• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
  • Продается газовая колонка в хорошем состоянии 89172956589
  • Биектау районы Чыпчык авылында яңа йорт сатыла. Газ, ут, су кертелгән. Документлар тәртиптә. 13 сотый җир. тел. 89033873781. Фәнил
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75

 

 

 

 
Архив
 

               

24.11.2017 Милләт

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: Бездә сыйфатсыз һәм түбән дәрәҗәдәге җырларга ияләштерү бара

Ни өчен халык җырлары популяр түгел? Татар телен сак­лау өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Бу хакта “Голос” – балалар” проекты җиңүчесе, Рәшит Ваһапов исемендәге бәйге лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән сөйләштек. Сәйдә бу көннәрдә татар теленә багышланган чараларда актив катнаша, халыкны “Туган тел” җыры белән рухландыра. Үзенчәлекле, көмештәй саф тавышлы җырчы кызыбызны тагын ниләр борчый? Әңгәмәдә бу сорауга да җавап табылды.

– Сәйдә, син Беренче каналның балалар өчен “Голос” проектыннан соң таныл­дың. Мондый бәйгеләрнең бала өчен уңай ягы белән беррәттән, тискәре яклары да бар. Синең өчен аның кайсы ягы күбрәк булды?
 
– Бу бәйге минем өчен зур тәҗрибә булды. Балалар анда бик дулкынлана. Андый шартларда хисләреңне тыебрак торырга, нин­дидер каршылыклар килеп чыкса, акыл белән җиңәргә өйрә­нәсең. Көнләшү кебек хискә би­рел­мичә, яшьтәшләреңнең җиңү­ләренә дә сөенә белсәң, бу бәйгедә генә түгел, башкаларында да җиңел булачак. Вокал буенча зур мәктәп алдым. Пелагеяның әнисе, мине тыңлап, киңәшләрен бирде, Италия мәктәбен узарга тәкъдим итте. Минем өчен бу проектның файдасы бик зур булды. Ләкин мондый бәйгеләрнең зыяны юк дип тә әйтеп булмый. Бу юлны тагын үтәсеңме, дип сораучыларга мин һич икеләнүсез, юк, дип әйтәм. Ник дигәндә, психологик яктан бик авыр булды. Туры эфирда җырлау ул – балага зур басым. Миңа ул чакта 14 яшь иде. Аннан укуда да кыенлыклар килеп чыкты. Беренче сезонда катнашканда, 6 нчы сыйныфта идем, математика фәненнән артта калдым. Аны яңадан укырга, бик тырышырга туры килде. Икенче сезонда катнашканда, 7 нче сыйныф программасын күб­рәк үзлегемнән укыдым. Менә шулар күз алдына килә дә, юк, тагын бер кат бу юлны үтмәс идем, дип уйлап куям.
 
– Бер әңгәмәдә, Татарстанга “Голос” кебек үз проекты ки­рәк, дигәнсең.
 
– Бу фикер Беренче канал бәйгесендә катнашканда ук туган иде. Чөнки анда рус, инглиз телендә җырлыйлар, татарча юк. Татар балаларына анда эләгү дә бик үк җиңел түгел. Ә бит татар композиторларының менә дигән әсәрләре бар, безнең матур җырларыбыз шактый. Пелагея белән Дима Биланнан күпкә ос­тарак мөгаллимнәребез дә җи­тәрлек.
 
– Ә безнең талантлы балаларга җыр сәнгатенә юллама бирерлек бәйгеләр бармы соң?
 
– “Татар моңы”, Рәшит Ва­һа­пов исемендәге фестивальне аерып әйтер идем. “Татар моңы” – “Голос” проектына якын. Монда да шоу, телевизион тур да бар. Әлеге бәйгедә танылган җырлар белән чыгыш ясарга кирәк  икән. Минем катлаулы һәм онытыла язган халык җырларын башкаруым бик үк туры килеп бетмәде. Әйтик, остазым Венера Гәрәева киңәше белән “Сакмар су” дигән катлаулы җырны әзерләгән идем. Жюридан, андый җырлар авыр кабул ителә, дигән фикер ишетергә туры килде. Бу яктан караганда Ваһапов фестивале күбрәк ошады. Монда үзеңне профессионаллар, консерватория студентлары белән бер­рәттән сынап карыйсың, югалган әсәрләрне башкару сиңа абруй өсти. Шуңа Ваһапов фестива­лендә үсеш бар кебек тоелды.
 
–  “Сакмар су” кебек халык җырларын тамашачы кабул итми, дигән фикер белән килештеңме соң?
 
– Килешмәдем. Мин барыбер, башкарырга авыр булса да, катлаулы һәм эчтәлекле җырлар башкарачакмын. Әгәр мондый җырлар күбрәк яңгыраса, халык аларны исенә төшерәчәк һәм кабул итәчәк. Ә бездә, киресенчә, сыйфатсыз һәм түбән дәрәҗәдәге җырларга ияләштерү бара... Мин, чыннан да, кайбер җир­ләр­дә тамашачының халык җыр­ла­рын бик үк аңлап бетермәвен сизәм. Дөрес, заллар да, җи­һазлар да төрле, кабул итүгә бу да тәэсир итә. Акустика, аппаратура шулай ук зур роль уйный. Ләкин аларда гына түгел хикмәт... Кешенең әле җитди җырларга әзерлеге юк. Югалткан ул аны...
 
–  Гадәттә җырчы, сәхнәгә борын төртмәс борын, образын үзгәртү белән мавыга башлый. Без сине, бүген инде чит илләрдә дә җыр буенча осталык дәресләрен үткә­рүчене, татар кызы образында күрәбез. Үзгәрәсең килмиме?
 
– Сәхнәдән тамашачы сине энәсеннән җебенә кадәр күзәтә. Хәтта тышкы кыяфәттә дә берәр ясалмалык тапса, аны инде җыр белән җәлеп итеп булмаска мөмкин. Минем образым эчке халәтем белән тәңгәл килә. Озын күлмәкле килеш миңа бик рәхәт. Җыр ул – гомерлек юлдашым инде. Шул ук вакытта икенче һөнәр дә сайларга кирәк, дигән фи­кердә торам. Бүген телләр белү бик кирәк. Шуңа филология юнә­ле­шен сайлармын дип уйлыйм.
 
– Тел дигәннән... Бүген татар теле үги хәлендә калды. Ә бит сезнең гаилә, балалар татарчаны онытмасын дип, ике­гә бүленергә мәҗбүр булды. Сез әниең, энекәшең белән татар мохите эзләп, Казанга кү­чен­дегез, әтиең белән абыең башка шәһәрдә калды. Хәзер бу тырышлыклар бушка булып чыга...
 
– Барысы да бездән, яшь­ләрдән тора дип уйлыйм. Татар телендә бик аз сөйләшәбез бит. Мәсәлән, мин хәзер татар-төрек лицеенда укыйм. Анда төрекчә эндәшкәнгә – төрекчә, татарча эндәшкәнгә русча җавап бирә­ләр. Татарча күбрәк сөй­ләшергә кирәк, дип уйлыйм. Минем үзем­нең дә татарчам камил түгел, ләкин тырышам, укыйм, җырлар тыңлыйм, тора-бара шомарырмын дип уйлыйм. Татар телен популярлаштыру турында уйлашырга кирәк. Ул бөтен җирдә – урамда, кибеттә, ки­ңәшмәләрдә, төрле чараларда кирәкле булсын иде. Безнең гаиләдә татарча сөйләшәләр, мин кечкенәдән татар мохите булган җирләргә эләктем. Мәк­тәбем дә шундый булды, аралашу даирәм дә. Мин татарча бе­лүем, татарча җырла­вым белән горурланам. Ә күпләр татар булуыннан ояла. Татар теленең  абруе югары булса, бер дә оялмаслар, вата-җимерә булса да сөйләшерләр иде.
 
– Федераль каналлардан синең катнашыңда сөт рекламасы бара. Анда сыерлар да, ашавыннан туктап, синең җырыңны тыңлый...
 
– Бу рекламада катнашырга чакыргач, озак уйлаштык. Әти: “Бу бит – татарча җырның бер генә куплетын булса да үзәк каналлардан яңгырату форсаты дигәч“, – мин килештем. Татар җырын, мөмкин булса, үтүктән дә яңгы­ратыр идем. Дөрес, әлеге рекламадан соң тәнкыйть тә ишетергә туры килде. Күңелемне төшер­мәдем инде, без гаиләбез белән куйган максатыбызга иреш­тек.
 
– Репертуарны ничек туп­лыйсың?
 
– Остазым Венера Гәрәева бик ярдәм итә. Сирәк башкарыла торган “Сакмар су”ны тәкъдим итте, дөрес җырларга өйрәтте, рәхмәт аңа. Бу җырны мин ышанычлы укучыларыма гына бирәм, бөтен кеше дә башкара алмый аны, дип тә үсендерде. Быел “Үзгәреш җиле” фестивалендә опера җыр­чысы Гөлнора Гатина шушы җыр­ны башкарачак икән. Түземсез­ләнеп көтәм инде, ничек яңгырар икән? Бу җыр башкарырга авыр булуы белән ошады да инде. Композитор Эльмир Низамов җыр­лары ошый. Күптән түгел “Тормыш тузаны”н башкардым. Әле минем тавышымны чыныктырасы да чыныктырасы, шуңа күрә репертуарны бер дә җиңелләштерәсе килми. Рөстәм Яхинның җырланмый яткан әсәр­ләре барлыгын белдем. Мон­­да да укытучым ярдәм итте. Алар искиткеч, Яхин фестива­лендә шундыйларның берничә­сен башкарачакмын да әле.
 
– Чит илдәге татарларга осталык дәресләре үткәрәсең,  концертлар куясың икән.
 
– Чит илдә яшәүче мил­ләттәшләр даими чакыра. Быел Америкада, Финляндиядә, Ис­паниядә булдым. Шаккатып кайттым. Анда алар сөйләмгә бер генә дә алынма сүз кушмыйлар. Ә безнең телебез рус сүзләре белән чуарланып беткән. Читтәге милләттәшләр җырны да бәяли белә. Испаниядәге балалар лагеренда исә җыр буенча дәрес үткәрдем. Алар белән “Туган тел”не һәм “Матур булсын” дигән җырны өйрәндек.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.11.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments