|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2017 Ана теле
Алынма. Ничек әйтергә, ничек язарга? (ФИКЕРГӘ ФИКЕР)Интернетчыбыз Бабай: “Статья "матдә" дип түгел, ә бәлки "маддә" дип, языла, иптәш фәннәр докторы!” дигән. Милләттәшебезгә озын язманы укый алганына, сөйләмендә күпләр тибәргән саф татар сүзе иптәшне (төрттереп булса да) кулланганына рәхмәт. Өстәп, башта кечкенә генә искәрмә: Бу контекстта матдә сүзе “фәннәр докторыныкы” түгел, ә радиога сөйләүче авторныкы. Ул ничек әйткән язуга шулай теркәлгән. Бу – безнең әңгәмәгә кагылган кирәкле факт, шулай да искәрмәбезнең асылы анда түгел, ә бәлки интернетчыбызга тагын бер рәхмәт белдерәсе килүебездә. Эш шунда ки, элекке язмаларның берсендә интернетчыларыбыз тәкъдиме белән -ц, -щ алынма аваз (иҗекләрнең) әйтелеше, язылышына тукталынган иде. Ничек язу мәсьәләсен хәл иткәндә күрелүе тиешле саналган чаралар рәтендә менә бу тезисны да әйткән идек: “...Без мисалларны сөйләмдәгечә, ничек әйтелә шулай, теркәргә тырышабыз. Мондый эксперимент ясарга безгә татар язуының, димәк ки, орфографиясе кагыйдәләренең шушы методологик нигезгә (әйтелгәнчә язу) корылырга тиешлеге хокук бирә. Әгәр дә бүген без әлеге мисалларны татар теленең төп асылына муафыйк алфавитта язсак, әле тәкърар итеп килгән кыенлыкларның күпчелегенә тарымас та идек. Алынмалар турындагы сөйләшү бүген аларны әйтү белән язу арасындагы аерманы да кисәтергә, аны бетерү, һичьюгы киметү турында да сүз кузгатырга вакыт җиткәнне янә дә бер тапкыр искәртә. Аллаһы кушса, бу хакта да сүз куертып алырбыз әле. Уй-фикер, тәкъдимнәрегез бар икән, алдан ук уртаклаша торырга була”. Бүгенге интернетчы авторыбыз менә шул тәкъдимебезне хуплаган бугай?! Матдәме, маддәме мәсьәләсе дә шул рәттән бит. Тик, кызганыч ки, ул фикерен фәнни дәллилләргә алынмаган. Ә дәллилләү сорала. Бу мисалда да алынма мәсьәләсе. Гарәп теленнән алынма. Ул да татар теленең әйтү һәм язу кануннарына тулысынча буйсынырга тиеш. Татарның тартык авазы теләсә кайсы алынмада да, үз сүзендәге кебек үк, ачык, төгәл яңгырашлы, аһәңле әйтелә. Ике тартык янәшә килгәндә дә алар бер-берсен йотып тоныкланмый, берсе ачык яңгырашлы кала. Гарәпчә маддә рәвешендә әйтелә алса да татарча алай әйтелә алмый. Бу фактор фәндә күптән танылган, фонетика белгечләре хезмәтләрендә теркәлгән, элекке орфография һәм орфоэпия кагыйдәләрендә өлешчә булса да беркетелгән. Күпчелек сүзлектә ике вариант та күрсәтелгән. Бу язмада бер генә дәлил-мисал белән чикләнәбез. Академик М.И.Мәхмүтов: “Гарәп теленнән кергән кушма сүзләрдә тартыкларның саңгыраулашуы сүз уртасында да очрый, мәсәлән: ... Насру-д-дин – Насретдин, ...Зәйну-д-дин – Зәйнетдин һ.б. Бу күренеш безнең телебез өчен бик табигый һәм шушы фонетик үзенчәлекләр орфографиябездә дә чагылырга тиеш, әлбәттә. Хәзерге вакытта мондый гарәп сүзләрендәге икеләшкән д хәрефе тд рәвешендә языла (“Татар әдәби теленә кергән гарәп-фарсы элементлары (грамматик белешмә)”. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1965, 810 б.). Күренә ки, мәсьәләгә ачыклык кертү ихтыяҗын бер без генә кузгатмаган; бер бүген генә күтәрелмәгән. Әмма төрлечә язу, азаплана-азаплана төрлечә әйтү кәсәфәтенә бүген дә сөрлегеп торабыз. Өлгергән үзгәрешкә мондый “көчсезлегебез” кайвакыт хәтта үзебезгә дә көлке тоела. Әнә интернетчыбыз Илмира Нуруллина: “Фәннәр докторы язганны хата дип уйлап, соңрак төзәткәннәрдер аны, Бабай”, дип мөхәррирләребезгә төрттерә. Бәлки урынлыдыр да – әлеге тискәре мисаллар күбесенчә матбугатыбыз, радио, телевидениебез сөйләмендә очрап тора бит. Шулай да интернетчыбыз Әбинең “Мөхитне дә "мохит"тән төзәттеләр микән? дип (авызын җырып) мөхәррирләребезгә төрттерүен фикер буларак сәбәп итеп, форсаттан файдаланып, мөхәррирләребезгә мөхитне татарча дөрес язарга безгә ирек биргәнгә рәхмәт әйтеп, менә бу фикеремне өстәргә җөрьәт итәм (Фикеребез бәлки орфография кагыйдәләрен яңартырга алынучы белгечләргә дә ярап куяр): Мөхтәрәм галимебез Адлер Тимергалин “Миллият сүзлеге”ндә “Мохит” дип теркәгән дә “кара” дип төп (нигез) берәмлек итеп “Мөхит”не тәгаенләгән. Аңлатманы шул текстта биргән. Болай дип өстәгән дә: “Татар теленең орфографик сүзлеге”ндә (1983) мохит язылышы теркәлгән, ә “Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге”ндә мөхитъ язылышы кабул ителгән”. Кыскасы, барыбыз бергәләп орфография кагыйдәләренә үзгәреш кертергә, алынма кытыршылыкларына да чик куярга иде, аларны “кермешәклектән” коткарырга, тизрәк үзебезнеке итәргә иде. Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.
--- |
Иң күп укылган
|