|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2017 Җәмгыять
Бала тудыру йортында баласы алыштырылган анага миллион сум түлиләрЗоя Тугановага Чиләбе бала тудыру йортында 30 ел элек баласы алыштырылган өчен миллион сум түләячәкләр. Район судының әлеге карарын өлкән суды үзгәрешсез калдырган. Хатын-кыз суд аша компенсацияне 10 тапкырга арттырырга теләгән булган. Бу хакта ТАСС язмасында хәбәр ителә. "Татар-информ" билгеләп үткәнчә, Туганова 1987 елда Чиләбе өлкә акушер гинекология хастаханәсендә кыз бала табуын, ә медикларның баланы башка кыз бала белән бутавын җиткергән. Ул бу проблеманы бала тудыру йортында ук чишәргә теләгән, әмма табиблар аңа бу синең балаң дип, сабыйны алырга мәҗбүр иткән.
Утыз елдан соң кыз үзе ДНК-тикшеренү үткән, һәм Зоя Туганованың шикләре тулысынча расланган.
--- |
Иң күп укылган
|