поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.01.2010 Җәмгыять

ӘЙТЕРГӘ МИКӘН?

Ак җилкән-җилкәнкәй! Серемне бөтен дөньяга тарат әле! Серемне белерләр, ләкин минеке икәнен белмәсләр. Чөнки мин хат азагында исемемне генә куям, ә минем исемдәге кызлар хәзер дөнья тулы. Безнең класста гына да бишәү без.

Серем шул: мин гашыйк булдым. Кемгә икәнен әйтмим. Белми торыгыз әле менә. Моны әле беркем дә сизми. Ул үзе дә. Әни генә, нигә син гел җырлап йөри башладың әле, ди. Моны мин үзем дә сизмәгәнмен, җырлыйм икән шул. Җырласаң җиңелрәк була икән. Җиңел дип, болай да авыр түгел инде түгеллеккә. Ләкин серне эчтә йөртү читен. Өйгә дә, мунчага да су кергән үзе, ә мин, чистарак бит дигән булып, алар турындагы чишмәгә йөрим. 4-5 тапкыр барып кайтам. Әни суны кая куярга белми. Шундый рәхәт инде, чабып кына диярлек барам, тиз-тиз атлап кайтам. Бер тапкыр очрады тәки. Капка төбендә утын ярып тора иде. Мине күргәч, ул да дәртләнебрәк яра башлады. Әллә миңа гына шулай тоелды инде. Майкачан гына, беләкләрендә мускуллары уйнап тора. Үзе күрмәмешкә салышкан була... Нигә алай икән инде ул?.. Чишмә буенда бер бозау арканлап куелган иде. Беләм, аларның бозавы ул. Түзмәдем, шул бозаудан М. мине яратамы, яратса, мөгрә әле, дидем. Мөгрәде бит. Миңа шул да җитә калды, бөтен тирә-якны яңгыратып көлдем. Аннары:

 

Әйтергә микән, әйтмәскә микән,

Сине яратам, сине яратам!»

 

дип җырлап җибәрдем. Чыннан да ничек кирәк икән соң? Болай бик авыр бит. Авыр дип, авыр да түгел инде, рәхәт тә кебек үзе. Тик җайсыз яклары бар шул. Бер тапкыр топ-тозлы аш пешердем, әллә ничә кашык тоз салганмын. «Өчлеләр» ала башладым. Дәреслекне ачам, укып кына булмый бит. Күз алдында аның уң яккарак таралган саргылт чәче, почык борыны һәм... Юк, күзләренең төсен белмим, чөнки күзенә туры карый алганым юк әле.

 

Әй, ходаем, моны «Ак җилкән»нән укыса, үзен таныячак бит инде ул. Шуннан ни булыр, әйбәт булырмы, начар булырмы? Белмим генә бит, әй. Җибәрергәме соң бу хатны, юкмы?.. Ә без аны болай итәбез. Акча чөябез. Иләк төшсә, җибәрмим, күн төшсә – җибәрәм... Күн төште бит, әй! Шулай да, һаман икеләндерә әле. Утын яргандагы кебек, моны да күрмәмешкә салышырга мөмкин бит ул... Бер тәҗрибәм дә юк бит минем, бу хакта китаплардан укып, кинолардан карап кына беләм бит мин. Киңәшер кеше дә юк, киңәшсәм, арттан көлеп йөриячәкләр, серемне бөтен авылга таратачаклар бит... Нишләргә икән соң, ә?


ЛӘЙСӘН, Арча районы
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»