• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 25 Июнь Кыям Миңлебаев (1929-2005)
  • 25 Июнь Мансур Хәсәнов (1930-2010)
  • 25 Июнь Әнәс Бакиров
  • 25 Июнь Венера Гәрәева
  • 25 Июнь Наҗия Теркулова
  • 25 Июнь Резидә Макуева
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • Суелган пар казлар сатыла. 89196205896
  • Коттеджда 1 булмэ ботен унайлыклары белэн (кухня, душ, туалет, мебель, телевизор, wi-fi, мангал, бакча) суткалап арендага бирелэ. Аерым керу урыны бар, парковка, балалар белэн килгэн кешелэргэ унайлы. Франттан, Южныйдан ерак тугел. Бэйэсе килешу буенча. Тел.: +79600820875
  • Актанышта 2 булмәле (2 катта) фатир сатыла 89274519175
  • 1 булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Квартира узэктэ урнашкан, остановкаларга якын, чиста, яшэрьгэ унайлыклары бар. Квартира хужасы узе. Тел. 89172757475.
  • BMW машинасы сатам 850 89874239376
  • Казанда, Вагаповада 1 булмэле фатир вакытлыча яшэу очен арендага бирелэ. Бэясе 13мен+квартплата т.89673653610
  • Бүлмә гөлләре сатам: фикуслар каучуководный,150 сумнан башлап, фиалкалар, кактуслар. Казан. 89172615695.
  • Казанда, Азино ягында 1 булмэле фатир вакытлыча арендага бирелэ. Бэясе 13 000 сум+ КУ. Т.8-9674643949.
  • Требуется продавец - консультант, в ортопедический салон для продажи медицинских изделий. График с 9.00 до 20.00 2/2день. Требование: мусульманка с 25 лет, со знанием татарского языка. Исполнительность Ответственность Умение обучаться Оклад +% от продаж. Условие для совершения намаза имеется.Резюме на эл.почту alsu.alsuorto@mail.ru Или на номер 89270394299.(г.Казань)
  • Казанда 46-48 размерлы бер генә тапкыр киелгән хатын-кыз күлмәкләре сатам.тел.89270325256

 

 

 
Архив
 
23.11.2017 Шоу-бизнес

«Илфакның эшләнәсе эшләре күп калган иде»

Күпкырлы талант иясе Илфак Шиһапов гел исемнән чыкмый. Әйтерсең лә шәм кабынды да, дөрләп янып, бар дөньяга нурлар сипте, һәм кинәт сүнде. Илфакны беренче тапкыр 2013 елда Илсөя Бәдретдинова белән Актанышка концерт куярга кайткач якыннан күрдем. Илфак Шиһаповның язмалары үткен тел белән язылган, ул матбугат чараларында үткер каләме белән күп проблемаларны хәл итте.

Үз сүзен курыкмый әйтә белде.
 
Мин хаҗдан кайткач, ике ел урамда ак озын күлмәктән – хаҗ киеменнән йөрдем. Башымда яшел түбәтәй. Муенымда дисбе. Берсендә Тимәш авылына җомга намазына чакырдылар. Тимәш – СССРда нефть чыккан беренче урын булып санала дип беләм, анда соңрак бистә барлыкка килде. Аны «Ромашкино» дип атадылар. Кыскасы, намаздан кайтып барганда, элеккеге мәчет урынында эшләүче кешеләргә күзем төште. 1920 елларда мәчет булган урында һәйкәл тора. Рус кешеләре, шул таш сынны ныгыту өчен, измә болгаталар. Бу урыннарда «бисмилла» әйтеп йөрергә кирәк бит дип борчылдым. Күпмедер вакыттан соң, Лениногорск районының «Заман сулышы» газетасында бу хакта татарны үз тарихын өйрәнергә, истәлекләрен сакларга өндәгән язма басылып чыкты, авторы Илфак Шиһапов иде.
 
Илфак соңгы көннәрендә «Шәһри Казан» газетасында эшләде. Күңелгә үтеп керерлек язмаларыннан тыш, ул шигырьләр, җыр­лар, хикәяләр дә иҗат итә иде. Илсөя Бәдретдиновага да аның җырларын башкарган өчен рәхмәт. Улын иманлы итеп үстерергә язсын. Илфакның эшләнәсе эшләре күп калгандыр. Шактый кешегә туры юл күрсәтте ул: татар исемнәрен саклау, шәҗәрәләр төзү, татар авыллары тарихларын өйрәнү дисеңме. Ерак йолдыз булсаң да, сүнгәч тә якты булып гел янсаң иде.
 
Ильяс Әхмәтҗанов, Актаныш районы, Түке авылы.

---
Шәһри Казан
№ --- | 23.11.2017
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments