поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
22.11.2017 Мәдәният

"Хәнияне соңгы тапкыр Әлфия Авзалованы озатканда күрдем"

Бу мәкаләне язарга әллә ничә тапкыр утырдым инде. Үзем дә аңлый алмыйм: нигәдер һаман суздым, тарттым. Ниһаять, бөтен көчемне җыеп, Аллага тапшырып, кулыма каләмемне алдым.

Нидән башларга да белмим. Күңелдә төрле уйлар, югалту ачысы, сагыш, моң, бушлык... Сүзем яраткан җырчыбыз Әлфия апа Авзалова турында. Аның талантын, Ходай биргән моңын тасвирларлык сүз запасым да юк минем. Илебезнең барлык почмакларында онытылмаслык җырларын яңгыраткан, йөрәк моңнарын бүләк иткән җырчы ул. Уйлап карыйм да, үзем дә шаккатам: минем дәү әнием аның җырларын тыңлады, әнием, мин һәм кызым шулай ук аның иҗатына гашыйкбыз. Дүрт буын тамашачысын берләштергән, һәркайсының йөрәгенә барып җитәрлек моңнарын бүләк иткән бүтән мондый җырчы тумас та инде!
 
Телевизордан Әлфия апаның соңгы концерты бара. Дүрт баян тавышын күмеп җыр яңгырый:

Кыр казлары китте ерак,
Күрмәдем эзләрен дә.
Мәхәббәтем – йөрәгемдә,
Сагышым – күзләремдә...
 
Тамашачылар аягүрә басып алкышлый, мин дә аларга кушылып, утырган җиремнән торып басканымны сизми дә калам. Әлфия апа! Мең рәхмәт сиңа, озак еллар безгә хезмәт иттең, җыр-моң дөньясының патшабикәсе булдың! Синең алда баш имичә мөмкин түгел! Яраткан җырчыбызны соңгы юлга озатканда, күз яшьләренә буылып, үз-үземә сүз бирдем: гомер барышында кулыма ничә тапкыр гармунымны алсам да, иң беренче итеп “Ак чәчәкләр” көен уйнаячакмын. Шул гамәлем белән Әлфия апага булган хөрмәт хисләремне җиткерә алырмын дип уйлыйм.
 
Бер сандугачыбызны югалтудан күз яшьләре дә кибеп өлгермәде, тагын бер талантыбыз – Хәния Фәрхи дә безне ташлап китте. Үзеннән соң бик матур, мәгънәле җырлар калдырды ул безгә. Бер мәлне җыр-моң дөньясы бушап калгандай булды. Интернетта Хәния Фәрхине яраткан, аның иҗатына гашыйк булганнар өчен төркем бар. Бүгенге көндә анда 13 меңгә якын кеше теркәлгән. Барысы да аңа гашыйк, сагыналар, онытмыйлар. Тамашачылары аңа йөзләгән шигырьләр иҗат иттеләр. Һәркайсы күңелне әрнетә, йөрәккә ук булып кадала. Русиянең төрле шәһәрләреннән язалар анда, төрле милләт вәкилләре бар араларында. Барысын да Хәния Фәрхигә булган бетмәс мәхәббәт берләштерә.
Хәнияне соңгы тапкыр Әлфия Авзалованы озатканда күрдем. Иңне иңгә терәп басып тордык. Хәзер бик нык үкенәм: нигә кочаклап алып, хәлләрен сорамадым икән?! Кем уйлаган бит соңгы күрүем булыр дип!
 
Шушы юлларны язганда колагымда Хәниянең бик матур җыры яңгырый:
 
Син елмаеп озатып кал,
Мин елмаеп китәм.
Елмаюлар калсын җанда
Күрешмәсәк бүтән...
 
Әйе, бүтән күрешеп булмас инде. Синең елмаюларың, моңлы, дәртле җырларың, бәйрәм булып затлы күлмәкләрдән сәхнәгә килеп чыгуларың безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
 
Бу ике моңлы сандугачыбыз турында әле бик күп тапкырлар язылыр. Күренекле шагыйрьләр, оста журналистлар алар турында онытмаслар. Ләкин мин гади тамашачы буларак, үземнең күңел түрендә саклап килгән хисләремне газета укучыларыбызга җиткерергә уйладым.
Язмамны Әлфия апа Авзалованың җыр юллары белән тәмамлыйм:
 
Очратсак та башкаларны,
Тик сезне сагына күңел.
Йолдызга тиң булсалар да,
Сез түгел шул, сез түгел...

Клара ГАЛӘВЕТДИНОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.11.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»