• 21.04-22.04 Уфа гастрольләре. Кариев театры (Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры.
  • 21.04 Фирдүс Тямаев, "Җиде малай идек". УНИКС. 18:30
  • 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Апрель Равил Тумашев (1923-2016)
  • 21 Апрель Идрис Газиев
  • 21 Апрель Алинә Сафиуллина
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • 22 Апрель Әлфис Кыямов (1960-2004)
  • 22 Апрель Марат Әмирханов
  • 22 Апрель Гөлнара Сабирова
  • 22 Апрель Илнар Сәйфиев
  • 22 Апрель Илсур Сафиуллин
  • 22 Апрель Руслан Айсин
  • Казаннын Салмачы бистэсе янэшэсендэ дача сатыла. 2 этажлы йорты. яна мунчасы.сарае. беседкасы. 6 сот бакчасы. Сатучысы собственник. докум эзер. Алырга телэучелэр шушы номерга шалтыратыгыз 89625521877
  • РКБ тирэсеннэн(портка якын) торырга булмэ яисэ гостинка эзлим.Риэлторлар борчымасын иде.89196978895
  • Кран-манипулятор установкасы сатыла, грузоподъемность-2тонна, бэясе 200000сум,тел.89172851990
  • Балык Бистэсе районы Яна Арыш авылында барлык унайлыклары да булган ой сатыла.Казаннан 80 км,капка тобенэ кадэр асфальт.Эйбэт куршелэр,урман,мэктэп,мэчет,мэктэп,h.б.Документлар эзер .Тел.89178990181
  • Казанда Московской, Кировской, Ново-совин районнарында 1 булмэле квартира сатып алам. Торле вариантлар карыйм! Риэлторлар борчымагыз! тел 89274544590
  • РКБдан ерак түгел, Раус Гареева урамында озак вакытка фатирга кертәм. 15000+квартплата(якынча 2500-3000 чыга)кечкенә балалы, этле-мәчелеләр борчымасалар иде.Тел:89047645487
  • Пучы авылы узэгендэ жир участогы сатыла,документлаштырылган.89172518230
  • Казанның Г.Кайбицкая урамында 1бүлмәле фатир арендага бирелә. Уңайлыклар бар. 13мең+КУ. Т.89674643949
  • РКБ янында ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89520310910
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227

 

 

 
Архив
 

 

05.02.2010 Мәдәният

КАМАЛ ТЕАТРЫ МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРА

9 февральдә 11.00 сәгатьттә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Туфан Миңнуллинның “Диләфрүз – Remake” спектакленең премьерасына багышланган пресс-конференция һәм спектакльне журналистларга тәкъдим итү була.

Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” пьесасының язмышы бәхетле булды. Танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов 1972 елда сәхнәләштергән спектакль театр репертуарында үз урынын алып, туксанынчы еллар башына кадәр сәхнәдән төшмәде. Шат күңелле, шаян Диләфрүз һәм аның бер катлы егетләрен Камал театрының берничә буын иң популяр артистлары башкарды.

 

Егерме елдан артык вакыт узып китсә дә музыкаль комедиягә карата тамашачының кызыксынуы кимемәде.

 

Режиссер тәкъдиме белән драматург, әсәренең үзенчәлекле төп идеясен саклап, бүгенге көнгә яраклаштырып remake язарга риза булды. Бикчәнтәев рольләрне театрның популяр яшь артистларына тапшырып, сәхнә белән зал мөгамәләсенә басым ясап – тамашачыны спектакльнең тулы хокуклы катнашучысы була алырлык итеп, һәм, шул ук вакытта, комедиянең иронияле яңгырашын да көчәйтеп җырлы-биюле тамаша иҗат итте.

 

Көннәрдән бер көнне авылның иң чибәр кызы Диләфрүзнең рәсеме төшкән “Рlауbоу” журналы егетләр кулына килеп эләгә...

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№30 (38772) / 10.03.2010 02:47:19

кэнишно китэргэ мэжбур иттерделэр , чонки Искэндэр белэн бер пландагы артист. э нэрсэгэ Искэндэргэ соперник ? артист тормышы рэхэт тугел шул .......... ул егет вафат булды мени ??????????? нишлэп ?

№29 (37395) / 26.02.2010 14:35:35

Илһам Шәйдуллин турында суз бара. Әйе шәп уйный иде, "Артист"та гына тугел, "Гөргөри кияүләре", "Вахит Мансуровның яшәве һәм үлеме" (Соңгы сәләм), "Шәмсекамәр", һ.б, һ.б...
Театрдан китәргә мәҗбур булган диләр (((

№28 (35741) / 13.02.2010 13:43:56

//\"жеманство\"//
ааа!

кстати, исегездәме, Артистта Искәндәр уйнаган рольне башта башка берәү уйнаган иде?
аның кылануы ничектер табигыйрак булып күренгән иде миңа.
или ялгышаммы...

ул вафат бугай инде.

поправьте, театралы.

№27 (35738) / 13.02.2010 13:20:59

Спектакльне карагач \"Болай итеп кенә мин дә куя алыр идем\" дип уйлап куйдым. Соңгы елларда Камал театрын драматургия юклыгы гына түгел,Бикчәнчәевнең \"тисә-тиенгә, тимәсә-ботакка\" дип куелган спектакльләре дә харап итә. Ставканы үз режиссурасына түгел, Искәндәр, Радик һ.б.ларның \"жеманство\"ларына һәм театраль студентларның арзанлы чәбәкәйләренә генә ясый бугай ул. Ә хөкүмәт акчаны бирә. бирми түгел!

№26 (34942) / 06.02.2010 18:07:02

Мәктәптә укыган улымны жәлләп минем дә үзәгем өзелә. Менә, шимбә бүген, без барыбыз да йоклап калдык өйдә, бәгырькәем 6.30 да торып, үзеннән зур сумкасын өстерәп чыгып китте мәктәпкә. 3тә кайтты телен асыллындырып. башка көннәрне 7.30 китә өйдән чыгып, 4 тә кайта. 8-9 сәгать укыйлар, һәр көн. шушы буламы балачак, үсмерчак?! Эш сәгате дә шул кадәр күп түгел бит, аның бит әле өйдә һәр предметтан өй эше эшлисе бар! Күрәлмыйм мәктәпне, кайчан котылырмын, дип бара. Түз инде, балам, дим. Без бит мәктәпкә өйдә утырасы килмәгәнгә күрә рәхәтләнеп бара идек, энтузиазм белән, тимурчылар булып йөри идек, түгәрәкләргә төрле... Нәләт төшсен мәгариф системасын үзгәртүчеләргә!

№25 (34908) / 06.02.2010 09:35:51

Укучы, соңгы абзацтагы стилең вупшым Илнеке, ә аның белән безнең борчак пешми, так что,һәркем үз фикерендә калсын...
Бүген күрше кызыннан юри сорадым,сиңа ошыймы мәктәптә уку дип,тәнәфесләре ошый, дәресләре юк,дип җавап бирде...
Мин дә, башкалар да, мәктәптә кушкан өчен генә укыдык (но барыбер 4-5 кә тәмамладым), кирәк булган өчен түгел...Ничек инде ул,16-17 яшьлек бала Катерина, Чацкий образларына аңлы,төгәл характеристика бирә алсын...Кубрат хан, Патша балыкларны кайсыгызның балалары яратып укый?? Индиго гына булмаса, ә андыйлар ничәү???Укый ул, мәхәббәт романнарын...
Мин әле бер 55 кә кадәр задерживаюсь по долгу службы, и вообще не хочу я загружаться бессмысленными идеями...
Җырны да мин, беренче тапкыр Зәйнәп җырлаганда ишетәм икән, икенче тапкырында шул ук җырны Әлфинә җырласа кабул итә алмыйм, бигайбә...9Монсын бигрәк яратам,шуңа куймый кала алмыйм)

№24 (34898) / 06.02.2010 00:12:30

Укучы, рэп түгелме соң ул!? речевка инде ягъни мәсәлән.артык җитди кабул ителергә тиешле әйберләр түгел инде алар. яшьләр шундый хәзер.гасырга керә торган нәрсә түгел, әмма алар шулай аралаша. Аралашу өчен начар санамыйм. типа прикольно.

№23 (34895) / 05.02.2010 23:47:34

Зилэйлук, мондагы яшьтилэрнеке кебек шигырьлэрне картлар гына тугел яшьлер дэ кабул итэ алмыйдыр. Хэрхэлдэ кайтавазлар шуны ишеттерэ.

Мин шэхсэн, ярату мэжбури дип эйтмэдем бугай.

Классика хэм трактор. Чагыштыру - суйган да каплаган.

Балалыктан чыгарга вакыт дип боера алмыйм, только осмеливаюсь вас попросить: особо не задерживайтесь, чревато последствиями.

Мина рэп, классика кирэкми, дип сезгэ кем эйтте сон эле? И вообще, вы так хорошо меня знаете?

№22 (34881) / 05.02.2010 23:28:45

Мин дә шулай дим бит инде, мәктәптә мәҗбүри булгач,белми чаралары юк, ә аннары, һәркем үзенә ошаганын яратырга ХАКЛЫ...

№21 (34879) / 05.02.2010 23:25:09

теләсәгез ни әйтегез классиканы белергә кирәк! хотя бы синнән алдагылар ни укыганны,нәрсә караганны, ниләр уйлаганны белер өчен генә булса да!

№20 (34875) / 05.02.2010 23:21:44

Укучы, син һаман да шул хәзерге акылыңнан чыгып фикер йөрткәнсең...Сорап кара син хәзерге 17-20 яшьлекләрдән-кирәкме аларга Алмачуар, Кызыл чәчәкләр, Бесприданица, На дне....,...,...,Яки сиңа кирәкме, рэп, мондагы яшьтиләрнеке кебек шигырьләр...Классика яшь буынның ничә бөртек вәкиленә генә кирәк икән, бәлкем шул юнәлештә укучыларга кирәктер, белмим тагын...Мәктәптә мәҗбүри уку-бер хәл, ярату, кирәксенү-икенче мәсьәлә...Тетрларга йөргәнем юк соңгы вакытта, телевизордан залны күрсәткәндә гел 40ның теге ягындагылар утыра, 18-20 яшьлекләре бармак белән санарлык..яратсалар, кирәксенсәләр йөрерләр иде..Үзләренә кирәк булгач, ЧИДИБЫРларга йөриләр бит...берничек тә гаепләп булмый, тормыш шулай дәвам итә...Ә классиканы бары тик белергә генә тиешләр дип уйлыйм, ярату мәҗбүри түгел...Безгә 9-10 да укыганда трактор укыттылар инде мәҗбүри, тракторга мәхәббәт уянганны хәтерләмим...
Белмим тагын, әллә мин балалыктан һаман чыгып бетә алмыйм, (дөресрәге, теләмим дә), бәлки шулар арасында кайнаганга шуларча фикер йөртәм, белмим, белмим, белмим...

№19 (34869) / 05.02.2010 22:41:09

"Хәзерге буынга,безнең озын итәкле Галиябануларыбыз кирәкми."

Алайга калсак,бу фикерне болай дэвам итэргэ дэ буладыр: "Бесприданница" да кирэкми... Гомумэн яшь буынга классика кирэкми димэк. Зилэйлук кайтавазыннан куренгэнчэ, бу куренешкэ эни кеше риза.Эсэр шедевр булып ул шедевр булганга кабул ителэдер, минемчэ, элекке Дилэфрузне, я булмаса яна "Зобэйдэ - адэм баласы"нда элекке Зобэйдэне курген, курмэгэн очен генэ тугел дип белэм.

№18 (34866) / 05.02.2010 21:45:27

//социаль сайтта? //
что это???

и опять.
по существу есть что сказать?

(\"по существу\" - это не про меня!!)

№17 (34865) / 05.02.2010 21:38:52

№16 (34864) / 05.02.2010 21:37:52

Римейклар белән дөнья тулган. Шул шаукым нәтиҗәседер бу. Миңа да бу римейк априори ошамый.

Беренчедән, Ил сүзләрендә хаклык бар, "Плейбой" - перебор.

"Сексуаль революция" журналын бу рәвешле куллану белән хәзерге кыйбласыз, идеологиясез җәмгыятьнең аз булса да дин калыпларына баса баруы арасында антагонизм ята.

Ярый әле теге "Дас ист фантастиш"ларны алмаганнар))

Икенчедән, Зиләйлүк белән килешәм, беренче вариант hәрвакыт әйбәтрәк булачак.

№15 (34861) / 05.02.2010 21:33:07

мин,
// Ил! Синен ваще бер эшен юк ахыры име? гел синен коммент хэм теге Иркэнеке)) ойдэ ятасынмы сон син? //
так.
акылсызларга.

по существу есть сказать?
сез минем сүзләрем илә килешәсезме? юкмы? сезгә барыбер?
если так, чо тут пытаетесь мыслю родить? безуспешно.

Опять про "Дурак? Бик умный булгач, акылынны эрэм итеп, коне - тоне нишлэп утырасын сон социаль сайтта? кирэкле эшкэ тот аны , )) дип эйтуем иде ,кызганып))

№14 (34857) / 05.02.2010 21:20:58

Мондагы коммент язучыларның абсолют күпчелеге СССР заманы кешеләре...Барыбер, һәрнәрсәнге в штыки кабул итәчәкләр,чөнки алар (мин дә) консерваторлар, пуританский карашлы кешеләр, отцы и дети-вечная проблема...МЕнә мин, мәсәлән, элекке Диләфрүзне күргәнем булгач, яңасын никак кабул итмәячәкмен...Ә бер тапкыр да карамаган яшьләргә ул шедевр булып күренергә мөмкин...Әйтәләр бит, ничә үхатын алсаң да,беренчесе белән чагыштырып, беренчесе файдасына мең очко табасың,дип, шундый ук ситуация дип аңлыйм...Хәзерге буынга,безнең озын итәкле Галиябануларыбыз кирәкми, аларга-курчак туе кирәк...Ә тегеләре-безгә кирәк..Һәр заманның үз потребностьлары инде...Минем әни гомер буе ябык түшле күлмәк киеп, яулыгын башыннан салмады,дип,минем кызым нәкъ шулай йөрмәячәк бит инде...
Озынга китте...

№13 (34853) / 05.02.2010 20:57:59

мин,
// Ил! Синен ваще бер эшен юк ахыры име? гел синен коммент хэм теге Иркэнеке)) ойдэ ятасынмы сон син? //
так.
акылсызларга.

по существу есть сказать?
сез минем сүзләрем илә килешәсезме? юкмы? сезгә барыбер?
если так, чо тут пытаетесь мыслю родить? безуспешно.

текила,
//эле спектакльне карамадык, бернидэн дэ
хэбэрдар тугел. эйдэгез 14 нче февральне котеп алыйк, карыйк барып, аннан инде фикер алышырбыз. //

ну вот. карагыз әле. теге өстәге сары кәгазьгә язып кую кирәкме соң инде?!

эш бит бу әсәрләрнең иҗади яктан уңыш/сыз булуында түгел.
курчак туе да бик шәп нәрсәдер, белмим.
эш күпкә мөһимрән нәрсәләрдә.
принципиаль!
плейбойны кертү - это же что-то.
и неважно, что там как куда почему и зачем...

№12 (34852) / 05.02.2010 20:44:07

"килер -килмэс турэгэ кутен ачып утырган" дигэн сыман инде бу. эле спектакльне карамадык, бернидэн дэ
хэбэрдар тугел. эйдэгез 14 нче февральне котеп алыйк, карыйк барып, аннан инде фикер алышырбыз. "Курчакны" юкка гына хурлыйсыз. Бик яхшы спектакль, минемчэ...

№11 (34851) / 05.02.2010 20:11:40

Әлбәттә, таныш. Үзем белмәгән әйбер турында язып утырмыйм мин. 1-2 номеры кайдадыр аунап ята әле. Кадими номерлар түлке, сссрда секс юк дигәнгә җавап итеп алган идем заманында. менә, тышлык битендә Диләфрүз чыккач, яңа номерны алырмын инде. Тышлыктагыны гадәттә эчкә дә куялар аны.

№10 (34847) / 05.02.2010 18:47:11

Ахырзаман! күрәм син хәбәрдар! ахрысы журнал белән әйбәт танышсың!
"Плейбойны" карарга туры килмәгәч бернинди фикерем юк!

Ә Диләфрүзнең Фотосын Интернетка шушы сайтка куйсалар да кызыклырак буласы иде!

№9 (34839) / 05.02.2010 15:30:14

Талант чишмэсе саегу дип бэялэргэ фараз бардыр бэлки?!

№8 (34836) / 05.02.2010 15:18:22

да Эстрада йолдызлары җырларга әйбер калмагач иске җырга аран җировка ясаталар. димәк сәхнә әсрләренә кытлык зур булып кала.

№7 (34834) / 05.02.2010 15:15:45

Яңа бөеклек!

№6 (34833) / 05.02.2010 15:12:04

Уф, ул \"Курчак туе\" кошмар!! Эйдэгез инде хэзер порно гына тошерик! Нигэ вакланырга!!!

№5 (34826) / 05.02.2010 13:44:11

Рlауbоу журналында "җиңел" порно бирелә түгелме соң ул? Урта битләрендә ир-ат һәм хатын-кызларның җенес органнары күрсәтелә дип беләм...
Әстәгыфирулла!!!! Шушы көнгә калдыкмы?! Курчак туе җитмәгән идеме?

№4 (34821) / 05.02.2010 12:16:55

нигђ авыл кызыныћ рђсеме "Сљембикђ" тышлыгында тњгел? алар бит хђзер телђсђ кемне чыгаралар

№3 (34819) / 05.02.2010 11:17:55

Ремейк ижат иткэн драматургны Т. Миннуллин дип анласак, 1972 елдан алып сэнэдэн тошмэген, бугенге кондэ дэ актуаль эсэрне ремейклаштыру нигэ хэжэт? Бу эсернен уз бэясен арзанайту булмасмы?

№2 (34816) / 05.02.2010 09:44:42

Ил! Синен ваще бер эшен юк ахыры име? гел синен коммент хэм теге Иркэнеке)) ойдэ ятасынмы сон син?

№1 (34815) / 05.02.2010 08:22:25

башта исеменә бәйләнәсе идем.
ну, п.ч. это в стиле пятиклашек.
рус-англ.

но. менә бу
//Диләфрүзнең рәсеме төшкән “Рlауbоу” журналы егетләр кулына килеп эләгә...//

чо-то как-то...
фахишә б-н генә чикләнмәскә булганнар.

иии, Ходаем, болар теге бер спектакльне дә римейкнуть итүгә барып җитсә, әҗәл илә әлмәндәрне үзара нинди гамәлләр кылдырырлар икән.....

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян