакыйлыкка күчә. Мендәре астыннан туйларында төшкән фотосурәтне һәм бер язу табып алалар. Анда: “Хисләр дөньясына күпер салам - шул күперне кичеп, синең янга барам”, - дигән сүзләр язылган була. 
 
Нәфисә белән Алмазның каберләре дә янәшә. Аларны явыз үлем дә аера алмады. Аккошлар мәхәббәте шундый буладыр күрәсең. Аларның да берсе парын югалтса, икенчесе сагыштан үлә диләр бит...
 
Саимә МОРЗАХАНОВА, Гали авылы, Похвистнево районы.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 09.02.2018
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments