|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2017 Мәдәният
Казанда яшь драматургларның пьесаларын уку уза2017 елның 6, 7 һәм 8 декабрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә “Яңа татар пьесасы-2017” конкурсы һәм лабораториясенең өченче этабына узган яшь драматургларның пьесаларын уку уза. Пьесалар режиссерлар җитәкчелегендә профессиональ актерлар тарафыннан укылачак. Өченче этапка узучы яшь драматурглар исемлеге:
1. Сөмбел Гаффарова
2. Гүзәл Сәгыйтова
3. Рәдиф Кашапов
4. Энҗе Гыйззәтова
5. Алинә Бикмуллина
6. Миләүшә Имамназарова
7. Алсу Газтдинова
Исегезгә төшерәбез, быел “Яңа татар пьесасы-2017” конкурсы беренче тапкыр лаборатория форматында уза. Моңа кадәр яшь драматурглар лабораториясенең беренче ике этабы: иҗади белем алу һәм пьесалар язу этаплары узды.
“Яңа татар пьесасы-2017” лабораториясе һәм конкурсы яшь талантлы авторларны ачыклау максаты белән үткәрелә. Конкурсны һәм лабораторияне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты.
--- |
Иң күп укылган
|