|
Матбугат-инфо














.jpg)





Ураза тотасызмы?
 загрузка...
|
OK
|
Ел саен тотам
|
|
OK
|
Быел тәвәкәлләдем
|
|
OK
|
Юк, сәбәпләрем бар
|
|
OK
|
Беркайчан тотмыйм
|
|
|
17.02.2010 Интернет
|
ИЛШАТ СӘЕТОВ «ЕТАТАR»ДАН «ӘТАТАR» ЯСАГАН
Берничә ай эшләми торган etatar.ru сайты яңадан челтәргә чыкты. Бу юлы – яңа хуҗасы, мөхәррире, логотибы һәм яңа концепциясе белән. Төрле интернет-проектлары (moltat.ru, dakazan.ru, tatpolit.ru) һәм иҗтимагый эш (“Үзебез” хәрәкәте, Татар яшьләре форумы, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе) белән танылган Илшат Сәетов бу эшмәкәрләр газетасын сатып алган икән. Яңа логотипта “Ә” хәрефе каян килеп чыккан? Бу турыда Илшатның үзеннән сораштык:
– Илшат, дизайнерыгыз ялгышкан ахры, “Е” хәрефен дөрес язмаган...
– Әйе, үзем дә шаккаттым ул милләтчегә... Шаяртам, бу махсус эшләнде. Беренчедән, алдагы хәреф “татар” сүзе белән туры килсен дип. Икенчедән, бу хәрефне яратам. Бу татарның “бренд хәрефе”! Аны, мәсәлән, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе логотибында да кулланган идек. Өченчедән, элеккеге газетадагы икътисад һәм эшмәкәрлек тематикасының дәвам итүен дә ассызыклыйбыз – лого, бер яктан караганда, үзгәрмәде диярлек. Ләкин “е” “ә”гә әверелде – димәк, яңа әйберләр дә була. Әйтик, мин бу газетада татарлар белән бәйле темаларга да кагылырга телим. Милли маркетинг, ислам финанслары һ.б. Яңалыклар форматы белән дә уйныячакбыз алдагы берничә айда. Көнбатышта тарала башлый торган яңа кызык тенденцияләргә игътибар биреп.
P.S. “Әтатар”ны сайланмага (избранное) өстәп куярга онытмагыз.
|
---
Матбугат.ру
№ --- | 17.02.2010
|
Фикерләр
| Илшат |
№19 (36648) / 20.02.2010 / 13:42 |
| Рузилэ, бу бит танышулар сайты тугел, эшмэкэрлэр очен газета. |
| Рузилђ |
№18 (36347) / 18.02.2010 / 15:27 |
| нигђ болытлы кљн кебек књћелсез итеп ясадыгыз соћ аны? кызыктырып тормый |
| Вакыт |
№17 (36344) / 18.02.2010 / 14:46 |
| Шулайда, башка төрдәге ачу кыенлыгы бар икән әле. Бу бер сүзсез сезнең саетның тулысынча дөрес эшләмәмәвеннән. |
| Вакыт |
№16 (36342) / 18.02.2010 / 14:38 |
| Ага, Opera 9.24 тә ача башлады |
| Вакыт |
№15 (36327) / 18.02.2010 / 12:49 |
Opera 9.24 белән ачуы кыен икән.
Internet Explorer белән әйбәт ачыла.
Шунсы гына кызганыч, Opera-га ияләшкәч Internet Explorer-га бик күчәсе килми.
Әлегә Opera белән эшләп мондый кыенлыкта килеп чыкканы юк иде... |
| Мишэр |
№14 (36322) / 18.02.2010 / 12:16 |
| Илшат, анлашылды. Гафу итегез, белмэгэн идем. Татарчасын эшлэуне тизлэтсэгез иде. Кызыксындырырлык материал булса, укучысы табылар дип уйлыйм. Бер дэ булмаса кайбер материалларны, интервьюларны татар телендэ генэ элеп куегыз, мэсьэлэн. Телебезнен кулланышын шулай арттырачакбыз. Татарлар иктыйсат, сэясэт турында эз сойлэшэлэр, мона эТатар ярдэм итэргэ момкин.Унышлар сезгэ! Татарчасын котеп калам. |
| Илшат |
№13 (36318) / 18.02.2010 / 12:02 |
| Мишэр, вакыт кыйссаларында карасак, Бизнес онлайн - ул "еТатар" №2. еТатар 2003 елдан бирле икътисад хэм бизнес турында яза, БО эле 1-2 ел гына. ягъни БО башлаганда "ул типтагы газета" 5 ел эшли иде инде. бу ана шэп бер ресурс булырга комаучаламады. татарча варианты, чыннан, элегэ табышлы тугел, хисаплар буенча(( лэкин анысы да, булыр, иншалла. |
| Укучы |
№12 (36317) / 18.02.2010 / 11:58 |
Хасән
"Көрәндә..."
Башта "Коръән" сүзен дөрес язарга өйрәнегез булмаса. Сүз боткасы ясап утырганчы.
Вариант: Хасән, бәлки татарча Хәсәндер. |
| Мишэр |
№11 (36314) / 18.02.2010 / 11:51 |
| Ачыла, карадым. Бизнес он лайн 2 бит бу. Андый типтагы газета бар бит инде. Житмэсэ урыс телендэ Татарча булса бер хэл эле, файдалы да булыр иде. Татарнын мондый газетасы юк чонки, э ул кирэк, аны татарнын узлэштерэсе бар, гел авыл, татар жыры, татар китабы турында гына сойлэшеп, фикер алышып булмый. Татар телендэ сэясэт, иктыйсад турында да сойлэшергэ кирэк. Этатар бу проблемаларны чишми. Табышлы тугелдер инде татар телендэ булса. Интернетта татарлар эз бугай. Тора бара кубэер эле. |
| Хасән |
№10 (36311) / 18.02.2010 / 10:53 |
"Ә" чыннан да үзебезнең хареф ич, серле мәгънәле, АФӘРИН
Ә гарәпчә язсаң Әлиф бит инде ул
бик матур вә серле хареф, хаттә сүз ул. Көрәндә бер сүрәнең башы Әлиф, ләм, мим белән башлана, тәфсирдә алар серле тирән мәгнәле сүзләр.
Төрекләрдә Әлиф кыз исеме буларак бик яратып кулланыла
гарәпчә Әл инглизчә Тне кебек кулланылы ялгышмасам
Бәлки Әл Татар булсын өчен "л" харефе дә өстәргәдер?!
Ә Әни, Әти, Әби, Әйдә, Әле, Әче, Әйбәт |
| Илшат |
№9 (36310) / 18.02.2010 / 10:43 |
| tatarblogm, юк, яхтчы тугел, турист)) беренче тапкыр яхтага мендем узган ел Испанияда. кызык, лэкин кызыктырырлык тугел. |
| тракторист |
№8 (36308) / 18.02.2010 / 10:22 |
| кырган икэн кырчынныкын |
| tatarblog.com |
№7 (36302) / 18.02.2010 / 09:54 |
| Оооооооооооо!!! Илшат, фотоң чыннан да зур тәэсир калдыра. Кайларда төштең? Яхтчы түгелдер? |
| Илшат |
№5 (36288) / 18.02.2010 / 00:00 |
| Вакыт, Рузилә, ачылырга тиеш вапщето, торле каналлардан тикешерелде.. сезнен провайдерыгыз кем? |
| 22 |
№4 (36273) / 17.02.2010 / 21:57 |
http://etatar.ru/
ачыла бит |
| рузилә |
№3 (36268) / 17.02.2010 / 21:08 |
| шаяру идеме соң? әллә мин ача белмәдемме? |
| Вакыт |
№2 (36241) / 17.02.2010 / 17:00 |
| Балдагы әйләнә, счетчигы чутлый...)) |
| Вакыт |
№1 (36239) / 17.02.2010 / 16:58 |
"Әтатар" нигәдер ачылмый...
Көтәбез,... Көтәбез,... шаяртулар башланды да мени? )) |
|
Бренд-инфо










Иң күп укылган язмалар
Архив
Матбугат.ру коймасы
Якташыңны тап
|