поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.12.2017 Шоу-бизнес

Асаф Вәлиев киләсе елда өйләнеп куймагае

Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Сез – укучыларыбызның ничектер, әмма безнең күңел уйнап торган чак әле. Шаярасы, шаяртасы, кемнедер үчеклисе килә. Редакциябез түрендә утырган чыршы тирәли җырлап та карыйбыз, биеп тә алабыз, ләкин күңел басылмый.

Нишләргә соң дип йөргән бер мизгелдә “даруы” уйлап табылды тагын! Ниндиме? Сәхнә йолдызларын чеметкәләп, үзебезчә “Яңа ел белән котлап алырга” булдык. Русларда аны “розыгрыш” дип атыйлар. Беренче эш итеп, Татарстанның “атказанган буйдагы” Асаф Вәлиевкә шалтыраттык. Белүебезчә, аның бер генә йомшак ягы бар...

– Исәнмесез!
 
– Саумысез! (Асаф әфәнде шулай дип әйткәч, чүттән генә билгеле бер такмактагы кебек “Нигә кәҗә саумыйсыз” дигән сорау чыгып очмады).
 
– Мин игълан буенча шалтырата идем...
 
– Нәрсә буенча? Нинди игълан ул? 
 
– Кичә генә телевизордан танышу игъланы күреп алдым. “25-30 яшьлек кызлар белән танышам” дип смс жибәргәнсез бит.
 
– Минем номер куелган идеме?
 
– Әйе. Менә шушы номер.
 
Телефон номеры турында сүз киткәч, Асаф Вәлиевның номерын берничә кат тикшереп чыктык. 
 
– Бәлки берәр санын дөрес җыймыйча миңа чыккансыздыр дигән идем. Алай да була бит.

– Телефон номерын үзегез бирмәдегезмени?... 
 
– Юк шул...
 
– Шул рәвешле сезнең белән шаярып алырга булдылар микәнни?
 
– Өйләнмәгән мин. Берәрсенең өйләндерәсе килгәндер. Мин үзем Асаф Вәлиев булам! 
 
– Бәтә-ә-әч!.. (җырчыда шик булмасын өчен, бераз шаккату элементлары чыгарып алырга туры килде).
 
– Исемең ничек соң?
 
– Гүзәл.
 
– Ммм... (Исем күңеленә бик хуш килде Асаф Вәлиевнең).
 
– Кайсы як кызы буласың?
 
– Балык Бистәсеннән. 
 
– Балык Бистәсендә “бәтәч” дип сөйләшәләрме? Актаныш якларына тартымрак сүз бит ул.
 
– Ә мин тулай торакта Актаныш кызы белән яшәп алган идем. Шуңа ул як диалектын үз итәм.
 
– Укыйсыңмы, эшлисеңме?
 
– Эшлим.
 
– Кайда эшлисең?
 
– Педагогика университетын тәмамладым. Белемем буенча – укытучы. Тегендә-монда барып эшләп карыйм. Әлегә төгәл эш урыным юк.
 
– “Свободный художник” икәнсең алайса...
 
– Шулайрак... Миңа тиздән 25 тула. Сезнең өчен бала-чагадыр инде мин... Таныша да алмабыз.
 
– Нигә алай дисең? Шулай килеп чыккан икән инде, күрешеп карарга мөмкин. 18 яшьлек кызлар бала-чага була, ә 25тә кемнәрдер икешәр бала алып кайтып куя.
 
– Күрешик дисез алайса?
 
– Күрешүдән генә бернәрсә дә югалтмыйбыз. Машинам белән киләм. Дусларча гына да аралашып утырырга мөмкинбез.
 
– Кайчан очрашабыз соң? Яңа елга хәтлеме, әллә бәйрәмнәрдән соңмы?
 
– Нигә сузып торырга инде аны? Быел очрашыйк. 
 
– Мин бу атнада авылга кайтам. Әйдәгез, киләсе атнага.
 
– Ярый, концертлар, корпоративлар булмаган көнне туры китерербез. Көндез очрашыйкмы, киченме?
 
– Кичен яхшырак инде (“Темнота – друг молодежи” дип тә әйтәсе килеп китте).
 
– Ярый алайса... Үзең “дозвон” ясарсың. Авылга кайтып килгәннән соң кире уйлавың да бар бит әле. Исән-сау кайтып кил (Соңгы сүзне шулкадәр дә кайгыртып, якын итеп әйтте ки, күңелләр эреп китте хәтта. Сез шундый кайгыртучан икән, Асаф Вәлиев!).
 
– Рәхмәт... Сау булыгыз... Шалтыратырмын!
 
"Розыгрыш"та катнашып, әлеге ситуациядә югалып калмаган, үзләрен лаеклы тоткан артистларыбызга чын күңелдән тагын бер кат сокландык. Үпкәләмәгез безгә! Яңа еллар белән сезне! 
 
"Акчарлак" №52, 2013.

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.12.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»