|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2017 Мәдәният
Актаныш мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелдеБүген Актаныш районы мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелде. Мәдәният йорты янына рәссам Халит Гайнетдинов ясаган стела да урнаштырылды. Бу хактагы хәбәр Актаныш районыннан килеп иреште. Әлеге исемне бирү турында җырчыны соңгы юлга озату чарасында Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев та хәбәр иткән иде, дип яза Татар-информ.
“Безнең әле Әлфия Авзалова белән бәйле чаралар моның белән генә чикләнми. 15 гыйнварда Казанда, Актаныш якташлык җәмгыяте белән берлектә, Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе уздырырга тыенабыз. Җәйгә Әлфия Авзалова исемендәге төбәкара фестиваль үтәчәк”, - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхәев.
Бөек татар җырчысының истәлеген яңарту – бүген Актанышта берләштерелеп уздырылган мәдәни чараларның берсе иде. Район үзәгендә Габдулла Тукай һәйкәле ачылган, район мәдәният йортында “Актаныш таңнары” газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан зур кичә үткәрелгән, шулай ук район гамәлгә куйган Гамил Афзал исемендәге әдәби премия тапшыру чарасы да үткәрелгән. Быел әдәби премия Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка бирелгән.
--- |
Иң күп укылган
|