|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2018 Шоу-бизнес
Җырчы Альберт Исмаил 22 ел яшәгәннән соң Казаннан киткән (ФОТО, ВИДЕО)«Татар альтернатив музыкасының әтисе», полиглот дигән мактаулы исемнәргә ия булган Альберт Исмаил Казаннан күченеп киткән һәм Башкортстанда зур эшләр корып ята. «Идел» журналы хәбәрчесе бу хакта очраклы рәвештә генә белеп алган.
Баксаң, инде өч ай дәвамында Альберт Туймазы каласында яшәп ята икән. «Казанда яшәүнең ничектер кызыгы калмады, әллә ни перспектива күрмәдем. Шулай итеп 22 ел Казанда яшәгәннән соң, туган якларга күченергә булдым. Үзем мин Нефтекамск каласында тудым, әмма 4 яшемнән инде Туймазыда үстем. Биредә үземнең студиямне ачтым, клиплар төшерәбез, иҗат итәм», — дип белдергән Альберт Исмаил.
Фотолар Альберт Исмаилның vk.com челтәрендәге аккаунтыннан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|