|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2017 Мәдәният
Нигә чын сәнгатьне яшерәләр?“Җырлыйк әле” тапшыруының берничә чыгарылышы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 80 еллыгына багышланган иде. Мин, Казан дәүләт мәдәният институтының ялгыз җырлау кафедрасы доценты буларак, ансамбль җырчыларының чыгышларын зур кызыксыну белән карап, алар өчен шатланып утырдым. Шунысы куанычлы: барысы да кайчандыр шушы сәнгать учагында эшләп киткән, халкыбызның яраткан җырчыларын искә алдылар. Әлеге 2 тапшыруда ансамбль өчен иҗат иткән композиторлар Заһит Хәбибуллин, Александр Ключарев әсәрләре дә, Таһир Якупов, Нәфисә Василова, Сөләйман Йосыпов, Галия Гафиятуллина, Миңнегөл Зәкиева башкарган җырлар да тиешле дәрәҗәдә башкарылды. Бу җырларны тыңлап яшьлегемә кайттым, татар җыр-музыкасына хезмәт иткән, ихтирамга лаек шәхесләр белән күрешкәндәй булдым. Нәкъ менә шушы тапшыруларны карагач, минем күңелемдә сораулар туды һәм кулыма каләм алырга булдым.
Без – татарлар үзебезне зур милләт вәкилләре итеп саныйбыз. Милләт булгач, аның үз теле, әдәбияты, мәдәнияте һәм, әлбәттә, үз җыры, музыкасы булырга тиеш. Музыкага килгәндә, аны фәкать яңгыраганда гына сәнгать дип әйтеп була. Тик аларны кайда ишетергә? Әйе, безнең дә башка халыклар алдында оялмыйча күрсәтердәй әсәрләребез бар. Җитди әсәрләребезне башкаручы җырчы, музыкантларыбыз да бар, ләкин аларны халык белми. Аларга (шул исәптән миңа да) бары тик югары дәрәҗәдәге кунаклар килгәндә яки Татарстан делегациясе белән чит илләргә барганда гына мөрәҗәгать итәләр. Ни өчен без, югары квалификацияле сәнгатькәрләр, үз халкыбызга кирәксез калдык?
Моны үземнән чыгып әйтәм. Без гади авыл малайлары булсак та, музыка училищесында, консерваториядә укыган елларда, гомумән, бервакытта да матди байлыкка кызыкмадык. Рухи дөньялары бай шәхесләр безгә үрнәк булдылар. Бөтен хыялыбыз – халыкта зәвык тәрбияләү, музыка сәнгате аша гүзәллекне күрә белергә өйрәтү. Кызганыч, бүген чын сәнгатьне халыктан яшерәләр. Чыннан да, классик музыка, шул исәптән фәлсәфи халык җырлары да фикер йөртә торган кешене уйланырга мәҗбүр итә. Күрәсең, үз фикере булган, халык язмышы, теле, сәнгате өчен борчылып яшәүчеләр бүгенге җәмгыятькә бик нык комачаулыйдыр. Югыйсә җыр-музыка сәнгатен халыкка җиткерүче иң көчле чаралар – радио-телевидение каналлары барысы да гафу ителмәслек түбән дәрәҗәдәге аудио, видео язмаларга нигезләнмәс иде.
Эфир вакытын халкыбызның рухи байлыгы булган җырларга, композиторларыбызның дистәләгән еллар буена тамашачылар күңелен дәвалаган әсәрләренә бирмичә, акча түләп, үзен экраннан күрсәтеп, эфирдан ишеттереп танылырга теләгән, җырларга азапланучыларны “раскручивать” итүгә файдалануны мин һич аңлый алмыйм.
Мине, зинһар, бүгенге “йолдыз”лардан көнләшә дип уйлый күрмәгез. Алар бүген бик кирәк. Чөнки бу заман кешеләре уйларга да, сөйләргә дә, хәтта ашарга әзерләргә дә теләмиләр. Шул сәбәпле гаилә бәйрәмнәре, туйлар, юбилейлар – барысы да ресторан-кафеларда уза һәм бу чараларның үзәгендә мәдәни официантлар – телевизордагы клип геройлары, тәүлегенә 10ар тапкыр әйләндереп, ирексездән тамашачыга таныш булган әрсезләр. Ул мескеннәрнең дә эшләре җиңел түгел. Банкетларда алган акчаның бер өлешен һаман да шул радио, телевидениегә илтеп түләргә кирәк. Әйе, заман шуны таләп итә. Андый, үзе тапкан акчага яши торган массакүләм чаралар да булырга тиештер.
Бүген татар телендә эшли торган берничә радио һәм телевидение бар. Ни өчен соң алар барысы да бер форматта гына эшли? Шуларның берсе генә булса да милли горурлыгы булган, халкының киләчәге өчен җан атып яшәүче татарларның ихтыяҗын истә тотарга тиештер бит. Бүген республика җәмәгатьчелеге алдында туган телебезне саклап калу проблемасы тора. Минемчә, моның өчен иң беренче чиратта үрнәк татар телендә сөйләүче, милли үзенчәлекләребезне чагылдырган җырларга, сәнгать әсәрләренә нигезләнгән массакүләм чара булдыру кирәк. Дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче татар, милләте белән горурланып, туган телендә сыйфатлы тапшырулар карый алырга тиеш. Дөрес, бүген “Яңа Гасыр” каналын бөтен дөнья карый, тик анда күрсәтелгән клипларны, гафу итегез, берничек тә татар җыры дип кабул итеп булмый. Сүзләрен алып ташласаң, ул треклар башка милләтләрнекеннән мескенлеге, гыйбадлыгы белән генә аерыла.
Шул ук вакытта инде 15 елдан артык эшләп килүче “Җырлыйк әле” тапшыруын мактап китәсем килә. Аның авторы Нәҗип Бәдретдинов – гомере буе баянчы-аккомпаниатор булып эшләгән кеше. Татар тамашачысының музыкаль зәвыгын аннан да яхшы белүче юктыр, мөгаен. Шуңа да “Җырлыйк әле”нең һәр чыгарылышы яңалык алып килә. Алда атап үткән тапшыруларда гына да күпме онытылып барган җырлар яңгырады, күпме сәләтле җырчылар белән таныштык. Мин аның нинди авыр шартларда эшләвен беләм, шуңа да карамастан, ул үзешчән җырчылар көче белән генә булса да, безнең өчен кадерле булган җырларны бозмыйча, ясалма аккомпанемент (фонограмма) кулланмыйча халыкның хәтерендә яңарта. Аның ни дәрәҗәдә зур эш алып барганын без – җыр-музыка өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, мәдәният хезмәткәрләре дә, тапшыруга килеп җырлаган үзешчәннәр дә, хәтта “Җырлыйк әле”не көтеп алып караучы милләттәшләребез дә яхшы аңлый. Нәҗипнең халык өчен башкарган фидакарь хезмәте республика җитәкчелеге тарафыннан да бәяләнсә, бу барлык җыр сөючеләргә зур шатлык булыр иде.
Рөстәм Маликов,
Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты,
Казан дәүләт мәдәният институтының ялгыз җырлау кафедрасы доценты
Рөстәм МАЛИКОВ |
Иң күп укылган
|