|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2018 Могҗиза
Татарстан күгендәге сәер яктылыкны һаман аңлата алмыйлар (ВИДЕО)Раштуа бәйрәменә каршы төндә Татарстан халкы күк йөзендәге гадәттән тыш күренешнең шаһиты булды. Күктәге зәңгәр төстәге яктылыкны төшереп алган видеолар социаль челтәрләрдә дә бар. Гадәти булмаган яктылыкны Татарстанның җиде районында яшәүчеләр, шулай ук Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары халкы да күргән.
- Башта күк йөзе зәңгәрсу төстәге яктылыкка күмелде. Аннан соң якынча бер минуттан Җирдә ниндидер тирбәлеш сизелде. Аның нәрсә икәнен аңламый калдык. Әллә якында гына метеорит төште микән? - дип хәбәр итә әлеге күренешне күреп, сизеп калган кешеләр.
Чаллыда яшәүчеләрнең сүзләре буенча, әлеге сәер яктылык якынча төнге 00.22 сәгатьтә күренгән. Удмуртиядә яшәүчеләр яктылыкны гына күреп калмаганнар, көчле тирбәлешләрне дә сизгәннәр. Шуңа күрә берәр җирдә җитештерү оешмасында шартлау да булырга мөмкин, ди белгечләр.
Исегезгә төшерик, шушыңа охшаш күренеш Казанда узган ел да күзәтелгән иде. Ул вакытта бу вакыйганы йә электрның кыска ялганышы, яки кышкы яшен булырга мөмкин дип фаразладылар.
Ә шушы көннәрдәге күренешне “Википедия” сайтында карлы яшен дип билгеләгәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|